Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти декрет ялында

Борынгы заманнарда хатын-кыз бала белән өйдә утырган, гаилә учагын саклаган, ә ир-ат ауга йөргән, өенә азык алып кайткан. Татарларда бу кагыйдә инкыйлабка кадәр сакланган. Шушы уңайдан гыйлем иясе Риз...

Борынгы заманнарда хатын-кыз бала белән өйдә утырган, гаилә учагын саклаган, ә ир-ат ауга йөргән, өенә азык алып кайткан. Татарларда бу кагыйдә инкыйлабка кадәр сакланган. Шушы уңайдан гыйлем иясе Ризаэддин Фәхреддиннең унтугызынчы гасыр ахырындагы бер фикере хәтердә калган. Аныңча, ир-атның өйдә утыруы, хатын-кызның эш эстәп йөрүе – фәкыйрьлектән...


эти декрет


Үзгә вакыт


Заманалар үзгәрде. Аңа ияреп, тормыш кагыйдәләре дә үзгәреп маташа. XXI гасырда хатынның гаиләгә иренә караганда күбрәк акча алып кайтуы җәмәгатьчелектә гаҗәпләнү тудырмый. Хәзерге көнкүрештә шул юнәлештәге тагын бер яңалык юл яра. Ирләр, хатыннары бала тапканнан соң, декрет ялына чыга ала. Дөрес, әлегә мондый ялда утыручы әтиләргә тирә-юньдәгеләр ничектер сәерсенеп карый. Тәнкыйть фикерләре дә ишетергә туры килә. Ничек инде хатын эшләп йөрсен дә әзмәвердәй ир бала белән өйдә утырсын, янәсе.


Тик бер хакыйкатьне хәтердән чыгарырга ярамый: ир-ат күптән инде гаиләдә бердәнбер мал табучы, туендыручы булудан туктады. Замана хатын-кызларының күбесе ир-атлар белән рәттән җигелеп, хәтта артыграк та эшли. Аларның хезмәт хакы иренекеннән зуррак булырга мөмкин. Шуның өстенә аның алдында һөнәри үсеш, ягъни карьера баскычлары күренеп торса, бериш ир-ат хатынының ял хакындагы тәкъдименә каршы килми. Шуңа күрә безнең илдә бала ялына китүче әтиләрнең саны елдан-ел арта бара. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017 елда Татарстанда теге яки бу эштә эшләүче 70 меңнән артык гражданга декрет буенча пособие түләнә. Шуларның 1800е – ир-ат. Бер кызыклы күренешкә игътибар итәргә кирәк: бала ялына китүче әтиләрнең шактый өлешен зур шәһәрләрдә яшәүче офис хезмәткәрләре тәшкил итә.


Билгеле, хатыны беркая да эшләмәгән очракта да ир кешенең декрет ялына китүе отышлырак, чөнки бала ялы өчен айлык түләү күләме 2 еллык хезмәт хакының 40 процентыннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә күпчелек ир-атлар, бала карау буенча айлык пособиене рәсмиләштерсәләр дә, эшләүләрен дәвам итә, алар өчен бары тик эш сәгате генә кыскара.


Аз булса да, чын-чынлап бала бишеге янында утыручы ир-атлар да бар икән. Әмма декрет ялындагы әтиләрнең күбесе ачыктан-ачык үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләмәде.


«... беренче ае авыр булды»


Хатыны яңа гына кулына диплом алып, эшкә урнашырга өлгермәгәнлектән, Казан заводларының берсендә эшләүче Артем бала багу ялын үзенә рәсмиләштергән. Чынлыкта исә бала белән әни кеше утыра, чөнки тормышны алып барырга, ай саен фатир өчен кредит түләргә кирәк. Артем төп эшенә чыкмаган, үзенең «Газель» машинасы белән кибетләргә товар ташый, берничә иптәше белән заказга тарттырылган түшәмнәр ясый. «Хатынның берәр кая барасы булса, бала белән утырып торам анысы, әмма ир-атның төп бурычы – гаиләне туендыру», – ди яшь әти.


Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче Рөстәм дә, хезмәт хакы югары булганлыктан, хатыны белән киңәшләшкәннән соң, бала карау буенча айлык пособиене үзенә рәсмиләштерә. Ир шул ук вазифада хезмәт куюын дәвам итә, әмма аның эш көне бер сәгатькә кыскарак, чөнки бала ялында утыручы әни яки әти кешенең хезмәт көне гадәттәгедән кимрәк булырга тиеш.


«Күпләр әле ул вакытта ир-атка декрет ялы алу мөмкинлеге каралуы хакында белми дә иде. Безнең кадрлар бүлеге мөдире – кеше хәленә керә торган ханым. Ул хезмәткәрләргә яхшы хезмәт хакы алып эшләүче атаның бала карау буенча айлык пособиене үзенә рәсмиләштерүе отышлырак икәнлеген аңлатты. Хатыным мәктәптә балалар укыта. Ул үз эшеннән өч елга административ ял алды. Шул рәвешле безнең гаилә бюджетына максималь күләмдә пособие кереп торды, хезмәт хакына да сизелерлек дәрәҗәдә хилафлык килмәде. Аллага шөкер, яшәргә дә, ипотекага алынган фатир өчен түләргә дә акча җитеп барды», – ди яңа гына «декретта утыру» вакыты тәмамланган Рөстәм.


Тагын бер әңгәмәдәшебез Рамил энергетика өлкәсендә инженер булып эшли. Хатыны – хуҗабикә. Хәләл җефетенә пособие каралмаганлыктан, әлеге ир дә декрет ялын үз исеменә рәсмиләштергән.


«Хатыным халыкны социаль яклау бүлегеннән үзенә декрет буенча пособие каралмаганлыгы хакында белешмә алды. Аны минем эш урынына тапшырдык. Шуннан соң мин рәсми рәвештә бала карау өчен ял алдым. Әмма шул ук урында эшләвемне дәвам итәм. Җитәкчем дә моңа каршы булмады, чөнки эш сәгате ким булганлыктан, хезмәт хакы азрак түләнә. Эш күләме барыбер шул ук калды», – ди Рамил.


Ә менә Роман балага яшь ярым булганчыга кадәр декрет ялында чынлап та утыра. Хезмәтендә югары вазифага күчү мөмкинлеге туу сәбәпле, аның хатыны эш урыныннан китәргә теләми.


«Беренче айда гына авыр булды. Иртүк торып баланы ашату, йокларга яткыру бераз кыенлык тудырды. Ләкин тора-бара декрет ялы миңа ләззәт китерә башлады. Акыл хезмәтеннән ял иттем, күп укыдым, бала белән бергәләп урамда, паркларда йөрдек. Башка әтиләргә дә үз нәниләрен тәрбияләү буенча мәгънәсез стереотипларга игътибар итмәскә киңәш итәм. Бала карауда әти дә, әни дә катнашырга тиеш. Башкалар төзегән кагыйдәләр буенча яшәмәгез», – ди Роман.


Россиядә яшәүче ирләргә декрет ялына чыгу хокукы 2007 елның 1 гыйнварыннан гына бирелде. «Әгәр эш бирүче ир-атны декрет ялына җибәрүдән баш тартса, әлеге мәсьәләне закон нигезендә суд аша хәл итеп була, – ди


Социаль иминият фондының иминиятләштерелгән гражданнарга иминият түләвен билгеләү һәм тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Евгения Вагыйз кызы. – Моннан тыш, ата-ана әти кешенең бала карап уздырган еллары хезмәт стажына кертелүен дә истә тотсын».


Бала карау ялын сабыйның хезмәт килешүе нигезендә эшләүче әби-бабасы да алырга хокуклы. Пособиене рәсмиләштерү өчен, эш урынына бала туу турында белешмә тапшырырга, ял һәм пособие алу өчен, гариза язарга кирәк. Ә әти кешедән хатынының эш урыныннан әлеге түләүне алмавы хакында белешмә сораячаклар.


Шул рәвешле, декрет ялына чыгучыга хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пособие түләнәчәк. Аны алыр өчен, әтиләрнең көненә 8 сәгатьтән кимрәк эшләү-ләре я, ял алып, бала белән өйдә утырулары мөһим. Пособиене, әниләрләргә биргәндәге кебек үк, сабыйга бер яшь ярым тулганчыга кадәр түләп бару каралган.



Декрет пособиесе түләү өчен кирәкле документлар:


*баланы карау буенча ял сорап язылган гариза;


*пособие билгеләү турында гариза;


*баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчермәсе;


*алдан туган баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчермәсе;


*ананың баланы карау буенча ялда булмавы һәм пособие алмавы турында аның эш урыныннан белешмә. Әгәр баланың анасы беркая да эшләмәсә яки белем бирү учреждениесендә укыса, баланы карау буенча пособие алмау турындагы  белешмә социаль яклау органыннан алына.



ГМ инфо


Кимчелекләре:


*буш вакыт аз кала;


*кайбер әтиләргә бала карау психологик яктан авыр бирелә;


*заман белән бергә атлый алмый, һөнәреннән читләшеп кала;


*тирә-юньдәгеләрдән ишетелгән төртмәле сүзләр, кырын карашлар рухи тетрәнүгә китерергә мөмкин.


Уңай яклары:


*әни кеше үз эшен ташламый;


*әти акча эшләүдән ял итеп тора;


*әти кеше декрет ялында үзе теләгән эш белән шөгыльләнә ала (мәкалә язу, дизайн, тәрҗемә итү һ.б.);


*хатынын яхшырак аңлый башлый, җаваплылык хисе арта;


*хатынын баласына көнләми;


*бала тәрбияләү белән әти дә, әни дә шөгыльләнә.


Фоторәсемнең чыганагы: https://kolobok.ua/books/learning/papa-v-dekrete-o-chem-ne-sprashivayut-zhenshchin--920.html

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ