Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады

Бүген Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады. Бу турыда "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итте."Бүген нефтьчеләр төбәгендә зур чара - данлы...

Бүген Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 1нче мәктәпне йөз еллык юбилее белән котлады. Бу турыда "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итте.


"Бүген нефтьчеләр төбәгендә зур чара - данлы тарихы, матур бүгенгесе һәм өметле киләчәге булган беренче мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Әлмәт тарихында гына түгел, ә республика өчен дә эре хәрефләр белән язып куярлык олпат вакыйга булды ул", диелгән әлеге хәбәрдә.



Нефтьчеләр төбәгенә килгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунаклар мәктәп эчендә төрле күргәзмәләрне караган. Соңыннан тантана Әлмәт театры бинасында дәвам иткән.



"Бик күп шәхесләрне укытып чыгарган беренче мәктәп бөтен республика күләмендә олы горурлыгыбыз. Мин бу данлы вакыйга шаһиты булуым белән чиксез шатмын", - дигән Фәрит Мөхәммәтшин коллективны һәм укучыларны бәйрәм белән котлап.



"Иң элек безнең өчен һәрвакыт өлге булып калачак һәм мәктәпнең матур башлангычында торган Мирза Каюм улы Таһировны искә алырга һәм аның якты истәлеге күңелләрдә мәңгегә булуын әйтергә кирәктер. Аның исеме мәктәп тарихында гына түгел, ә бөтен нефтьчеләр төбәгендә эре хәрефләр белән уелды һәм мәңгеләштерелде. Милли йөзе булган мәктәп әле дә үзенә тугры. Коллектив бердәм, көчле укучылар бар. Әле быел да менә өч медалист чыгуын әйтеп бик сөендерделәр", - дигән Дәүләт Советы Рәисе.


"Тантанада мәктәп тормышында балкыган һәм үз өлешен керткән һәр мөгаллимне билгеләп уздылар. Бүләкләр белән бергә матур мизгелләр дә күп булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин алдынгы укытучыларга Рәхмәт хатлары да тапшырды", дип яза район басмасы.


"Беренче мәктәп һәрвакыт һәм һәрьяклап беренче булырга тиеш", - дигән Айрат Хәйруллин.


 "Татнефть" җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов мәктәп коллективына 1 млн сумлык сертификат һәм микроавтобус бүләк иткән.


Мәктәпне шефлыкка алган "Татех" акционерлык җәмгыяте һәм аның генераль директоры Ирек Хәйруллин компьютер кабинетын яңартуга 1 270 000 сум күләмендә сертификат тапшырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ