Фитра сәдакасын һәм зәкәтне Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк

Быел Рамазанның ахыргы көне 16 июльгә туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 17 июль көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме, арпа һәм йөзем бәясенә карап, 100-500 сум дип билгеләнде.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

“Кешеләр үзләренең малларыннан өлеш чыгара, ул мәрхәмәтлелекне тәрбияли торган сыйфат”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (кешенең бер ел кулланылмый бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларыны күләме 170 мең сумнан кимрәк булган очракта) бирелә.

Ә инде төзәлмәслек булып авырып, беркайчан да ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 200 сум күләмендә билгеләнде.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 170 мең сум дип билгеләнгән. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 170 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 170 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә. Шәригать китапларында аңлатылганча, зәкәт акчасына күперләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелми. Ул бары тик кешегә генә бирелә.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

Римма Гатина.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.