Логотип Магариф уку
Цитата:

Гомер кичергәндә сайрашып

Вәсилә ханым белән “Ак калфак” оешмасының җыенында таныштык. Ике ханымның үзара сөйләшү рәвешенә карап мин аларның мишәр таифәсеннән икәнен аңлап алдым. Сүз кушкач,  чыннан да Пензадан килүләре мәгълү...

Вәсилә ханым белән “Ак калфак” оешмасының җыенында таныштык. Ике ханымның үзара сөйләшү рәвешенә карап мин аларның мишәр таифәсеннән икәнен аңлап алдым. Сүз кушкач,  чыннан да Пензадан килүләре мәгълүм булды. Вәсилә ханымның апасы Ләйлә заманында шул якларның милли әйдәманы Бәкер Акҗигитев кул астында да эшләгән, татар мәдәнияте белән азмы-күпме таныш хатын, шул төбәктә “Ак калфак”ның бүлемтеген оештыручыларның берсе. Ул, әлбәттә, Казанга чакырылгач, үзе белән бергә сеңлесен дә алып килгән.



  • Мин үзем космополит кеше, ләкин олыгайган саен милли тамырлар турында да уйлана башлыйсың икән, - диде Вәсилә, үз-үзенә гаҗәпләнгәндәй. - Әти-әни тәрбиясе эзсез югалмый.


Мондый милли-мәдәни җыеннарга кайчакта татар тормышына бернинди катнашы булмаган кешеләрнең дә килүен белгәнгә, мине иң әүвәл Вәсиләнең шәхси тормышы, нәсел-нәсәбе кызыксындырды. Мәгълүм булганча, Пенза ягында татар морзаларының токымы әле дә очрый, алар чыгышларын онытып бетермәгән. Вәсиләнең бейдҗигында да Богданова дип язылган, ә бу Бихан нәселенә тоташкан морзаларның нәсел аты. Әлбәттә, Вәсилә ханым татар әдәби телендә шактый кыенлык белән сөйләшә, әмма бит хәзер Казанның югары мөнбәрләреннән дә, әгәр дә кеше үзен татар дип сизә икән, телне белмәскә дә мөмкин, дигән сүзләр ишетелгәли башлады. Мондый мәртәбәле җыенга килгән затлы ханым чәченә уч төбе кадәр генә калфак чәнчеп куйган, бу җәһәттән шикләнмәскә мөмкин иде: ул инде үзен тәгаен татар дип сизәргә тиеш! Вәсилә Пензаның архитектура һәм төзелеш дәүләт университетында “Дизайн” кафедрасы доценты, киемнәр бизи; киләчәктә милли татар киемен камилләштерү эшенә дә тартылырга нияте юк түгел икән.


Үзе Пензада туып үссә дә, әти-әнисе авылдан, әтисе Зәкәрия Тренгулов (дөресе Терегулов – Тәңре колыннан) белән әнисе Алия ханым кызларын үзебезчә тәрбияләргә тырышкан, бала чакларында әби-бабай янында яшәргә  авылга кайтарганнар. Олы кызлары Ләйлә урыс егете Владимирга кияүгә чыккач, бигрәк тә әниләре авыр кичергән.



  • Бүтән милләт вәкилен тиң күрмәүдән түгел, нәселебез юкка чыга, дип борчылу иде ул, - ди Вәсилә. - Әти дә шаярта иде, имеш, Ләйләне урыска биреп без инде Рәсәй алдында бурычыбызны үтәдек, хәзер үзебез турында да уйларга була – син инде  үз милләтебез кешесенә чыгарсың, дип әйткәне хәтердә. Тик бит Пензада күбрәк урыслар яши, сыйныфташларның күбесе шулар, күршеләр шулар... Кеше гадәттә үз бәхетен якын-тирәдә эзли. Сыйныфташым Андрей Шестаковның миңа битараф булмавын сизми мөмкин түгел иде. Пензаның төзелеш институтында укыганда ул өйләнешергә тәкъдим дә ясап карады. Ләкин ата-ана сүзе бар бит. Әнинең елаудан кызарган күзен искә төшердем дә тәкъдимне кире кактым. Ниһаять, мине татар егетенә димләделәр. Миңа инде 22 яшь, кияүгә чыгарга вакыт. Очрашуны ул Багыш мәйданчыгына (смотровая площадка) билгеләгән иде. Аннан бөтен Пенза уч төбендәгедәй күренә. Мин, кызларга хас булганча, бераз соңга калдым. Әле дә хәтеремдә - мәйданчыкта ап-ак киемнән ул басып тора. Озын буйлы, киң җилкәле. Еракка йөзү штурманы Җиһанша Богданов... Ул шәһәрдән ерак түгел Устюза авылыннан иде. Вакыты җиткәч, улыбыз Чыңгыз туды. – Вәсиләнең күзен томан каплагандай булды. – Ләкин тормышыбыз барып чыкмады, - диде ул. - Кавышуыбызга дүрт ел дигәндә аерылыштык.

  • Ирегезнең ерак диңгезләрдә озаклап йөзүе сәбәп булдымы әллә?

  • Көнләште шул. Һәрвакыт өйдә утыруымны таләп итте. Ә минем тагын укыйсым килә, социаль баскычтан өскә күтәрелергә атлыгам. Аның исә минем карьера турында ишетәсе дә килми. Татар хатыны хуҗабикә булырга тиеш, аның карьерасы өйдә, балалар янында, дия иде мәрхүм.


Минем сораулы карашымны искәреп, ул бераз авышкан калфагын төзәтеп куйды.


-Аерылышуны бик авыр кичерде ул. Горур кеше иде, гарьчел. Аракыга хирыслашты. 53 яшендә дөньядан китеп тә барды.


Бер мәлгә сөйләшмичә утырдык. Кеше язмышын бәяләп булмый. Иң яхшысы – галиҗәнап Тәкъдиргә аткарып калдыру. Шунысы гына анык: туенган хатынның уе чәчелми гадәттә.



  • Ә Чыңгызым Казанда укыды! – диде Вәсилә, күзләре балкып китте.- Суворов училищесында. Аннары хәрби белем алуны Пензаның югары артиллерия училищесында дәвам итте, әтисе кебек офицер булды. Татар телендә яхшы сөйләшә. Бала чагында җәйне әтисенең авылында үткәрә иде. Хәзер Пензада хәрби госпитальдә эшли.


Әйе, морзалар үзләре дә сизмичә хәрби эшкә тартыла, кан тарта, мөгаен. Әле исем дә бит – Чыңгыз!



  • Андрей өйләнгән идеме соң? – дип сорадым мин.

  • Юк. Ирем белән аерылышкач, ул өйләнешү турында тәкъдимен тагын кабатлады. Тик мин ризалашмадым. Җиде елдан соң гына – ул арада мин Мәскәүдә архитектура институтында аспирантура тәмамларга өлгердем – без, ниһаять, кавыштык. Яшьлек мәхәббәте шулай көчле булып чыкты. Дүрт елдан кызыбыз Сафия туды. Мулла чакырып исем куштырдык.


“Әлбәттә, кызның исеме документка София булып теркәлгән инде,” – дип уйладым мин, мондый гаиләләрнең әхвәлен яхшы белгәнгә, тик эндәшмәдем. Үз-үзеңне алдап яшәү дә татлы була еш кына.




  • Андрей чын замана кешесе, ирегемне кысмый, эшем белән кызыксына, берәр уңышка ирешсәм, дәртләндереп җибәрә. Хатын-кызга тагын ни кирәк?


Мин җилкәмне сикерттем. Чыннан да бүтән берни дә кирәкми  шикелле.



  • Димәк, син бәхетле? – дип сорадым мин сак кына.

  • Бәхетле! – диде ул акрын гына.


 Мин аңа ышандым.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ