Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Әлмәт китап сөючеләре белән очрашып кайтты

Нефтьчеләр төбәгендә яшәп иҗат итүчеләр бәхетле авторлар рәте сигез кешегә тулыланды. Кичә  «Иске Әлмәт» мәдәният йортында «Татнефть»  компаниясенең «Рухият»рухи яңарыш фонды  ярдәме белән дөнья күргә...

Нефтьчеләр төбәгендә яшәп иҗат итүчеләр бәхетле авторлар рәте сигез кешегә тулыланды. Кичә  «Иске Әлмәт» мәдәният йортында «Татнефть»  компаниясенең «Рухият»рухи яңарыш фонды  ярдәме белән дөнья күргән сигез китапны тәкъдим итү кичәсе узды.


Резеда Шәрипованың «Алдакчы яңгыр», Екатерина Аничкинаның «Лунный блюз», Фәрит Имамовның «Эт тырнагы», Гөлнара Әюпованың «Шәм уты учак түгел», Рәфкать Шаһиевның «Сагыну исе», Зәйнәб Фәрхетдинованың «Терелтәсе иде дөньяны», Рөстәм Зәкуановның «Күңелдәге уйлар» һәм «Борынгы замманнан алып татар тарихы» китабының яңадан бастырылган 1 нче томын тамашачы җылы кабул итте. Бу китапларның гомуми тиражы 11,5 мең нөсхә тәкшил итә. Шуның җиде меңнән артыгы республикабыз китапханәләренә, белем бирү йортларына, мәдәният йортларына бүләк ителгән.


Балалар, Әлмәт театры көче белән әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелде, шигырьләр сөйләнде. Рәхмәт сүзләре дә күп булды. «Әсәрне язу ул бер хәл. Язучының бәхете – шул әсәрне укучыга җиткерү. Бу уңайдан без бик бәхетле. Китап чыгаруга үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтебез чиксез», – диде «Эт тырнагы» Фәрит Имамов.


Бәхетегез дәвамлы булсын! Китапханәләргә барып ирешкәч тә, китапларга сорау булсын, кулдан-кулга йөреп укылган, таушала башлаган китапларны күреп, каләмдәшләребезгә тагын да илһамланып язарга сәбәп чыксын иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ