Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол сөючеләрнең “халык команда”сы оеша

“Халык командасы” дип аталган проектның сайлап алу туры 14-16 октябрьдә Казанда үтәчәк. Бу әле быел җәй көне генә туган проект. Аны футбол яратучы Эдуард Әхмәтов һәм Никита Якушов тәкъдим итә. Аларның...

“Халык командасы” дип аталган проектның сайлап алу туры 14-16 октябрьдә Казанда үтәчәк. Бу әле быел җәй көне генә туган проект. Аны футбол яратучы Эдуард Әхмәтов һәм Никита Якушов тәкъдим итә. Аларның видео мөрәҗәгатен бер атна эчендә 7 миллионнан артык кеше караган һәм идея авторларын смс-хәбәргә күмгәннәр. Авторлар үзләре дә идеяне шулай күтәреп алырлар дип уйламаган.


Беренче карашка проект гади генә кебек, аның нигезендә теләгән һәркем, төгәлрәге, һәр футбол яратучы сайлап алу турында катнаша ала. Әгәр сезгә 14 яшь тулган һәм паспортыгыз бар икән, команданарода.рф сайтына кереп анкета тутырырга һәм үз көчегезне сынап карарга гына кирәк. Мондый сайлап алу туры Волгоград шәһәрендә булып үткән инде. Бу беренче тапкыр оештырылган тур. Икенчесе менә бездә – Казанда уза! Сайтта регистрация үтүчеләр барысы да Казанның “Трудовые резервы” стадионында сайлап алу турында катнаша ала.


Оештыручылар мондый турларны Россиянең 10 шәһәрендә үткәрергә җыена. Киләсе елның март аена команда тупларга исәпләре. Э. Әхмәтов һәм Н. Якушов әйтүенчә, әлеге проект Россиянең профессионал футбол системасына каршы килми. “Безнең үз юлыбыз. Без бары тик уйнарга зур теләге булган, футболны бик нык яраткан яшьләр өчен шанс кына бирәбез”, - ди егетләр.


Һәр турда да 22 кеше сайлап алыначак. Барлыгы 10 шәһәр, димәк 220 футболчы. Россия төбәкләрендә бу эш тәмамлангач, командага керүчеләр өчен тренировкалар оештырыла һәм РФ футбол союзына Россия җыелма командасы белән контроль матч оештыруны сорап рәсми хат җибәреләчәк. “Халык команда”сы профессионаллар белән көч сынашачак.


Бу хакта бүген “Татмедиа” булып үткән матбугат конференциясендә бәян ителде. Әлеге бу проект футбол сөюче ир-атлар өчен генә, киләчәктә бәлки хатын-кызлар өчен дә оештырылыр.


Нурия Әлмиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ