Логотип Магариф уку
Цитата:

Гусен Баймурзаев: «Исем кешенең язмышын билгели!»

Россия Флагы көне уңаеннан оештырылган велоузыш алдыннан таныштык без. Ярышта катнашачак 20ләп кеше төнге Казан белән хозурланырга җыелган иде. Барысы да казанлы түгел, арада читтән килүчеләр дә бар....

Россия Флагы көне уңаеннан оештырылган велоузыш алдыннан таныштык без. Ярышта катнашачак 20ләп кеше төнге Казан белән хозурланырга җыелган иде. Барысы да казанлы түгел, арада читтән килүчеләр дә бар. Шуларның берсе – Ессентуки шәһәреннән Гусен Баймурзаев. Ул әле ике атна элек кенә Казанга күченгән булган. Аның берничә ел опека органнарында, аннан соң Ессентуки санаторийләренең берсендә юрист булып эшләгәнен белгәч, редакциябезгә чакырырга булдык.


Балалар язмышы языла


Һәр кеше, билгеле бер яшькә җиткәч, үз-үзенә: «Мин бу дөньяда ни өчен яшим икән?» – дигән сорау бирә, җавапны да үзенчә таба...


Игезәк сыңарым белән Ессентуки шәһәренең Халык мәшгульлеге үзәгенә килгән көнне үк гаҗәп хәлләр булды. Үзәктә эшләүче белгеч мине исәпкә куяр өчен документларымны компьютерга кертә башлаган мизгелдә Ставрополь крае Предгорный районының балигъ булмаган балаларны карау һәм кайгырту бүлегеннән шалтыратып: “Сездә юридик белемле кеше исәптә тормыймы?» – дип сорадылар. Бу урынга мин бердәнбер кандидат булып чыктым. Хезмәт хакы 6 мең генә булса да, ризалаштым. Тәҗрибәм юк, ә һөнәрем буенча эшләргә теләк зур, шуңа 6 меңгә дә эшләргә әзер идем.


Опека органында эшләүнең үзенчәлекләре бар. Төрле кеше белән аралашасың. Берәүләр сиңа тискәре мөнәсәбәт күрсәтсә, икенчеләр ярдәмеңә бик рәхмәтле. Шулай ук кайчак бик җитди карар да кабул итәргә тиеш буласың. Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү дисеңме, караусыз калган сабыйларны балалар йортына урнаштырумы... Бу вазыйфада эшләгәндә әлеге гамәлләрнең барысын да башкарырга туры килде миңа.


Коллективыбыз зур түгел иде. Нибары өч белгеч һәм юрист. Шуңа мин документлар әзерләү белән генә шөгыльләнмәдем. Опека бүлеге белгечләре белән, урыннарга балаларның яшәү шартларын тикшерергә дә чыгарга туры килде. Судларда опека вәкиле буларак катнаштым. Рөхсәт, бәяләмә-нәтиҗә алу мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү эшләрен дә башкардым.


ДНК нәтиҗәсе


Мине иң гаҗәпләндергән очракларның берсе ДНК белән бәйле вакыйга булды. Район судына “баланың атасы түгеллеген дәгъвалау хакында” гариза бирелгән һәм бу эшкә безне – опека органын да җәлеп иттеләр. Дәгъвачы –кырык яшьләрдәге ир кеше. Хатыны белән аерылышкан һәм дүрт яшьлек кызының атасы булудан баш тарта. Янәсе, командировкаларга еш йөргән, хатыны башка ир-аттан йөккә узган булырга да мөмкин. Дәгъвачының гаризасын һәм Гаилә Кодексы нормаларын ныклап өйрәнеп судка килдем. Мин килгәндә, теге ир инде шунда, үзен суд залына чакыруларын көтеп утыра иде. Минем башта төрле сораулар бөтерелә: эш ни белән төгәлләнер, канун ягы кызның язмышына нинди мөнәсәбәттә булыр? Ә инде кызын ияртеп, бу ирнең хатыны килеп кергәч, сораулар тагын да күбәйде. Кызчыкны күрүгә үк суд карары нинди буласы ачык аңлашылды миңа, чөнки бала атасына ике тамчы су сыман охшаган иде. Тагын да гаҗәпләндергәне: ата кеше кызны күргәч тә ихлас елмайды. Бала да авызын ерды. Аннан соң әтисе аны кочагына алып сөйде.


Суд барышында дәгъвачы бала үзеннән түгеллеген, атасы булудан баш тартуын сөйләүне, үҗәтләнеп, дәвам итте. Шуңа күрә ДНК тест үткәрергә булдылар. Гәрчә мондый тест үткәрү күп акча таләп итүенә карамастан, ата кеше дә ризалашты. ДНК нәтиҗәләрен көтеп, бер ай вакыт үтеп тә китте. Чираттагы суд утырышына җыелдык. Нәтиҗәләр уңай булып, баланың бу әтинеке икәнлеге ачыклангач, дәгъвачы ир-ат шатлыгын яшерергә омтылмады да.


Аптырыйм, кайвакыт ир белән хатын үзара мөнәсәбәтләрен, шушы рәвешле, суд юлында йөреп  ачыклый. Бала да янәшәдә, барысын да күреп, ишетеп тора. Тик менә ата-ана газиз сабыйларының күңеленә нинди җәрәхәт салулары хакында, хәтта, уйлап та карамый. ДНКка тестына да акча  кызганмыйлар, гәрчә, күрер күзгә үк барысы да аңлашылса да...


Табылдык Романов


Нарасыйның “ташландык”ка әйләнүеннән дә начар хәл юк. Мин эшләгән дәвердә бер авылда шундый очрак булды: чүп савытыннан яңа туган бала тапканнар. Полиция нарасыйны хастаханәгә илткән. Мондый вакытта, закон буенча, яңа туган балага документларны опека органнары әзерли. Ә бу сабый хакында бернинди мәгълүмат та юк. Хезмәттәшләрем, ир бала булганга күрә, миңа, коллективтагы бердәнбер ир-атка, бу нарасыйга исем уйларга кушты. Дулкынландым, бик җитди карадым бу эшкә. «Приключения капитана Врунгеля» мультфильмы искә төште. Анда, сез корабны ничек атасагыз, ул шулай йөзәчәк, ди түгелме? Димәк, тормышта ярдәм итсен өчен, бу сабыйга мәшһүр кешеләрнең фамилиясен бирергә кирәк. Рус патшасы Романовтан да яхшырагын тапмадым. Исемен Руслан (төрки телдән мәгънәсе – арыслан, җанварлар патшасы) дип кушарга булдым. Шулай итеп, документлар буенча Романов Руслан исемле яңа кеше “туды”. Балага туу турында таныклык ясасыннар өчен, кирәкле мәгълүматларны ЗАГСка җибәрдек. Әлеге нарасыйны чүп савытыннан тапкан хатын баланы тәрбиягә алырга теләк белдерде. Аның үзенең дә ике малае бар иде. Романовның әти-әниле һәм ике абыйлы булуына бик сөендек без.


Бала “бүлешү бәһасе”


Ата-анасы аерылышканнан соң, балигъ булмаган балалар кем белән яшәп кала, дигән сорау туа. Безгә бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Кагыйдә буларак, бала анасы белән яшәсә, әни кеше аны әтисенә каршы котырта башлый. Яки, киресенчә, әтисе белән яшәсә – әнисенә каршы. Кайвакыт бу эшкә әби-бабай да катнашып китә. Балаларны үгетләргә бик җиңел ич, алар тиз ышанучан. Сабыйның әти-әниле гаиләдә, әгәр бу мөмкин түгел икән, әтисе белән дә, әнисе белән дә бер дәрәҗәдә аралашып үсүе гаять мөһим. Бала әтисенең дә, әнисенең дә мәхәббәтен тоярга тиеш. Әмма бала “бүлешеп” йөреп, кайбер ата-аналар аны бу бәхеттән мәхрүм итә.


Опека органында мин ел ярым эшләдем. Шушы кыска гына вакыт эчендә без, хезмәттәшләр, эшнең көннән-көн артуын күрдек. Моның яхшымы, начармы икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлап бетерә алмадым. Начарлыгы шунда: кешеләрнең социаль тормыш шартлары авырлаша, шуның белән бергә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар саны да арта бара. Яхшы ягы исә мондый: караусыз калган балаларга дәүләт күбрәк игътибар бирә башлады. Ләкин дәүләтнең активлыгы һәм игътибары кешеләрнең яшәү шартлары начарланганга күрә артты бит.


Опека органында эшләү миңа зур тормыш тәҗрибәсе бирде. Бигрәк тә гаилә тормышында һәм балалар тәрбиясендә. Гыйбрәтле хәлләрне күп күрдем. Бу тәҗрибәм “кеше ни өчен яши?” дигән сорауга үз карашымны булдырды. Тормышта  иң мөһиме – гаилә. Кеше гаиләсе өчен яши. Ата-анага хөрмәт, игътибар күрсәтү, ир һәм хатын арасында үзара аңлашу, мәхәббәт булуы, балаңны тәрбияләү, кайгырту – тормышның иң төп мәгънәсе менә шулар.


ГМ-инфо


Ата-аналар үз балаларыннан баш тарткан өчен аларга бернинди дә җаваплылык каралмаган. РФ ҖКның 156нчы маддәсендә әйтелгәнчә, ата-ана балигъ булмаган баласын тәрбияләгәндә үз бурычларын тиешенчә башкармаса, җавапка тартыла ала. РФ ҖКның 125нче маддәсенә туры килгән очракларда яки баланы куркыныч астына куйганда җәзадан качып булмый. Гаепләнүче аңлы рәвештә бу адымга бара икән, аны 80 мең сум, яки 6 ай эчендә кергән кереме күләмендә штраф; яисә 360 сәгатьлек, яки 1 елга кадәр мәҗбүри эшләтү; яисә 3 айдан бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ