Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни гел орыша инде «Әлхәм» сүрәсен булса да ятла дип...»

Ятлыйм болай булгач ятлыйм.

“Права алган гына чагым иде, парковка вакытында бер машинага бәрелеп киттем. Иске машина. Әзрәк кырылды. Водитель шушы зыян өчен мең сум акча сорады. Ул вакытта мең сум зур акча иде. Бирмим, дидем. Сез шулай тагын берничә кешедән мең сум сорасагыз, машинагызны яңарта да алачаксыз, дидем. Ачуы килде. Әллә сез мине хәерче дип уйлыйсызмы? Кирәк икән сез биргән мең сумны чиркәүгә тапшырам, ди. Нишләп чиркәүгә, мәчеткә түгел, дим. Сез әллә мөселманмы, ди. Әйе, дим. Үзе дә мөселман икән. Әгәр мөселман булсагыз, «Әлхәм» сүрәсен укып күрсәтегез, дим. Шуннан соң гына мөселман икәнегезгә ышанам һәм мең сум бирәм, дидем.

Әни гел орыша инде «Әлхәм» сүрәсен булса да ятла, дип, һаман ятлый алмыйм, диде. Хәтта унайсызланып та куйды. Шуннан соң минем дә күңел йомшарды. Мине синең янга Аллаһы Тәгалә жибәргән. Әниең белән бер үк таләпне – «Әлхәм» сүрәсен сорыйбыз. Ятларга кирәк аны сиңа, энекәш, дим. Ятлыйм болай булгач, апа, ятлыйм, ди. Мең сум бирәм сезгә мәчеткә сәдака итеп бирерсез, дим. Юк, апа, алмыйм, ди. Мин сезгә вәгъдә итәм «Әлхәм» сүрәсен ятларга, ди.
Башта ул мең сум сорады, мин бирмим, дидем. Аннан соң мин мең сум бирәм, дидем. Ул алмыйм, диде”.

Бу хәлне бер танышым сөйләде. «Әлхәм» сүрәсен ятладымы икән соң?"– дим. "Белмим шул, ул кеше белән кабат очрашырга туры килмәде", – диде. Менә шулай, Аллаһы Тәгалә нинди генә хәлләргә куймый адәм баласын...

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ