Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол матчында кул белән ыргытып, капкага туп кертеп буламы?

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе миссиясе мәсьәләсенә багышланган очрашуны Ирек Зиннуров журналистларга әнә шушы сорауны бирүдән башлады. Илче, мөгаен, шулай булырга тиештер дә. Футболн...

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе миссиясе мәсьәләсенә багышланган очрашуны Ирек Зиннуров журналистларга әнә шушы сорауны бирүдән башлады. Илче, мөгаен, шулай булырга тиештер дә. Футболны популярлаштыру максатында бигрәк тә.



Республикабызда очрашу спикеры хакында ишетеп, аны күреп белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Бик тә популяр шәхес шул ул. Бигрәк тә спорт дөньясы, андагы яңалыклар белән азмы-күпме хәбәрдар булганнар. Җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты буларак, күпкырлы җәмәгать эшләре алып баруына да карамастан, ул әле коеп куйган спортчы да бит. Атаклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпинатлары җиңүчесе. Су тубы буенча «Синтез» командасы капитаны буларак та Казаныбызны, Татарстанны ил, Европа күләмендә танытуда аңа күпләп көнләшерлек. Спорттан киткәч тә, Ирек Зиннуровны  юкка гына дөньякүләм спорт ярышларында илче буларак күрергә теләмиләр шул. 2013 елда Казаныбызда үткән студентларның XXVII җәйге Универсиадасында да, 2015 елдагы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да илче вазифасында иде ул. Һәм менә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатында да Ирек Зиннуров Казан илчесе булып санала. Футболны балалар, яшьләр арасына арасында пропагандалау, чемпинатка бәйле рәвештә Казанны, Татарстаныбызны бар җиһанга таныту йөкләнгән аңарга. (Шунысын да әйтик, җырчы Элмира Кәлимуллина,  телевидение журналисты Максим Шәрәфетдинов та – футбол буенча быелгы дөнья чемпинатында казаныбыз илчеләре). Бу җәһәттән, ул волонтерлар ярдәменә дә зур өмет баглый. Үзенә килгәндә, ул мөмкин кадәр Казанда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатлары матчларын барып карарга тырышачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ