Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә «Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты» дигән конференция узды (ФОТО)

Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды.«Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты» дип  исемләнгән әлеге к...

Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды.


«Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты» дип  исемләнгән әлеге конференция эшендә  Әлмәт районы мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә  «Ислам дине нигезләре», әхлак дәресләрен алып баручы укытучы-мөгаллимәләр, шулай ук Балтач, Чирмешән, Аксубай районнарыннан да вәкилләр катнашты. Бу көнне мәктәптә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм рухы гөрләп торды, укучыларның кул эшләре күргәзмәләре эшләде. Конференция кунаклары Елховой балалар бакчасы тәрбиячесе Ә.Яруллинаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында уздырган «Яхшы исем – зур хәзинә» тәрбия дәресендә, башлангыч сыйныфлар укытучысы М.Дәрҗеманованың III сыйныфта «Балачак рәхәте – өлкәннәр канаты астында» темасына үткәргән әдәби уку дәресендә, әхлак дәресләре укытучысы И.Фәсхетдинованың VI сыйныфта «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел» дигән темага әдәп-әхлак тәрбиясе дәресендә,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары Х.Шәйхелованың XI сыйныфта уздырган «Г.Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе» дигән темага сыйныфтан тыш уку  һәм Л.Мозафарованың һәм IX сыйныфларда биргән  «К.Насыйри иҗатында әдәп-әхлак темасы» дигән әдәбият дәресләрендә булдылар. Аннан соң  алар хозурына башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.Галиева тарафыннан оештырылган «Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә» дигән кичә тәкъдим ителде.


Конференциянең «Татар мәгърифәтчеләре» дип исемләнгән пленар утырышында Әлмәт районы хакимияте башлыгы урынбасары Н.Хәйдәрова, Елховой урта мәктәбе директоры Л.Мостафина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Д.Хәйрисламова, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның көньяк-кѕнчыгыш районнары казые, Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Татарстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, Әлмәт районы хатын-кызларының «Ак калфак» җәмгыяте рәисе Л.Зарипова, Елховой урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.Сафина чыгышлары да әхлак тәрбиясенең төрле аспектларын яктыртуга багышланды. Аннары кунаклар авыл мәчете һәм мәдрәсәсе эшчәнлеге белән таныштылар, төбәк тарихын кагылышлы гаять бай экспонатлар тупланган Елховой музее да аларда зур кызыксыну уятты.


элмэт яна



элмэт 12 обр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ