Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә балалар бакчасына ут төртүчене тоткарлаганнар

Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хас...

Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ут төртүче ир-атны “кайнар эздән”, балалар бакчасына куелган видеокүзәтү камерасы ярдәмендә тоткарлаган.


Билгеле булганча, янгын вакытында бакчада янгын сүндерү һәм хәбәр бирүнең автоматлаштырылган системасы эшләгән. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ