Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә баладан башланамы?

Казанның Азино микрорайонындагы балалар поликлиникасы диварыннан А.И. Герценның «Гаилә балалардан башлана» дигән сүзләрен укыгач, «нишләп балалардан булсын, нихактан башлана» дип куйган идем. Әмма бер...



Казанның Азино микрорайонындагы балалар поликлиникасы диварыннан А.И. Герценның «Гаилә балалардан башлана» дигән сүзләрен укыгач, «нишләп балалардан булсын, нихактан башлана» дип куйган идем. Әмма бераз «ялгышканмын», гаилә корганчы насыйп ярны табасы бар бит әле...
Хәзер халкыбызның элекке күркәм гадәте яңадан торгызылды: яучы хезмәте барлыкка килде. Бизнес кына дип уйламагыз, һич алай түгел. Мәсәлән, кайбер мәчетләрдә таныштыру үзәкләре түләүсез эшли. Әмма бу үзәкләр аша үз парын табучылар гына бик күп түгел икән. Мәсәлән, Казанның «Өметлеләр» мәчетендә 2012 елдан эшләп килгән үзәк ярдәмендә 10 кеше генә үзенә пар тапкан. «Безгә анкета биргән кеше башка мәчеттәге таныштыру үзәкләренә дә бирә. Бәлки шул үзәкләр аша табалардыр», - диде мәчетнең имамы Алмаз хәзрәт Сафин башкалабызның Гаилә мәчетендә булып үткән «түгәрәк өстәл»дә. Бу чара таныштыру үзәкләренең эшен ничек камилләштереп һәм, гомумән, кешегә үз парын табарга ничек ярдәм итеп була дигән изге нияттән оештырылган иде.
Сөйләшү барышында шул ачыкланды: таныштыру хезмәтендә без шактый тәҗрибә туплаганбыз икән инде. Ләкин барыбер яучылык эше бераз «үзешчән»рәк рәвештә бара.
Заман таләбе шундый: ялгыз кешегә пар табарга ярдәм итү кебек саваплы эшнең нәтиҗәлерәк юлларын эзләү зарур. Яучылык эше дә, гомумән, җиңелләрдән түгел. «Яучылар бик энергияле кешеләр булырга тиеш. Бу эшне бөтен күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Анкета тутыртып, телефон номерлары өләшеп кенә бу  мәсьәләне хәл итеп булмый», - диде ТР МДНнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова үз чыгышында.
i
Бер ел элек оешкан «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте дә кызыклы гына алымнар куллана икән. Бу хәрәкәтнең җитәкчесе Фәнияр Шәкүров әйтүенчә, алар айга бер тапкыр яшьләр өчен очрашу оештыра. Төрле уеннар аша аралашып, бер-берләрен өйрәнү-белү мөмкинлеге булдыралар.
Гаилә мәчетенең үзендә дә ике ай элек таныштыру үзәге ачылган. «Әлегә кавыштырган парларыбыз юк. Булыр дип өметләнәбез, иншаллаһ», - диде үзәкнең җитәкчесе Нуршат хәзрәт Муллагалиев.
«Түгәрәк өстәл»дәге сөйләшүдән чыккан төп нәтиҗәләрнең берсе: махсус үзәк – мәгълүматлар базасы булдыру кирәк дигән фикергә киленде. Бу изге эшкә яшьләрнең әти-әниләрен күбрәк тарту да, анкета тутыртудан тыш яр эзләүчеләрнең нәсел-нәсәбен белү дә бик зарур гамәл икәнлеге искәртелде.
Бала табу бер бәла, аны багу мең бәла дигәндәй, гаилә кору бер проблеманың гына хәл ителүе әле ул. Корылган гаиләне сакларга да кирәк бит. Киләчәктә Гаилә мәчете оештырачак сөйләшүләрнең берсе шушы тема багышланыр, иншаллаһ.

Фотосурәт чыганагы: google.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ