Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа саны дөнья күрде

Мөселманнарга кредит яки ипотека алырга ярыймы? Баланы «базар мөнәсәбәтләре» белән таныштыруны кайчан башларга? Үсмер әти-әни кесәсеннән акча урласа нишләргә? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапн...

Мөселманнарга кредит яки ипотека алырга ярыймы? Баланы «базар мөнәсәбәтләре» белән таныштыруны кайчан башларга? Үсмер әти-әни кесәсеннән акча урласа нишләргә? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь саныннан таба аласыз. Ул тулысы белән гаилә бюджеты темасына багышлана.


 

Замана балалары университет бетереп туа, диләр. Дөньясы шуңа корылган булгач, иртәме-соңмы, һәр бала акча белән дә алыш-биреш итәргә өйрәнергә тиеш була. Берәүләр бала кулына акча тоттыру аны мөстәкыйльлеккә өйрәтә, дисә, икенчеләр моны мөмкин кадәр соңрак эшләргә өнди. Кайсы фикер дөресрәк соң? Бу хакта белгеч сүзен «Кесә тиеннәре» язмасыннан укый аласыз.


«Баланың әти-әни кесәсеннән сорамыйча акча алуы шактый еш очрый. Бу гамәлне мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, олыраклар да кылырга мөмкин. Кызыгыз яки улыгызның акча «чәлдерә» башлавын сизсәгез, аның алдында, белмәмешкә салышып, бездә йорт иясе барлыкка килде бугай, акчам югалды, кире кайтаруын сорарга кирәк әле, дияргә була. Балагыз, хатасын аңлап, акчаны кире урынына куйса, бик хуп. Аңламаса нишләргә?» «Синең угылың – карак...» язмасында мондый хәлдә калган әти-әниләргә психолог киңәш бирә.


«Сез нигә шулай кычкырып сөйләшәсез, бер-берегезне ишетмисезме әллә?» – дип шелтәли ана кеше балаларын. Чынлап та, игътибар итсәгез, балалар җыелган җирдә һәрвакыт тавыш. Җәлил Мотыйгуллин, әти кеше һәм мөгаллим буларак, шул хактагы фикерләре белән уртаклаша.


Күз алдына китерегез: гаиләдә сигез кеше, олылардан кала, алты бала. Ата кешенең төпле эше юк. Ана исә даими рәвештә хастаханә, сырхауханәләрдә ятарга мәҗбүр, чөнки ике балалары тумыштан авыру. Шундый шартларда яшәү ничек ул? Чүпрәле районына баргач, моны үз күзләребез белән күрдек һәм «Бөтен тормыш ирем өстендә» язмасында сезгә дә бәян иттек.


Заманы шундый: яшь гаиләләр тормышны алып бару өчен тәүлекнең егерме сәгатен эшләргә мәҗбүр. Ансыз булмый – яшәү кыйммәт. Очсыз-кырыйсыз кредитлар, башка түләүләр... Әле шунда балалар үстереп, тәрбия бирергә, бер-береңә ихтирам, игътибар күрсәтергә өлгерергә дә кирәк. «Риваять» фольклор ансамбле әгъзасы, тамада Илмир Ямалов белән аның тормыш иптәше Рузия гаиләсенә баргач та сүз, үзеннән-үзе, бүгенге тормыш проблемалары, алардан чыгу юллары турында барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ