Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлады.“Хөрмәтле ватандашлар! Искиткеч әсәрләре хаклы рәвештә дөнья мәдәнияте хәзинәләреннән саналган бөек рус шагыйр...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлады.


“Хөрмәтле ватандашлар! Искиткеч әсәрләре хаклы рәвештә дөнья мәдәнияте хәзинәләреннән саналган бөек рус шагыйре Александр Пушкин туган көндә безнең күп милләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. Бу күренекле дата һәр россияле өчен аерым бер мәгънәгә ия. Нәкъ менә Александр Сергеевичның шигъри таланты һәм нәфис өслүбе дөнья цивилизациясенең матди булмаган мәдәни мирасы объекты итеп танылган хәзерге классик рус теленә нигез сала. Шагыйрь элгәреләрнең бормалы әдәби стилен халыкчан сөйләм теле белән берләштерә. Россиялеләрнең күп буыннарын тоташтырып, Пушкин стилистикасының безнең көннәргә кадәр саклануы зур әһәмияткә ия.


Рус теле - дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Инглиз, француз, испан, гарәп һәм кытай телләре белән беррәттән, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми теле итеп танылган. Аның мәңгелек әһәмияте лексика, авазлар төзелеше, сүз ясалышы һәм синтаксисының байлыгы һәм тәэсирлелегенә бәйле. Бөек француз романчысы Проспер Мериме болай язып калдырган: "Рус теле... Европа сөйләмнәреннән иң бае булып тора һәм иң нечкә төсмерләрне белдерү өчен атап төзелгән кебек тоела. Искиткеч тыгызлыкка ия килеш, төгәллек белән кушылып, ул фикерне белдерү өчен бер сүз дә җитәрлек итә, ә башка телгә моның өчен тулы бер гыйбарәләр кирәк булыр иде..."


Тел - ул һәрвакыт халык тарихы, аның цивилизацион һәм мәдәни үсеше тарихы. Нәкъ менә шуңа да бүген сөйләм сафлыгын моңарчы күрелмәгәнчә саклау зарур. Россия Федерациясенең дәүләт теле булган рус теле рухи-берләштергеч вазифа да башкара. Ул безнең Ватаныбыз халыкларының үзенчәлекле мәдәниятләрен саклау һәм үстерү гаранты, мәдәни багланышлар коралы булып тора.


Кадерле татарстанлылар! Нинди милләттән булуыбызга һәм нинди дин тотуыбызга карамастан, Рус теле көнендә безнең һәркайсыбыз үзен күп милләтле бердәм Россия халкының бер кисәкчеге итеп тоя. Безнең илебезнең тел мохитенә, социаль һәм икътисади тормышына төрле милләтле һәм төрле карашлы кешеләр һаман активрак кушыла барган шартларда әлеге истәлекле дата мөһим бер яңгыраш таба. Гаммәви коммуникация чарасы буларак, рус теле безнең уртак максатка - Россия ватандашларының бәхете һәм иминлегенә, уртак йортыбыз Россия Федерациясенең алга китүенә омтылуыбызны аңлау мөмкинлеге бирә. Шунлыктан безнең күп телле гүзәл Ватаныбызның һәр кешесе өчен Рус теле көне рухият, тынычлык һәм килешү бәйрәменә әйләнсен! Һәрбарчагыбызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим!” – диелә Татарстан парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшинның котлау текстында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ