Логотип Магариф уку
Цитата:

Гагарин кубогы Арчага киләчәк һәм... сабантуй батырын «Лада Гранта» машиналы итәчәк

Мәгълүм булганча, Казанның «Ак барс» хоккей командасы быелгы сезонда Континенталь хоккей лигасының иң зур бүләген – Гагарин кубогын отты. Бу инде аларның лига тарихында өченче тапкыр (КХЛ командалары...

Мәгълүм булганча, Казанның «Ак барс» хоккей командасы быелгы сезонда Континенталь хоккей лигасының иң зур бүләген – Гагарин кубогын отты. Бу инде аларның лига тарихында өченче тапкыр (КХЛ командалары арасында әле безнең «Ак барс» хәтле кубоклы команда юк) шундый кубокка ия булулары!


ab1809170599

Казан хоккейчыларының быелгы бу җиңүенә милләттәшебез – «Ак барс»ның төп капкачысы, нәсел җепләре Арча төбәге белән бәйле булган 26 яшьлек Эмиль Гарипов иң саллы өлеш кертүчеләрдән булгандыр, мөгаен. Берара Эмиль быелдан НХЛга күчәчәк икән дип тә сөйләнделәр. Бәхетебезгә каршы, капкачы егетебез «Ак барс» командасы белән булган килешүен тагын ике елга озайтты. Димәк, Эмиль Гарипов әле ким дигәндә ике ел Казан командасы капкасын саклаячак дигән сүз!


Эмильнең татар җанлы, милли рухлы милләттәшебез булуын тагын шундый мисаллар да раслый: бердән, ул татарча яхшы белә (нәсел җепләре  Тукай төбәге белән бәйле булгач, татарча белмәсә зур гөнаһ булыр иде, әлбәттә), туган телебездә иркен сөйләшә. Динебезгә биерелгән. Мәчеткә йөри. Мөмкинлеге булган саен, җомга намазларын калдырмый. Игътибар итегез әле: Эмильнең шлемына да Аллаһы Тәгалә исеме язылган.


Капкачы егетебез тагын бер изге гамәл кылырга җыена: 24 июнь көнне әтисенең (аның әтисе Рамил дә спортны үз итүчеләр затыннан: татарча көрәш буенча спорт мастеры) туган ягы – Арча районының Урта Бирәзә авылы сабантуена Гагарин кубогын алып кайтып, якташларына күрсәтергә җыена. Әлеге сабантуйга шулай ук «Ак барс» уенчылары Данис Зарипов белән Альберт Яруллин да кайтыр шикелле. Авыл сабантуеның баш батырына бүләккә Эмиль «Лада Гранта» автомобиле куячак. Хоккейчы егетебездән татарча көрәш пәһлеванына үзенчәлекле приз булачак бу!


Фоторәсемнең чыганагы: https://www.ak-bars.ru/news/14587.html


        

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ