Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт суды укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән мөгаллимә эшен тикшерә башлады

Бүген Әлмәт шәһәр судында Румия Хөсәенова эшен тикшерә башладылар. 24 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучысы 15 яшьлек шәкерте белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Мөгаллимә үз гаебен тулысынча та...

Бүген Әлмәт шәһәр судында Румия Хөсәенова эшен тикшерә башладылар. 24 яшьлек рус теле һәм әдәбияты укытучысы 15 яшьлек шәкерте белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Мөгаллимә үз гаебен тулысынча таныган.


 

Уку елы башланырга берничә көн кала, Әлмәт шәһәрендә башка сыймаслык хәл булды: 22 август иртәсендә шәһәрнең гинекология бүлегенә җенси әгъзасы җәрәхәтләнгән 15 яшьлек кызны алып киләләр. Сораштыра торгач, шул ачыклана: үсмер кыз укытучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән һәм бу беренче генә очрак булмаган. Кыз бала мыскыллаучының исемен дә атаган. Әхлаксыз мөгаллимә 15нче мәктәпнең рус теле укытучысы Румия Хөсәенова булып чыкты.


Әлмәтнең 15нче мәктәбендә 680 бала укый. Шәһәрдәге иң зур мәктәпләрнең берсе бу. Шау-шу купканнан соң, монда да директор эшеннән китү турында гариза язды. Бүген белем йортын Наталья Мартынова җитәкли. «Румия Хөсәенова – мәктәптәге иң актив, тырыш укытучыларның берсе иде, – дип сөйли яңа директор. – Узган уку елында Хөсәенова «Безнең яңа укытучы» исеменә лаек булып, республика грантын отты. Ноутбук белән бүләкләнде, шулай ук чит илдә стажировка узу мөмкинлеге бирелде. Конкурс шартлары буенча, хезмәт хакына өстәмә түләү дә каралган иде. Моннан тыш та яшьмөгаллимә, төрле бәйгеләрдә актив катнашып, күп төрле грамоталар, рәхмәт хатлары алды. Румиядән шундый адымны берәү дә көтмәде, бу мәктәп, коллектив өчен көтелмәгән, шаккаткыч яңалык булды. Август азагында Хөсәенова эшеннән азат ителде. Үсмер кыз сыйныфташлары белән бергә белем ала, башка мәктәпкә күчмәде. Аның белән психолог эшли. Кыз гел «5ле» билгеләренә генә укый, тыныч. Яшьтәшләренә дә әйтелде: теге вакыйга турында сүз булырга тиеш түгел. Минем дә бу хакта бик сөйләшәсем килми».


Румия Хөсәенова белән элемтәгә кереп булмады. Шулай да аның Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә язган аңлатмасы белән таныштык: «Укучы кыз белән мөнәсәбәтләрне туктатырга теләдем. Моның яхшы гамәл түгел икәнен ачык аңладым. Ләкин укучы кыз, әгәр башка очрашмасак, үземә кул салам дип янады. Мин шуннан курыктым...» – дигән юллар бар.


Румия Хөсәенова үсмер кызны укытмаган. Алар ни рәвешле танышканнар, очраша башлаганнар – монысына 15нче мәктәптә төгәл җавап бирә алмадылар.


 

Бу хакта тулырак «Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь санында басылган «Кагылма миңа, укытучым!» язмасыннан укый аласыз.



Фотосурәтнең чыганагы: ©L!FE

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ