Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдән укытучы Виуль Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды

Олы Әтнә мәктәбендә күп еллар башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре алып барган укытучы, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды.Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда 18 яшендә фронтка китә...


Олы Әтнә мәктәбендә күп еллар башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре алып барган укытучы, сугыш ветераны Виуль Абдулла улы Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды.


Әтнәдән укытучы Виуль Мөхәммәтшинга 90 яшь тулды


Хөрмәткә лаек укытучы 1943 елда 18 яшендә фронтка китә. Хәрби авиациядә механик булып хезмәт итә - очкычларны төзәтә. Сугыштан соң гомерен балаларга хәрби белем бирүгә багышлый, 72 яшенә кадәр укытучы булып эшли. Виуль Мөхәммәтшин - "Мактаулы донор", Хөкүмәт бүләкләре арасында "Суда батучыны коткарган өчен" медале дә бар.


Виуль абый тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш иптәше күптәннән гүр иясе. Виуль Абдулла улы бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә яши. Бүгенге тормышыннан бик канәгать.


"Әтнә таңы" газетасы материаллары буенча.


"Мәгариф" журналы редакциясе дә хөрмәтле ветеранны юбилее белән котлый.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ