Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Тукай туган көнендә Казанның Бауман урамында бары татар теле яңгыраячак

26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә Казан шәһәре, аеруча  Бауман урамы бары татар телендә сөйләшәчәк.Унике ел рәттән узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясен Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистл...

26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә Казан шәһәре, аеруча  Бауман урамы бары татар телендә сөйләшәчәк.




Унике ел рәттән узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясен Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары гына түгел, үз теленә тугры барлык яшьләр дә зарыгып көтеп ала.

— “Мин татарча сөйләшәм” акциясе алдынгы, кызыклы, ачык, бәйрәм рухында барган гражданлык позициябезне белдерү чарасы. Ун ел дәверендә нинди генә яңа форматлар уйлап тапмадык: вело-автохәрәкәт, фотомарафон оештырдык, урамга чыгып сәүдә үзәкләрен татарча сөйләштердек. Үзебез ниндидер архитектур формалар ясарга тырыштык. Быел да акция кысаларында унга якын чара оештырылды. Татар теле дәреслекләрдә генә калмасын өчен замана белән бергә атларга, кәттә булырга тырышабыз, — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.Быел да “Мин татарча сөйләшәм” активистлары өч төрле бәйге оештырган. Беренчесендә республиканың 150гә якын мәктәбе катнашкан. Биредә укучылар төрле оешмаларда, дәүләт хезмәтләрендә икетеллелек законын куллану очракларын тикшергән. Икенче бәйге яшь архитекторлар арасында уздырылган. Анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 30га якын студенты катнашкан. Алар “Ә” хәрефе белән бәйле кече архитектур объект ясарга тиеш булган.- Эскизлары буенча беренче урын алган эшне “Куллар” дигән дизайн студиясе тормышка ашырырга ярдәм итте. Шулай итеп, бәйрәм көнне шәһәр үзәгендә 400 килограммлы, 3 метр биеклектә “Ә” хәрефе калкып чыгачак. Акция тәмамлангач бу хәреф төзелеш университеты ишегалдында торачак, — диде Тәбрис Яруллин.

Акция кысаларында узучы өченче бәйге — музыкаль юнәлештә. Бәйрәм көнне Бауман урамында җиңү яулаган үзенчәлекле, бәйсез, татарча иҗат итүче музыкаль төркемнәрне ишетеп булачак.“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең иң кызыклы юнәлешләренең берсе  -“Татар дозор”.  Гадәттәгечә,  ул төп чарадан берничә көн алданрак оештырыла. Быел 400гә якын “татар дозор”ы урамга 22 апрель көнне чыкты.

“Dәrdemәnd” дип аталган квест уен бөтенләй яңа форматта оештырылды. 50 команда Закир Рәмиевның Иске Татар бистәсе, Бауман урамы, Ирек мәйданы, Казан Кирмәне буенча таралган алтын тәңгәләрен җыеп йөрде.


“Мин татарча сөйләшәм” күңел ачу чарасы гына түгел. Беренче чиратта ул икетеллелекнең кулланылышына мониторинг ясау, законнар үтәлешен тикшерү. Шуңа да киләсе елдан аның кысаларында оештырылучы “Татар дозор” ел дәвамында эшли торган, инде үз тормышы белән яшәүче аерым бер проект булачак.


— Узган ел без икетеллелек законнарын саклаучы оешмаларның рейтингын төзү өчен махсус сайт булдырдык. Алдагы елларда министрлыкларны тикшергән идек, быел исә Казан шәһәре районнарына кагылган барлык идарәләрнең элмә такталарын, сайтларын тикшердек. Татарча иң начар сөйләшүче район булып Совет районы танылды. Татар телендә мөрәҗәгать иткәч алар безгә бик дорфа җавап бирде. Башка районнар исә татарча хезмәт күрсәтүче кешеләрне табарга тырышты. Мин аерып Иске шәһәр префектурасы белән Туристлык комитетын әйтер идем. Алар нинди генә сорау булмасын мәгълүматны саф татар телендә җиткерә.


“Антипремия”без оешмаларга уңай тәэсир итә, ләкин сәхнәгә чыгып “антипремия” алырга әле бер оешманың да батырлыгы җитмәде, — диде “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәте активисты, журналист Римма Бикмөхәмәтова.
Акция 16.00 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать каршында узачак.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ