Франциядә мәгариф системасы

Диләрә ТИМЕРКӘЕВА,

физика философиясе докторы

Борис ТИМЕРКӘЕВ,

КМТТУ-КАИ профессоры, физика-математика фәннәре докторы

Әгәр мәктәп дәреслекләренә кергән фән эшлеклеләре арасында үзебезнең рус галимнәрен күрсәк, без моның белән чиксез горурланабыз. М.Ломоносов, Э.Ленц, А.Попов, Л.Ландау, Д.Менделеев, К.Циолковский, Р.Сәгъдиев, Х.Мөштәри, С.Королев, Ж.Алферов һ.б. – Россияне бөтен дөньяга таныткан бөек галимнәр.

Бу яктан караганда Франция галимнәрен дә без үзебезнең галимнәр кебек күрәбез. Әйтик, Рене Декарт, Андрэ Марл Ампер, Беккерель, Лагранж, Гей Люссак, Луи де Бройль, Шарль Кулон, Пьер Кюри, Блез Пассаль, Пуассон кебек исемнәр һәркайсыбызга балачактан ук таныш. Шулай итеп, французлар – бүгенге көн техник казанышларга, әдәбият һәм сәнгатькә зур өлеш керткән милләт. Бу уңышларның нигезе, әлбәттә, мәгариф системасына, гаилә традицияләренә, дәүләт төзелешенә бәйле.

Бездәге шикелле үк, Франциядә дә мәгариф системасы туктаусыз үзгәреп тора. Шул ук бөтен Европа нормалары, шул ук Болон килешүләре Франция мәгариф системасын уртак кысаларга керерлек итеп үзгәрергә мәҗбүр итә.

Франция мәгариф системасы, балаларның яшенә бәйле рәвештә, түбәндәгечә бүленгән:

1. Мәктәпкәчә тәрбия балалар бакчасы – Әниләр мәктәбе (6 яшькәчә балалар өчен).

2. Башлангыч мәктәп – элементар мәктәп (6дан – 11 яшькәчә).

3. Урта мәктәп – колледж (11дән – 15 яшькәчә).

4. Олы мәктәп – лицей (15тән – 18 яшькәчә).

5. Югары мәктәп (18дән – 23 яшькәчә).

Әниләр мәктәбе

Франциядә балалар бакчасы мәктәп булып санала, чөнки ул шул ук мәктәп бинасында урнашкан, анда шундый ук укытучылар, дәрескә чакыра торган кыңгырау, эчке тәртип, өлкән сыйныф укучыларыныкы шикелле үк каникуллар, ә иң мөһиме – дәресләр. Бу мәктәпкә балалар өч яшьтән алына. 1 нче сентябрьдә мәктәпкә агымдагы елда өч яшь тулган һәм тулачак балалар килә. Сыйныфта 15тән алып 30га кадәр бала туплана. Дәресләр иртәнге 9 нчы яртыдан 15 сәгать 45 минутка кадәр дәвам итә, түләүле формада озайтылган көн группасына да калырга була. Әгәр баланың я әтисе, я әнисе эшләмәсә, баланы ашханәдә ашатмыйлар. Аны 11 сәгать 30 минутта мәктәптән алып, ашатып, 13 сәгать 20 минутта кабаттан мәктәпкә китерергә кирәк. Көндезге 2 нче яртыдан алып сәгать 3кә кадәр балалар мәктәптә йоклый. Аларның йокы урыннары – сәке, анда мендәр дә, одеал да, матрац та юк. Балалар өс киемнәрен дә, ә кайчак аяк киемнәрен дә салмыйча йоклыйлар.

Яслегә баланы 3 айдан ук бирергә була. Бу очракта балалар социаль яктан тәрбия ала, тәртипкә, әдәплелеккә, түземлелеккә өйрәнә, физик яктан яхшырак формалаша.

Башлангыч мәктәп

Франциядә башлангыч мәктәптә уку биш ел дәвам итә. Һәр уку елының үз исеме бар: 1 нче ел – әзерлек сыйныфы, аннары башлангыч 1 нче ел һәм башлангыч 2 нче ел, алга таба урта 1 нче ел һәм урта 2 нче ел. Башлангыч мәктәптә балалар атнага 27 сәгать укый: дүрт көн 6 шар сәгать (иртәнге сәгать 9 дан көндезге 12гә кадәр һәм көндезге сәгать 2дән кичке 5кә кадәр), ә шимбә көнне иртә белән 3 сәгать (9дан 12гә кадәр). Чәршәмбе һәм якшәмбе ял көннәре санала. Башлангыч мәктәптә иң төп предмет – француз теле. Бездәге кебек үк, әзерлек классында балаларны укырга өйрәтәләр, аннан шома укырга, язарга, җөмләләр төзергә, ә соңгы – урта 2 нче ел курсында балалар зур булмаган сочинениеләр язарга өйрәнергә тиеш. Башлангыч мәктәптә, француз теленнән тыш, математика, тарих, география, табигать белеме предметлары да укытыла. Табигать белеме дәресләрендә күзәтү һәм бу күренешне тасвирлап бирә белү максат итеп куелган. Алга таба бу предмет катлаулана бара, аңа физика, химия, биологиягә кагылышлы темалар да кертелә башлый. Рәсем, сызым дәресләре белән бәйле рәвештә кул хезмәте дәресе дә керә. Хезмәт дәресләренең эчтәлеге бездәге кебек үк: малайлар слесарьлык һәм столярлык эшләрен башкара, кызлар исә тегәргә, чигәргә өйрәнә.

Биш ел дәвамында башлангыч белем алгач, балаларның бер өлеше лицейларга китә, ә кайберләре мәҗбүри укуны башлангыч мәктәпнең өлкән сыйныфларында дәвам иттерә. Әгәр мәктәптә югары курслар булмаса, укучылар алтынчы елларын урта курста укый һәм аннары ике еллык чыгарылыш сыйныфларына укырга керә. Чыгарылыш классларында төп басым теориядән практикага, ягъни укудан тормышка күчүгә ясала. Балаларга тормышчан проблемалар куела, һәм алар, үзләренең моңа кадәр алган теоретик белемнәренә нигезләнеп, проблемаларны чишү юлларын күрсәтергә тиеш. Балалар бу яшьтә үзләрен инде өлгергән дип саный, олылар проблемалары алар өчен бик үк катлаулы тоелмый. Бу чорда теоретик белемнәр күп бирелми, төп басым гамәли күнегүләргә, күзәтүләрдән алынган белемнәргә юнәлтелә. Математика урынына «Исәп һәм аның практик кулланышы», табигать белеме урынына «Табигать фәннәренең кулланышы элементлары», тарих, география предметлары өйрәнелә. Төп басым хәтерне яхшыртуга һәм ятлауга ясала.

Урта мәктәп

Франциядә урта мәктәп ике блоктан тора: беренчесе – көллият, икенчесе – лицей. Көллияткә 11 яшьтә керәләр, һәм ул урта мәктәпнең беренче баскычы санала. Аны тулы булмаган урта мәктәп дип тә атыйлар. Көллияттә 4 ел укыйлар. Сыйныфларның исәбе кире яктан башлана. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укучылар көллиятнең VI сыйныфына укырга керәләр һәм аны III сыйныфында тәмамлап чыгалар. Укытучылар гадәттә бер сыйныфны бер генә ел укыта, әйтик, V сыйныф математика укытучысы уку елы ахырында үз программасын төгәлли һәм яңа уку елын яңа V сыйныф укучылары белән башлый. Укытучылар укучыларның хәлләренә керми һәм, аларны кызганып, проблемаларын уртаклашмый. Шуңа күрә укучылар арасында яратканнары һәм яратмаганнары формалашырга өлгерми кала.

Олы мәктәп

Көллиятне тәмамлап, шул турыда таныклык алгач, яшь белгеч алдында өч юл ачыла: ул я сәнәгать өлкәсенә һәм хезмәт күрсәтү сферасына эшкә китәргә, я урта махсус уку йортына керергә, я лицейга керергә мөмкин. Лицейга 15 яшьтә керәләр һәм анда уку өч ел дәвам итә: II, I һәм чыгарылыш сыйныфлары. Лицейлар да төрле-төрле. Мәсәлән, гомуми белем лицеен, я технологик лицейны тәмамлап, имтиханнар тапшырсаң, бакалавр дәрәҗәсе аласың. Лицейны тәмамлаган һәр укучы да бакалавр дипломына лаек булмаска мөмкин. Диплом алучылар саны укучыларның якынча 80%ын тәшкил итә.

Һөнәри лицейлар исә,  нәкъ бездәге элекке ПТУлар шикелле, шул ук өч ел эчендә һөнәри дипломга әзерли. Мондый лицейларны гадәттә үзләрен киләчәктә эшче профессияләрендә яисә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләргә теләүче укучылар сайлый.

Көллиятнең VI сыйныфында ук укучы бер чит тел сайлап ала. Гадәттә, бу – инглиз теле. Шулай ук немец һәм испан телләрен сайлаучылар да була. IV сыйныфта тагын бер чит тел өстәлә. Монда сайлап алу мөмкинлеге күбрәк: инглиз, немец, итальян, испан, рус телләре. Көллияттә, чит телләрдән тыш, математика, француз теле, тарих-география (бу бер предмет), химия, физика, табигать белеме, физкультура, музыка, хезмәт, сынлы сәнгать, хокук һәм кайбер мәктәпләрдә латин теле керә.

Дәресләр арасында өйгә биргән эшләрне эшләү өчен расписаниегә сәгатьләр кертелә. Бу сәгатьләрдә укучылар укытучы күзәтчелеге астында өйгә бирелгән эшләрне башкара. Французлар сөйләве буенча, монда «өйгә эш» юк дәрәҗәсендә. Бөтен темалар дәресләр барышында узыла. Мәсьәләләр дә дәрестә чишелә.

Франциядә элиталы мәктәпләр юк. Мәктәпләр бар да бертигез һәм аларда биргән урта белем дә бөтен Франция буенча бердәй булырга тиеш. Һәр лицейда бердәм программа буенча укыталар. Лицейны тәмамлаганда укучылар барлык фәннәрдән имтихан тапшыра. Әлеге имтиханнар бөтен Франция буенча бертөрле, бер үк биремнәр буенча уза. Имтиханнарны тапшырдыңмы – син бакалавр. Бакалаврлар исә теләсә кайсы университетта укырга хокуклы. Укучы өчен лицейда тырышып уку мөһим түгел, чөнки ул барыбер лицейны тәмамлый, бакалавр була, университетка керә. Франциядәге урта мәктәп мәгариф системасының җитешсез ягы – яхшы укуга мотивация булмау. Шулай ук мәктәпләрдә предметларны бүгенге тормыш белән бәйләү юк, узганнарга йомгак ясарга, яңалык булдырырга, экстраполяция ясарга (бер яссылыктан икенче яссылыкка күчеп фикер йөртергә) бөтенләй өйрәтмиләр. Боларына дөнья өйрәтә.

Франция мәгарифенең тагын бер үзенчәлекле ягы – ул максатчанлык. Укучылар үз алларына кечкенә, ләкин конкрет һәм тормышчан мәсьәләләр куялар һәм аларны чишүгә бөтен көчләрен бирәләр. Шулай итеп, яшь француз бүгенге, агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә.

Югары мәктәп

Франциядә югары уку йортларына кабул итү имтиханнары каралмаган, шуңа күрә һәр бакалавр 18 яшендә университетка керә. Бакалавр дәрәҗәсе югары белемнең беренче баскычы санала.

Югары белем тулы булмаган (кыска) һәм тулы (озын) циклларда оештырылган. Кыска цикллы югары белем 2 ел дәвам итә. Мондый белем бирү өч юнәлештә алып барыла: техник белем (андыйлар югары техник белем дипломы алып чыгалар һәм реаль секторда эшли башлыйлар), технологик белем (болары югары технологик белем дипломы ала) һәм махсус югары белем (ике-өч ел укытып, шәфкать туташлары, акушерлар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре әзерли).

Тулы югары белем өч баскычтан тора. Һәр баскычны тәмамлаганнан соң, тиешле диплом бирелә. Беренче баскыч – безнең Россия югары уку йортларының I–II курсларына охшаган. Бу баскычны тәмамлаучылар университет дипломына ия була һәм алар уртанчы звено белгечләре була ала. Икенче баскыч сайланган белгечлелек буенча тулы югары белем бирә. Бу баскычта 2–3 ел укыганнан соң, студент бакалавр дәрәжәсе ала. Магистр булу өчен тагын 1–2 ел укырга кирәк. Өченче баскыч магистр дәрәжәсе алган белгечләр өчен. Ул докторантура дип атала (бездәге аспирантурага тиң). Монда иң яхшы укыган, үзләрен фәнни-тикшеренү эшләрендә күрсәткән магистрлар гына кабул ителә. Докторантураны уңышлы тәмамлап, диссертация якласаң, доктор дәрәжәсе бирелә.

Сүз уңаеннан, Россия бакалаврларына Франция магистратурасына укырга керү бер дә катлаулы түгел. Укуның түләүле формасы һәм түләүсез формасы бар. Түләүле формада уку өчен студент үзе, ә түләүсез формада уку өчен берәр оешма түли. Бөтен Франция буенча меңәрләгән грантлар оештырыла, һәм бу грантларга теләсә кем катнаша ала. Шулай ук Россия баклаврлары да. Магистратурада укырга грант откан очракта, аның күләме аена 1 мең евро чамасы була. Бу акча студентка яшәр өчен дә, укуына түләр өчен дә житә.

Шулай итеп, Франция мәгариф системасы күп ягы белән Россия мәгариф системасына охшаш. Шулай да французлардан белем бирүнең кайбер нәтиҗәле алымнарын кабул итү начар булмас иде.

Редакциядән. Авторларның берсе – Диләрә Тимеркәева – КФУ тәмамлаганнан соң, Франциянең ISMANS инженер мәктәбендә магистр дәрәжәсе алып, Гренобль университетында һәм CEA институтында 3 ел эшләп, физика философиясе докторы (PhD) дәрәҗәсенә диссертация яклаган Казан кызы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.