Логотип Магариф уку
Цитата:

Федераль исемлеккә кергән дәреслекләр билгеле (исемлек)

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы көннәрдә федераль исемлеккә кергән дәреслекләргә кагылышлы боерыгын министрлыкның рәсми сайтында бастырып чыгарды.2014 елның 31 мартында имзаланган “Дәүләт аккредит...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы көннәрдә федераль исемлеккә кергән дәреслекләргә кагылышлы боерыгын министрлыкның рәсми сайтында бастырып чыгарды.


2014 елның 31 мартында имзаланган “Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда тәкъдим ителә торган, федераль исемлеккә кергән дәреслекләр исемлеген раслау турында” 253 нче боерык белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин. Монда ук федераль исемлек тә бирелә.


Яңа тәртип буенча, федераль исемлеккә Фәнни-методик совет тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр кертелгән. Әлеге дәреслекләр фәнни, педагогик, иҗтимагый, кайбер очракларда этномәдәни һәм төбәкләрдә ясалган экспертизаларда уңай бәяләмә алган.


Федераль исемлектә Россия Федерациясе субъектларының төбәк һәм этномәдәни үзенчәлекләрен тәэмин итүче, туган телдә белем алырга мөмкинлек бирүче дәреслекләр аерым блок итеп бирелә.


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль дәреслекләр исемлеге раслануга кагылышлы боерыгы чыгу турында РФ субъектлары башкарма хакимиятенең мәгариф өлкәсендәге дәүләт идарәсе органнарына мәгълүмати хат белән хәбәр ителгән. Анда федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне, мәктәпләр тарафыннан боерык чыкканчы сатып алынган дәреслекләрне, шулай ук уку әсбабын куллану тәртибе турында тәфсилле мәгълүмат бирелә.


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ