Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" журналы белән бергә - Тукай эзләре буйлап “сәфәр”гә

Яз – Тукай фасылы. Апрель – Тукай ае. Тукай исеме туган телебез белән тыгыз бәйләнгән. “Гаилә һәм мәктәп” журналының апрель саны да нәкъ менә шушы темаларга багышланган. Сез үзегез Тукай эзләре буйлап...

Яз – Тукай фасылы. Апрель – Тукай ае. Тукай исеме туган телебез белән тыгыз бәйләнгән. “Гаилә һәм мәктәп” журналының апрель саны да нәкъ менә шушы темаларга багышланган. Сез үзегез Тукай эзләре буйлап “сәфәр”гә чыга, ә балаларыгыз Тукай әкиятләре иленә “сәяхәт итә” алачак.


Тел темасын дәвам итеп, бу санда башка телләр турында да укый аласыз. Тиздән инглиз теленнән БДИ тапшыру мәҗбүригә әйләнәчәк. Безнең укучылар бу яңалыкка ни дәрәҗәдә әзер? Ә белем бирү системасы кайда яхшырак: Россиядәме, әллә чит илдәме? “ГМ” үз укучыларына бу хакта ике фикер тәкъдим итә.


Татарстанда 126 меңнән артык чуаш кешесе яши. Бу шактый саллы сан – якынча Әлмәт шәһәре халкы кадәр дигән сүз. Шулай булуга карамастан, күршедә генә гөрләп яшәгән чуашлар турында бик аз беләбез. Баксаң, аларның милли проблемалары безнекеләр белән аваздаш икән. Редакция журналисты шушы уртаклыкларны барлады.


Мәскәү кебек мегаполиста милли йөзне саклап калып, яшь буынны заман рухында тәрбияләп буламы? Бу сорауга җавапны “Мәскәү, Җәлил, татар мәктәбе...” язмасыннан таба аласыз.


Һәр дәүләтнең үз бюджеты булган кебек, кечкенә дәүләт дип саналган гаиләнең дә үз бюджеты булырга тиеш. Яшь кешене олы тормышка чыгарып җибәрә торган мәктәптә, кызганыч, шәхси финанслар белән дөрес эш итү турында әле җитәрлек мәгълүмат бирелми. Шуңа күрә тәҗрибәсез егетләр һәм кызлар еш кына кредит сазлыгына бата, ә финанс проблемаларын хәл итә алмаган гаиләләр хәтта таркалырга да мөмкин. “ГМ” гаилә бюджеты алып бару турында кайбер файдалы киңәшләр белән уртаклаша һәм бәрәкәткә ирешүгә 4 адымны күрсәтә.


Кайвакыт ир-атлар уенын-чынын кушып, күпхатынлылык турында сүз кузгата. Ә бит төптән уйласаң, бу бик җитди адым. Килеп-китеп йөргән әти кеше балаларына нинди тәрбия бирә? Туганнар үзара нинди мөнәсәбәттә була? Бу санда шул хакта да сөйләшәбез.


Әти кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм малай үстерергә тиеш, шулаймы? Ә ул малай соңыннан үзе дә шушы эшләрне башкарырлык булып үссен өчен аңа кибеткә кергәч “чупа-чупс” тоттыру, велосипед алып бирү, кинога барырга акча сузу гына җитми. Тагын нәрсәдер кирәк. Менә шуны аңлаган ир-атлар берничә ел элек республикада “Әтиләр берлеге” оештыра. Әлеге берлекнең ниләр эшләвен “Әти сүзе кирәк” язмасын укып белән аласыз.


“Йолдызлы гаилә” сәхифәсендә - Рәйсә һәм Ринат Таҗетдиновлар гаиләсе. “Төп вакыт юлда узгач, сабыйларым ятсына, кем бу дип елап качалар иде башта…” – дип серен ача Ринат абый. Таҗетдиновлар гаиләсенең башка серләре – “Балаларны хатын үстерде” язмасында.


Бүген Россиядә 5,5 миллион гаилә нәселсезлек аркасында әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм. Дөнья күләмендә исә барлык парларның 20 проценты шундый язмышка дучар. Шуңа үз сабыен сөя алудан өмет өзгән күпләр суррогат аналарга мөрәҗәгать итә. Балалы булуның бу ысулы турында “Бәхет өләшүчеләр” язмасы бәян итә.


“Мөселман кешегә башкаларга ка­рата гадел булырга кушылган, хәтта үзенә караганда да гаделрәк. Шулай ук ул әгәр үзенә әйтсәләр, үз күңе­лен кырырдай сүзне башкаларга әйтмәскә һәм үз хәтерен калдырырдай гамәлләрне башка кешеләргә карата кылмаска тиеш”, - диелә “Иманлы бала” сәхифәсендә.


Бала белән төрле четерекле темаларга сөйләшү бер дә җиңел түгел. Наркотиклар темасына бигрәк тә. Шуңа күрә “Минем гаиләдә булмас, димәгез” язмасын ачып, психологларның әти-әниләргә биргән киңәшләрен укып чыгыгыз.


2010 елдан республикада балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен “Ышаныч телефоны” эшли. Ни өчен кирәк ул? Кемнәргә ярдәм итә? “ГМ” журналистына нинди “ярдәм” күрсәттеләр?


Совет заманы педагоглары Лена һәм Борис Никитиннар җиде бала тәрбияләп үстерә. Ул чор тәрбиясеннән шак­тый аерылып торган методикаларын үз балаларында «сыный» алар. Кечкенә Никитиннар яшьтәшләренә кара­ганда сирәгрәк авырый, дүрт яшьтә укый һәм саный белә, мәктәптә исә кайбер сыйныфларны «сикереп» кенә үтә. Мондый уңышларның сере нәрсәдә соң?


“Тешләрне сакларга кирәк”, – дип ата-аналар балаларга гел тукып тора. Ә ничек сакларга? Тешләр сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? Замана стоматологиясе ниләр тәкъдим итә? Редакциябез кунагы – тәҗрибәле теш табибы.


Бу санда шулай ук урам фитнесы дип йөртелүче воркаут турында укый, “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең уртак проекты булган “Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесе шартлары, Мөстәкыймовлар олимпиадасының III тур биремнәре белән таныша, топиарий ясау серләренә төшенә аласыз.


Сүз уңаеннан, 1 апрельдән “Гаилә һәм мәктәп”кә язылу башланды. Быел редакциябез һәр абунәче өчен шәп бүләк тә әзерләде: журналыбызга яки “Гаилә һәм мәктәп” кергән комплектларга язылган очракта 2016-2017 елга “Гаилә һәм мәктәп календаре” өегезгә бушлай киләчәк. 2016 елның II яртыеллыгына язылу – 602,82 сум. Индексы - П2429.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ