Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлнара һәм Рәдиф Җамалетдиновлар: «Оныклар да татар булсын иде!»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов – эштән уңган җитәкче генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти. Җәмәгате – Гөлнара ханым белән...


КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов – эштән уңган җитәкче генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти. Җәмәгате – Гөлнара ханым белән Илфат исемле ул һәм курчак кебек ике кыз: Диләрә белән Диләфрүзне үстерәләр. Зыялы татар гаиләсендә без дә кунакта булдык.


 «Үскәнеңне көтәрмен»


Хуҗабикә – ачык йөзле, чибәр ханым. Өстәлдә – ак ашъяулык, зат­лы чынаяк-тәлинкәләр, бәлеш исе борынны кытыклый. «Беркайчан да иремне эштән халат киеп каршы­лаганым юк, – ди ул. – Хатын-кыз һәрвакыт үзен карарга, матур кие­неп йөрергә тиеш. Бу тәрбиядән килә торгандыр». "Бәлешнең итен Рәдиф әфәнде турагандыр инде", - дибез. Гөл­нара ханым елмая: «Кухня – минем киңлек. Үзем турыйм, үзем яратып пешерәм, сөенеп сыйлыйм. Дөрес, кызлар минем янда бөтерелә. Әмма хатын-кыз өйдә булганда ир-атлар кухняда сыйланырга гына тиеш». Шулай да, ир-ат барысын да эшли белергә тиеш дип, әни кеше улын ашарга пешерергә дә өйрәткән. Ә бит бу гаиләнең бөреләнү чоры да Гөл­нараның ризык әзерләвен күрүдән башлана…


1990 елның көзе яңгырлы килә. Пединститутның 1 нче курс студентла­рына да (гадәттә, көзге эш десантына 2 нче курсларны гына юллыйлар) ок­тябрьдә, укуны ташлап, Балык Бистәсе кырларына бәрәңге алырга чыгарга туры килә. Армиядән кайтып укырга кергән Рәдифне староста итеп бил­гелиләр. Шулай туры килә – бәрәңге кырында да аны җитәкче итеп сай­лыйлар, ни сәбәпледер аларны ияр­теп килгән мөгаллимнәренә Казанга кайтып китәргә туры килә. Шулай итеп, аның җаваплылыгында - бер кыр бәрәңге, алар яшәгән мәктәп-интер­нат һәм бер төркем студентлар. Үзең пешереп ашарга да кирәк! Эш бүлешә башлагач, 17 яшьлек Гөлнара: "Әгәр ышанып тапшырсагыз, мин ашарга пешерер идем", - дип куя. Аңа тагын бер-ике кыз иярә. Әле Казанда ук күзе төшкән кызның мондый булдыклылыгын күргәч, староста егет эчен­нән генә:  "Менә ул кеше", - дип, тәгаен­ләп куя. Бәрәңге алырга кырга сәгать җиделәрдә чыгасы. Ә аңарчы кайнар ризык өстәлдә булырга тиеш. Ашар­га пешерүче кызлар иртәнге дүрттә тора, зарланмыйлар. Арып-талып бәрәңге алсалар да, яшьлек үзенекен итә – яшьләр кичен дискотекага чыга, менә шуннан кайтканда йөрәкләр бер-берсенә серләрен чишә дә инде.


«Ул миңа шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, – дип, хатирәләрне яңарта Гөлнара. – 17 яшьлек бала гына бит әле мин, дидем. «Ярар, үскә­неңне көтәрмен, белеп тор – тик озак түгел», – диде». Өч еллап очрашып йөргәч, студентлар өйләнешеп куя инде. Менә быел октябрь аенда Рә­диф әфәнде биш кешелек гаиләсен ресторанга алып бара һәм: «Балалар, бүген безнең табышканга, кавышкан­га 25 ел», – дип әйтеп куя. Көмеш туй­ларын әнә шулай билгеләп үтәләр.


Студент гаиләсе


«Студент чакта гаилә коруның үз плюслары бар, – дип санап китә гаилә башлыгы. – Укырга бергә ба­рабыз, кайтабыз, дәрес програм­масын бергәләп үзләштерәбез. Аның да җаен таптык – Гөлнара белән әсәрләрне бүлешеп укыйбыз да аннан фикер алышабыз. Кыен ягы да бар – ир кеше гаилә корырга уйлаган икән, ул гаиләсе өчен һәр яктан җавап бирә, шул исәптән матди ягын да кайгыртырга тиеш. Гаиләсен тиешле югарылыкта тоту өчен өстәмә эшләми булмый». Рәдиф әфәндене аңлап була – 90 нчы еллар башы бит, торгынлык заманасы. Продукция­не дә талонга гына ала торган чаклар. «Ашау-эчүгә безнең кытлык булмады анысы. Ипи белән сөттән беркайчан да өзелмәдек, – дип, дәвам итә сүзен гаилә башлыгы. – Берен­чедән, үзебез тырыштык, гел эштә идек, аннан тыш, әти-әниләребез дә булышты, без аларга бик рәхмәтле. Студент чакта ник өйләнәсез, болай да мәшәкатьле чагыгыз, дип әйтүче булмады, канәгатьсезлек белдермәделәр. Бәрәңге, итне беркайчан да сатып алмадык, онны да капчык белән генә китереп куя идек». Сүзгә Гөлнара да кушыла: «Яши башлагач та, ашыгып ялгыш адым ясамадым микән, дигән уй бөтенләй булмады. Рәдиф бер эштән дә тартынып торма­ды. Ленин стипендиясен алып укыды. Дәресләрдән кайткач, газета таратырга чыгып китә иде. Аннан егетләр белән вагоннардан капчыклар да бушатып йөрде. Бала туган вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы дәреслекләр белән эшләү бүлегенә чакырганнар иде, каршы килмәде. Анда көне буе утырасы түгел, эшен өйгә алып кайта. Яшәү шартларын яхшырту ягын уйлап яшә­де. Икенче бала тугач, тулай торакта тагын бер бүлмә алып булмас микән, диде. Анысын да бирделәр, әмма бер шарты бар иде – тулай торакта нинди дә булса эш башкарырга кирәк. Кы­енсынып тормады – ишегалды җы­ештыручы булып урнашты. Иртәнге биштә торып, тулай торак ишегалла­рын җыештыра, аннан костюмнарын киеп укырга китә, икенче, өченче эшкә чаба… «Никадәр авыр булса да, ял итәргә дә вакыт таба идек бит, спектакльләр, фильмнар карарга да йөрдек…»


1998 елда көтеп алынган өч бүл­мәле фатирга күчә Җамалетдинов­лар. «Баштарак ияләшү читенрәк булды, – диләр алар, бүген көлеп. – Коридорга чыккан саен, күршеләр чыгар төсле. Бик юксындык…»


Язманы тулысы белән биредә укый аласыз.


"Гаилә һәм мәктәп" журналы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ