Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәргә яшьтән өйрән

(Өстәмә белем бирү системасында кече яшьтәге мәктәп укучылары белән дәрестән тыш танып-белү эшчәнлеге программасы)Гөлнур СИМАКОВА, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең I квалификация категорияле башл...

(Өстәмә белем бирү системасында кече яшьтәге мәктәп укучылары белән дәрестән тыш танып-белү эшчәнлеге программасы)


Гөлнур СИМАКОВА, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Фәнил СИМАКОВ, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы“Һөнәр белү - яхшыга” исемле дәрестән тыш эшчәнлек программасы Икенче буын Дәүләт стандартлары нигезендә иҗади фикерләүче, һәрвакыт үз белемен күтәрүгә ихтыяҗы булган, белгәннәрен көндәлек тормышта кулланырга сәләтле шәхес тәрбияләү, профильле укыту концепциясен тормышка ашыру принципларын күздә тотып төзелгән. Дәрестән тыш эшчәнлек XXI гасыр мәктәбендә башлангыч класслардан ук укучыларны заман таләп иткән эшлекле шәхес итеп тәрбияләргә, һөнәр сайлауга әзерләргә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең әһәмиятен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар фольклорыннан татар халкы һөнәрләрен барлау, әдәби әсәрләр аша төрле профессия кешеләре белән танышу, “Туган якны өйрәнү” музее материалларын өйрәнү, һөнәрләрнең тарихын барлау, һөнәри бәйрәмнәрне шушы профессия кешеләре катнашында үткәрү укучыларда тирән кызыксыну уята. Хезмәт урыннарына ясалган экскурсияләр, төрле һөнәр кешеләре белән очрашулар укучыга кече яшьтән үк үзенә ошаган һөнәрне сайларга, үз алдына максат куеп укырга һәм шөгыльләнергә ярдәм итә.
Программада гамәли эшчәнлеккә киң урын бирелә. Тема буенча эзләнүләр, иҗади һәм практик эшләр, мәктәп музеенда “Туган авылым һөнәрчеләре”, “Әбиләр һөнәре”, “Бабайлар һөнәре” проектлары өстендә эш, презентацияләр һ.б әнә шундыйлардан.
Замана бүген шәхеснең индивидуаль булуын, дөрес, мәгънәле, бай яшәвен тели. Хөкүмәтебез үз эшләрен ачучыларга, башлаучыларга төрле юллар белән ярдәм итә. Шуңа да карамастан, гади һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләр саны кимегәннән кими бара. “Һөнәргә яшьтән өйрән” программасы башлангыч класслардан ук укучыларны һөнәргә өйрәтү, хезмәтнең кеше тормышындагы әһәмиятен төшендерү, һәртөрле һөнәр иясенең дә мактауга лаек икәнен аңлату максатыннан төзелде.
Тәкъдим ителә торган программа татар балалар фольклоры, әдәби әсәрләр, үткәннәрне чагылдырган музей материаллары, әти–әни һәм буыннар арасындагы бәйләнеш аша балаларда гади хезмәт кешесенә, нәсел, гаилә әгъзалары һөнәрләренә ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияләүне, укучыларны алга таба һөнәр сайлаганда югалып калмыйча, үзенә ошаган, үзе булдыра алган һөнәрне сайлауга әзерләүне күздә тота. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку,технология, әйләнә-тирә һ.б. фәннәр зур роль уйный. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа. Укучылар эзләнү проектлары, иҗади биремнәр үтәп, яңа материалны аңлап кулланырга, уйлап табарга, бер-берсенә ярдәм итәргә, кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен билгеләргә өйрәнәләр. Әлеге программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул һөнәрләр турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә ала.
Программаның максат-бурычлары:
1. Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату.
2. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү, шәхеснең төрле яклап камилләшүе өчен шартлар тудыру, конкурентлыкка сәләтле белемле, әхлаклы шәхес тәрбияләү.
3. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
4. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем–мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
5. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү.
6. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти–әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
7. Танып–белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
8. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.
Программаның нигезенә салынган төп педагогик принциплар:
• белем һәм тәрбия бирүнең бердәмлеге;
• күргәзмәлелек;
• баланың үз кызыксынуларына таянып өйрәтү;
• өйрәнү процессында һәр баланың үз мөмкинлегеннән чыгып катнашуы;
• гуманлылылык.
Эшчәнлекнең формалары:
• әңгәмәләр;
• рольле, хәрәкәтле, халкыбызның җырлы–биюле уеннары;
• сәхнәләштерелгән әкиятләр;
• китап укучылар конференциясе;
• анкеталар, тестлар;
• бәйрәмнәр, экскурсияләр, очрашулар.
Әлеге программа түбәндәге универсаль уку гамәлләрен (УУГ) тормышка ашыруны күз алдында тота:
Шәхси УУГ баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлгән.
Регулятив УУГ танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.
Танып-белү УУГ тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
Коммуникатив УУГ хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Укучылар белергә тиеш:
• һөнәрләр турында күп мәгълүмат;
• әби-бабай, әти-әниләренең һөнәрләрен, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнлекләрен;
• профессияләрнең үзенчәлекләрен, аларның җәмгыятькә кирәклеген;
• үзләренең нинди һөнәрләргә сәләтлелекләрен;
• һөнәри бәйрәмнәр һәм аларның кыскача тарихын;
• һөнәр буенча проект эшләре.
Укучылар булдыра алырга тиеш:
• коммуникатив компетентлык;
• акыллы, игелекле, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;
• әхлаклы, гадел; зирәк, тапкыр; тату, дус; җитез, өлгер, кыю; физик яктан сәламәт;
• мөстәкыйль;
• тема буенча кирәкле материалларны эзләп табу һәм сайлап алу, аның модельләре белән эшләргә сәләтлелек;
• гамәли шөгыль өчен реквизит әзерләүдә катнашу;
• өйрәнгән материалны “аудитория” алдында күрсәтү кагыйдәләрен, кирәк вакытта туплаган белемнәрне куллану күнекмәсе;
• төрле иҗтимагый рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.
Эшчәнлек нәтиҗәләренә бәя бирү
Белем һәм күнекмәләрне бәяләү әлеге программа үтәлү чорында тормышка ашырыла, чөнки һәр бала үз эшенә тиешле вакытта тиешле бәяне алырга хокуклы. Бәяләү төрле формада булырга мөмкин. Укучылар белән бәйгеләр уздыру, кичә-бәйрәмнәр үткәрү отышлы санала. Алар барышында төрле номинацияләр билгеләргә, сәләтеннән, мөмкинлегеннән чыгып, һәр баланың эшен игътибар үзәгендә тотарга була. Төсле шарлар, флажоклар, медальоннар, төрле формадагы геометрик фигуралар рәвешендә алынган бәяләр кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен әһәмиятле санала. Шулай ук мондый чараларны әти-әни, әби-бабай, өлкән сыйныф укучылары катнашында үткәрү дә отышлы. Төркемнәрдә эшләгәндә дә укучылар тиешле бәяне ала алалар.
Программа шулай ук үзбәягә дә урын бирә. Кече яшьтәге мәктәп укучысына үзен коллективта табу, иптәшләре арасында үз урынын билгеләү һәм күрсәтү буенча үзбәянең роле зур. Үзбәя оялчан, үз эченә бикләнгән укучыны да “уятырга” сәләтле.
Тәкъдим ителгән программа үзенең күпкырлылыгы белән үзенчәлекле. Ул танып-белү юнәлешендә тәкъдим ителә, ләкин татар балалар фольклорын өйрәнүне, җыр-бию, актерлык сәләтен үстерүне дә, гомуми белем һәм күнекмәләр үзләштерүне дә күздә тота.
Программа атнага 1 сәгать, елга I сыйныфта – 33, II - IV сыйныфларда 34 сәгать исәбеннән төзелде.


I сыйныф

















































































































































































Бүлек


 



Тематик бүленеш



Эш төрләре



Сәгать саны



 



Эшчәнлекнең төре



г


о


м


у


м


и



т


е


о


р


и


я



п


р


а


к


т


и


к


а


1I. Кереш дәресБалалар фольклоры, аның әһәмияте, килеп чыгышыБалалар фольклоры турында төшенчә бирү, әһәмиятен аңлату, балалар бакчасында өйрәнгәннәрне искә төшерү.11Әңгәмә
2,3II. Бишек җырларыБишек җырларыБишек җырлары турында сөйләшү, аларның үзенчәлекәрен аңлату. Әти-әниләр ярдәме белән бишек җырларын туплау, кайберләрен өйрәнү, эшкә өнди торган, һөнәр ияләрен атаган бишек җырларын аеру.21

1


Эзләнү, әңгәмә
4“Үс–үс иттерү”, “Бала биетү” уеннарыКечкенә әсәрләрне яттан өйрәнү; һөнәр атамаларын табып, дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру; истә калдыру, эчтәлеген, мәгънәләрен аңлату.11Әңгәмә, уен
5“Мин кечкенә вакытта...”Рольгә кереп, “бәби” карау (төрү, киендерү) буенча ярышлар.1

1


Ярыш (рольле уен)
6III. Уеннар  Бармак уеннарыБерничә варианттагы уеннарны өйрәнеп, бармакларга исемнәр кушу, эшләр йөкләү, рольгә кереп уйнау, эш кораллары турында сөйләшү, эш кораллары турында табышмаклар туплау.1

1


Әңгәмә-рольле уен, төркемнәрдә эш: әниләр куллана, әтиләр эшли торган кораллар турында табышмаклар туплау
7-8Зиһен сынаш уеннары: “Ашханә”, “Почта”Уеннарны өйрәнү, уйнау, ашханә һәм почтада эшләүчеләрнең нинди һөнәр ияләре булуларын ачыклау, атамаларын истә калдыру, бу һөнәрләр турында төшенчә бирү, әлеге  темаларга сюжетлы рәсемнәр эзләү.21

1


Әңгәмә, уен, эзләнү
9-11Хәрәкәтле уеннар:“Карга килә – казан аса...”, “Самавыр”, “Җиләк җыям, как коям...”Ризык әзерләүгә, аны пешерүгә бәйле уеннарны өйрәнү, пешекче һөнәре турында әңгәмә, бәрәңге ризыгын пешерүнең төрле юлларын эзләү. “Мин әнигә булышам” темасына рәсем ясау.31

2


Әңгәмә, рольле уен, эзләнү
12“Энә, җеп, төен” уеныУенны өйрәнү, уйнап карау; тегүче һөнәре турында әңгәмә, сәдәф тагарга өйрәнү.1

1


Әңгәмә, рольле уен, гамәли эш
13,14“Итче белән сарыклар, “Буяу сатыш”,“Чүлмәк сатыш” уеннарыСатучы һөнәрен күрсәткән уеннарны өйрәнү, төркемнәргә бүленеп уйнап карау, фотога төшү; кибеттәге сатучылар эше белән танышу өчен, экскурсиягә бару.3

3


Рольле уен, әңгәмә, экскурсия
15“Курчак” уеныТөркемнәргә бүленеп уйнау, һәр рольгә иҗади якын килү. Тәрбияче, укытучы һөнәрләре турында сөйләшү. “Минем укытучым (тәрбиячем)” темасына рәсем ясау.1

1


Уен, әңгәмә, гамәли эш
16,17”Яшелчәләр”, “Кәбестә” уеннарыӘниләр белән берлектә уен өчен киемнәр әзерләү. Бакчачы һөнәре белән танышу. “Җәй көне бакчада” дигән хикәя төзеп сөйләү.2

2


Презентация, гамәли эш
18-20“Бүрәнә өстендә көрәш”, “Кәшәкә”, “Шар сугу”, “Атака” уеннарыСпорт белән бәйле уеннарны өйрәнеп, спортчы һөнәре турында фикер алышу. 2013 елгы Универсиада, 2015 елда Казанда үтәчәк су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында сөйләшү, видеоязмалар карау, тест эшләү.31

2


Уен, әңгәмә,тест
21-26Җырлы–биюле уеннар“Күрсәт әле, Габдулла”, “Ак калач”, “Дуслар, тары чәчтек без” (2 вариантта),“Каравылчы”,“Кунаклар”,“Кәрия-Зәкәрия” уеннарыВидеоязмадан авыл хуҗалыгындагы һөнәрләрне атаган җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру; игенче, ипи пешерүче, каравылчы, җырчы, биюче һөнәрләре турында сөйләшү, видеосюжетлар карау. Бу һөнәр ияләре белән бәйле рәсемнәрне туплау, буклет ясау.51

4


Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү
27-29Сюжетлы уеннар:“Хат ташучы”, “Укытучылык”, (3 вариантта), “Көтүче”Уеннарның тәртибе белән танышу, кагыйдәләрне төгәл үтәп уйнауга ирешү; хат ташучы, укытучы, көтүче һөнәрләре турында сөйләшү; әти–әниләр белән берлектә җәй көне көтү көткәндә төшкән фотоларны туплап, “Мин нәни көтүче” исемле газета ясау.31

2


Эзләнү, әңгәмә, уен
30-31“Очты-очты”,“Убырлы себеркесе” уеннары.Уеннарны өйрәнү, уйнап карау, бу уеннарга бәйле һөнәрне эзләп табу, очучы һөнәре турында сөйләшү.1

1


Күзәтү, әңгәмә, эзләнү
32IV.Проект эше“Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак” проекты өстендә эшӘти-әниләр белән берлектә, гаиләдә, урамда, мәктәптә уйнаган уеннарның фотосурәтләрен туплап, презентацияләр ясау, һөнәрләр турында мәкальләр табу.2

2


Эзләнү, проект төзү, аны яклау, укучыларның эшләрен бәяләү
33“Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәмеЕл дәвамында өйрәнгәннәрне искә төшереп, бәйрәмгә әзерләнү, проектларны тәкъдир итү2

2


Бәйрәм

 

II сыйныф























































































































































































































Бүлек



Тема



Эшнең эчтәлеге



Сәгать саны



Эшчәнлекнең төре



г


о


м


у


м


и



т


е


о


р


и


я



п


р


а


к


т


и


к


а


1I. Кереш дәрес“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”I сыйныфта үткәннәрне искә төшерү, максат, эшләнәсе эшләр белән танышу, төрле һөнәрләр турында мәкальләр туплауны дәвам итү, китапчыклар ясый башлау11Эзләнү, системалаштыру.
2-4II. Әкиятләрдәһөнәр темасы Татар халык әкиятләреТатар халык әкиятләре арасыннан һөнәрләр турындагысын эзләп табу, әкиятләрне йөгерек уку, эчтәлекләре буенча фикер алышу, аларда сөйләнелгән һөнәрләрне табу, кеше тормышындагы әһәмиятләрен билгеләү, рольләр бүлешеп, уйнап карау (“Үги кыз”, “Өч кыз”, “Аю белән бабай”)

3


12Эзләнү, сәнгатьле уку, әңгәмә, рольле уен
5-7А.Алиш әкиятләреАлиш әкиятләре арасыннан һөнәр турындагыларын табу, сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлекләре буенча әңгәмә кору, төркемнәргә бүленеп, әкиятләрдәге һөнәрләрне рәсемдә чагылдыру (“Ялкаулык хурлык , тырышлык зурлык” әкияте; “Нечкәбил” әкиятендә бал кортларының тынгысыз хезмәте;“Куян кызы” әкиятендә ветеринар һөнәре

3



3


Эзләнү, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш, тест
8,9Игелекле һөнәр ияләреРайондашыбыз Г.Шакировның районыбыз ветеринарларына багышлап чыгарган “Онытмаска иде...” китабы белән танышу, анннан үзебезнең авылда озак еллар ветеринар булып эшләгән кешеләрне табу. Авыл тормышында бик кирәкле булган әлеге һөнәр белән якыннан танышу өчен, ветпунктка экскурсиягә бару

2



2


Очрашу, презентация, әңгәмә, экскурсия
10,11III. Һөнәрләрне чагылдырган хикәяләр А.Алиш хикәяләре: “Эшче абый”, “Уңышсыз рәсем”Хикәяләрне уку, бергәләп анализлау, “Эшче абыйның эше нидән гыйбарәт?” эзләнү эше, рәссам һөнәре турында әңгәмә

2


2Йөгерек уку, эзләнү, әңгәмә
12“Картиналар галереясе”ндә кунактаРеспубликабыз рәссамнары картиналарын табып, күргәзмә ясау, интернет ресурсларны файдаланып, картиналар галереясенә экскурсия http://izo-museum.ru/

1



1


Эзләнү, виртуаль экскурсия
13,14Һөнәр белү - яхшыгаӘти-әниләр белән бергәләп проект эшенә әзерлек: курчак театры өчен декорацияләр ясу

2



2


Практик эш
15Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә малайның һөнәреКурай уен коралы белән танышу, музыкант һөнәре, “Татар халык уен кораллары” презентациясе, “Уен коралын таныйсыңмы?” уен-ярышы

1



1


Презентация,уен-ярыш
16Һөнәр – гомер юлдашыЮ.Әхмәтҗановның “Хезмәтем – җан рәхәте” китабын презентцияләү, өзекләр уку, нинди һөнәр турында сүз барганын ачыклау, авторның “Татар халык ашлары” китаплары күргәзмәсе http://tt.wikipedia.org/.

1



1


Презентация, әңгәмә, күргәзмә
17“Тәмлетамак” бәйрәмеӘниләр белән бергәләп, ризыклар әзерләү, өстәл бизәү, кунаклар каршылау, татар халкына хас булган кунакчыллык сыйфатларына өйрәтү

1



1


Практик эш
18“Минем әнием -тегүче” (М.Сабиров)Хикәяне сәнгатьле уку, нинди һөнәр турында сүз барганын ачыклау

1



1


Әңгәмә
19,20“Курчакка бит күлмәк кирәк, яулык кирәк башына...”Әти-әниләр белән берлектә курчак театры өчен курчаклар ясау, аларга күлмәкләр тегү

2


2Практик эш.
21IV.Шагыйрьләр - һөнәрләр турында. “ Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ф.Яруллин)Шигырь белән танышу, сәнгатьле уку, җырын тыңлау, укытучы профессиясе турында сөйләшү, укытучыларга бүләк ясау (аппликация)

1



1


Әңгәмә. Сәнгатьле уку. Практик эш.
22,23 “Умартачы әтием” (Мөбәрәк Галиев)Шигырь белән танышу, умартачы һөнәре, аның үзенчәлекләре, кешеләргә һәм әйләнә–тирәгә файдасы. “Безнең авылыбыздагы умартачылар”: авылда яшәүче умартачыларны эзләү, алар белән әңгәмә кору, умартачылык серләре, кортлар белән булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләшү2

1



1


Индивидуаль эш, эзләнү, әңгәмә.
24“Шофер” (И Юзеев)Шофер һөнәре турында сөйләшү, шигырьне сәнгатьле уку. Иҗади бирем - “Шофер абыйга әйтер сүзем”

1



1


Әңгәмә, сәнгатьле уку, иҗади эш.
25“Гармунчы” (Г. Зәйнәшева)Шигырь белән танышу, “Авылым гармунчылары” дигән видеосюжет карау, гармунга “5”ле, “7”ле уеннарын өйрәнү

1



1


Әңгәмә, биюле уеннар.
26“Мәдәният хезмәткәренә”(Ә. Низамова)Авылдаш язучының шул исемдәге шигырен уку, мәдәният хезмәткәрләре, артист һөнәре турында сөйләшү. Мәдәният хезмәткәре Әлфирә апа белән очрашып, әңгәмә үткәрү

1



1


Әңгәмә, очрашу
27,28“Чайкала иген кырлары”Игенче һөнәре, аның әһәмиятлелеге, изгелеге турында фикер алышу, Ә.Низамованың “Җир улы” шигыре белән танышу, “Мин игенче нәселеннән” эзләнү эше (нәселдәге игенчеләрне барлау). Буклет ясау, тест эшләү

2


11Эңгәмә, эзләнү, тест
29Авыл хуҗалыгында кирәкле һөнәрләрФермада экскурсиядә булу, анда нинди һөнәр ияләре эшләгәнен белү

1



1


Экскурсия
 33-33V. Проект эше“Һөнәрле әтәч” әкиятеГ. Мусинаның “Һөнәрле әтәч” әкиятен уку, драмалаштыру, рольләр бүлү, курчак театры итеп куярга әзерләнү

4



4


Әти-әниләр ярдәмендә курчакларны тегеп бетерү, рольләрне өйрәнү
34“Һөнәрле әтәч” курчак театры“Һөнәрле әтәч” курчак театрын сәхнәгә кую

1



1


Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау

 

III сыйныф
































































































































































































































Бүлек


 



Тема



Эшнең эчтәлеге



Сәгать саны



Эшчәнлекнең төре



г


о


м


у


м


и



т


е


о


р


и


я



п


р


а


к


т


и


к


а


1I. Кереш дәресТуган авылым тарихыАвылыбызның үткәне белән танышу, Исәнбай урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее”на экскурсия

1



1


Әңгәмә, экскурсия
2-4II.Борынгы заман һөнәрләреТуган авылым һөнәрчеләре турында материаллар җыйнауИсәнбай авылы кешеләре нинди һөнәрләрне үз иткәннәрен өйрәнү Төрле экспонатлар, кулъязмалар, фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары туплау. Авыл кешеләре белән аралашу312Әңгәмә, эзләнү-тикшеренү
5-7Әбиләребез һөнәрләреӘби-бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү. Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал, күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. туплау, алар турында өйрәнү. Тупланган материалларны эзлекле тәртипкә китерү, әбиләребез шөгыльләнгән һөнәрләрне сайлап алып, төркемләү, буклет ясый башлау

3


3Эзләнү-тикшеренү, презентация, практик эш
8-9Алтын куллы бабаларыбызБуклет ясауны дәвам итү, җыелган материалларны эзгә салу22Эзләнү, әңгәмә, практик эш
10Кулдан ясалган эш коралларыБабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? Эш коралларын җыйнау

1



1


Әңгәмә, эзләнү
11“Бизәкләре бигрәк чын кебек”Агачтан чокып, бизәкләп төрле әйберләр ясаучы Хәтәм бабайга кунакка бару, остаханәсе белән танышу

1



1


Экскурсия
12Кулдан ясалган борынгы бизәнү әйберләреМузей материалларын файдаланып, элекке вакытта безнең авылыбыз хатын-кызлары тагып йөргән бизәнү әйберләрен өйрәнү

1


1Эзләнү-презентация.
13,14Остаханә - осталар илеБеләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча бизәнү әйберләрен әти-әниләр белән берлектә ясап карау, тест эшләү

2



2


Практик эш, тест.
15“Хезмәт сөйгән халык, дан-хөрмәткә лаек”Кул эшенә оста әби-бабайлар белән очрашу, аларның фикерәрен тыңлау, эшләгән эшәрен карау

1



1


Бәйрәм-очрашу
16III.Хәзерге заман һөнәрләреӘнием сайлаган һөнәрӘниләрнең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын тикшерү, өйрәнү, фикерләрен язып алу

1


1Эзләнү-тикшеренү
17,18Кешеләрне шатландыру - үзе бәхетТатарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек. Кече эшмәкәрлек турында өйрәнү. Кибеттә эшләүче, һәрдаим кешеләр белән аралашучы сатучы һөнәре белән танышу.

2


1

1


Экскурсия
19“Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”Әтиләрнең кайда, кем булып эшләүләрен өйрәнү. Ни өчен бу һөнәрне сайлауларын белү

1



1


Эзләнү-тикшеренү
20“Минем әтием - төзүче”Кирпеч заводына экскурсия

1



1


Экскурсия
21-22Яратмаган эш авыр булаӘти-әниләрнең һөнәрләрен өйрәнү нәтиҗәләре. Алар буенча китапчыклар ясау, конференциягә чыгышлар әзерләү

2



2


Конференция-презентация
23Хезмәт династияләреАвылыбыздагы педагоглар, врачлар, ветеринарлар династиясе вәкилләрее белән очрашу

1



1


Очрашу
24IV.Һөнәр белү артык түгелЭшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.Өлкән әби-бабайларга булышу11Тимурчылык эше
25Матурлык – туган өйдән башланаХәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау11Күргәзмә
26,27Фольгада чокып рәсем ясау серләреКечкенә картиналар әзерләү211Практик эш
28,29Тактада яндырып рәсем ясау (выжигание)Ит тактасы әзерләү22Практик эш
30Күмәк эш тау күчерәӨмә үткәрү

1



1


Өмә
31-33V. Проект эшеЯрминкәгә әзерләнүАвылыбызның тырыш кешеләре, матур традицияләре үрнәгендә төрле әйберләр ясау (изделие), ярминкәгә әзерләнү

3



3


Әти-әниләр белән берлектә ярминкәгә әзерләнү
34“Ярминкәгә рәхим итегез”“Авыл көне”ндә ярминкә үткәрү Үзебез әзерләгән изделиеләрне ярминкәдә сату

1



1


Ярминкә

 

IV класс































































































































































































































Бүлек



Тема



Эшнең эчтәлеге



Сәгать саны



Эшчәнлекнең төре



г


о


м


у


м


и



т


е


о


р


и


я



п


р


а


к


т


и


к


а


1-3I. Кереш Кереш дәрес. Һөнәри бәйрәмнәр.Ел дәвамында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәрне туплау, һәр айга туры килгән бәйрәмнәрне төркемләп, “Һөнәри бәйрәмнәр календаре”н төзү, авылда яшәүчеләргә якынрак булганнарын сайлау

3



1



2


Эзләнү
4II. Август – сентябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрТөзүчеләр көнеАвылдагы кирпеч заводына барып, төзү материалларыннан иң кирәклесе булган кирпеч ясау технологиясе белән танышу, төзүчеләр белән очрашу, төзүче һөнәре турында мәгълүмат туплау

1



1


Экскурсия, очрашу
5,6Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнеУрманнар, аларны саклау турында фикер алышу. Урманчы профессиясенең әһәмияте, кирәклелеге. “Урманчы нинди булырга тиеш?”- иҗади эш

2



1



1


Әңгәмә, эзләнү, иҗади эш
7“Урман – ил байлыгы”- мини-проектУрманчылар белән очрашу, агач утырту

1



1


Практик эш
8,9Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнеАвылыбызның газ тармагында хезмәт куючылар белән очрашу

2



1



1


Эзләнү эше “Мин һәм 04” (газ куркынычсызлыгы кагыйдәләре)
10-12III. Октябрь аендагы һөнәри бәйрәмнәрУкытучылар көнеМәктәбебез укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар ясау, газета чыгару, бәйрәм әзерләү

3



3


Төркемнәрдә эш:1) открытка ясау;2) газета чыгару.3) “Бәйрәм белән, укытучым!” – балалар иртәсе
13,14Автомобиль йөртүчеләр көнеШофер һөнәре турында сөйләшү, аның нечкәлекләре, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, автомобиль йөртүче үзе өчен генә түгел, башкалар исәнлеге өчен дә җавап бирүен төшенү

2



1



1


Әңгәмә, Төркемнәрдә эш: “Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” – компьютерда презентация ясау
15Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көнеАвыл хуҗалыгы тармаклары, анда эшләүчеләр белән танышу

1



1


Экскурсия, әңгәмә
16,17IV.Ноябрь-декабрьдә һөнәри бәйрәмнәрИгенчеләр һәм терлекчеләр көнеАвыл хуҗалыгының төп тармакларыннан булган игенчелек һәм терлекчелек һөнәрләренең тарихын белү. Бүгенге көндә әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ

2



1



1


Эзләнү-тикшеренү, тәкъдир итү. “Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә”- иҗади эш
18Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнеУкучыларны эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше, җәмгыяттә тоткан урыннары. Хезмәтләренең әһәмияте белән таныштыру

1



1


Әңгәмә
19Салым органнары хезмәткәрләре көнеҺөнәрнең үзенчәлеге белән таныштыру, җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү

1



1


Әңгәмә, презентация
20Хисапчылар көнеХисапчы һөнәре белән танышу, аларның нинди сыйфатларга ия булуы, нинди фәннәрне аеруча тирән белергә тиешлекләре

1



1


Экскурсия. Җанлы әңгәмә
21Саклык банкы хезмәткәрләре көнеСаклык банкына экскурсиягә барып, банк хезмәткәре эше белән танышу

1



1


Экскурсия, җанлы әңгәмә
22Юристлар көнеЮрист һөнәре, аның мәгънәсе белән таныштыру

1



1


Презентация
2324V. Февраль- март аенда һөнәри бәйрәмнәрТеш табиблары көнеКеше сәламәтлеге сагында торучы табиблар хезмәте, аның нечкәлекләре, әти-әниләр белән берлектә кроссворд төзү, котлау открыткалары ясау.

2



1



1


Әңгәмә. эзләнү, төркемнәрдә эш, кроссворд төзү
25Мәдәният хезмәткәрләре көнеМәдәният хезмәткәрләре эше, бурычлары белән танышу, аларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекләрен белү, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу, “Мин – мәдәният хезмәткәре”- кечкенә конкурс

1



1


Әңгәмә, очрашу, конкурс
26VI. Аперель-май аендагы һөнәри бәйрәмнәрКосмонавтлар көнеКем ул космонавт. Бу һөнәрнең тарихы

1



1


Күргәзмә, әңгәмә
27Социаль өлкә хезмәткәрләре көнеАвыл җирендә бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрдән санала торган социаль өлкә хезмәткәре, өлкәннәргә булышу, игелеклелек

1



1


“Мин – социаль хезмәткәр” проекты - өлкәннәргә ярдәм итү
28Матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне“Әгерҗе хәбәрләре” һәм Яңарыш” газетасы хезмәткәренең үз һөнәрләре белән таныштыруы

1



1


Очрашу, җанлы әңгәмә
29“Мин сайлаячак һөнәр”- иҗат эше

1



1


Иҗат эше
30-33VII.Проект эше“Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык” кичәсеГаилә әгъзалары һөнәрләренә нигезләнеп, шулай ук “Гаилә көне” уңаеннан бәйрәм өчен сценарийга материаллар туплау, һөнәрләр турында иҗади эшләрне анализлау, сценарий төзү, курс дәвамында алган белемнәрне системалаштырып, йомгаклау проект эше башкару

4



2



2


Эзләнү, әңгәмә, иҗади эш, проект эше
34Һөнәрле булу – зур байлыкКурсны йомгаклау тесты эшләү

1



1


Тест


Программа эчтәлеге


I сыйныф


1 нче бүлек. Кереш дәрес Балалар фольклоры, аның әһәмияте, килеп чыгышы турында төшенчә бирү, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, һөнәрләре – 1 сәг.


2 нче бүлек. Бишек җырларының идея – эчтәлеге, төзелеше, аларның эшкә өндәүдәге роле, дөньяны танып-белүдәге әһәмияте, һөнәр ияләрен атаулары , уен функцияләре – 4 сәг.


3 нче бүлек. Уеннар Бармак уеннары, зиһен сынаш уеннары. Укучыларның акыл-зиһен үсешен, танып-белүен, хәтерен үстерүдәге әһәмияте, иҗади-логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен арттыруы. Телдәге кимчелекләрне бетерү, дөрес фикер йөртергә, уйлаган фикерен тулысынча әйтеп бетерергә өйрәтү. Хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уеннар, сюжетлы уеннар. Укучыларның үз-үзләренә ышанычын арттыру, физик яктан нык булып үсүләрен тәэмин итү, сөйләм үстерү. Эш-хәрәкәтләр ярдәмендә башкарылган сөйләмнең хәтердә ныграк калуы  – 25 сәг.


4 бүлек. Проект эше “Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак” проекты. “Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәме - 4 сәг.


II сыйныф


1 нче бүлек. Кереш дәрес Әдәби әсәрләрдә һөнәр темасы чагылышы. Фолҗклор һәм әдәби әсәрләр озшашлыгы. Халык аыз иҗаты әсәрләренең әдәби әсәргә җирлек тудыруы – 1 сәг.


2 нче бүлек. Әкиятләрдә - һөнәр темасы Әдәби әсәр буларак әкиятләр, аларның төрләре. Татар халык әкиятләре, язучылар әкиятләре. Аарда тасвирланган һөнәрләрне табу, бу һөнәр ияләренең нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белү, тормышта әһәмияте, кирәклелеге, файдасы. Иҗади сәләтне үстерүдәге әһәмияте – 8 сәг.


3 нче бүлек. Һөнәрләрне чагылдырган хикәяләр Һөнәрләрнең күптөрлелеге, үзенчәлеге, хикәяләрдә чагылыш тапкан һөнәрләрнең кеше тормышында тоткан урыны. Әдәби әсәрләрне сәнгатьле уку, ңларга өйрәнү -11 сәг.


4 нче бүлек. Шагыйрьләр- һөнәрләр турында Җырларда җырланган һөнәрләр. Укучыларда хөрмәт, ихтирам тәрбияләү - 9 сәг.


5 нче бүлек. Проект эше “Булдыклы әтәч” курчак театрын сәхнәләштереп күрсәтү – 5 сәг.


III сыйныф


1 нче бүлек. Кереш дәрес Туган авылым тарихы. Авылыбызның үткәне белән танышу. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү. – 1 сәг.


2 нче бүлек. Борынгы заман һөнәрләре Исәнбай авылы кешеләре нинди һөнәрләрне үз иткәннәрен өйрәнү. Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу. Төрле экспонатлар, кулъязмалар, фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары туплау. Авыл кешеләре белән аралашу. Әби–бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү. Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал, күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. туплау, алар турында өйрәнү. Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? Эш коралларын җыйнау - 14 сәг.


3 нче бүлек. Хәзерге заман һөнәрләре Төрле тармакларда эшләүче авылыбыз уңганнары белән очрашу. Элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү – 8 сәг.


4 нче бүлек. Һөнәр белү артык түгел Изге эшләр, миһербанлы гамәлләр кылырга өндәү, җитмеш төрле һөнәрнең кемгә дә артык булмавын төшендерү, проект эшенә әзерлек – сату өчен төрле әйберләр ясау технологиясен өйрәнү, аларны үз кулларың белән ясап карау – 7 сәг.


5 нче бүлек. Проект эше. “Ярминкәгә рәхим итегез!” – 3 сәг.


IV сыйныф


1 нче бүлек. Кереш дәрес. Ел дәвамында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәрне туплау, һәр айга туры килuoy бәйрәмнәрне төркемләп, “Һөнәри бәйрәмнәр календаре”н төзү, авылда яшәүче кешеләргә якынрак булу - 3 сәг.


2 нче бүлек. Август–сентябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр Шушы айларда билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәр, бу һөнәр ияләре турында күбрәк мәгълүмат алу, алар белән очрашып, башкарган эшләре турында сөйләшү – 6 сәг.


3 нче бүлек. Октябрь аендагы һөнәри бәйрәмнәр Укучыларга бик якын булган укытучы, шофер, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эше белән танышу, аларның хезмәтенә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, хәзерге заманда яшьләр сайларга яратмый торган профессияләрнең уңай якларын күрсәтү – 6 сәг.


4 нче бүлек. Ноябрь-декабрьдә һөнәри бәйрәмнәр Һөнәрләр турында мәгълүмат туплауны дәвам итү, укучыларда кызыксыну уяту максатыннан төрле эш формалары куллану (экскурсия, презентация, җанлы әңгәмә) – 7 сәг.


5 нче бүлек. Февраль-март аенда һөнәри бәйрәмнәр Кеше сәламәтлеге сагында торучы табиблар хезмәте, аның нечкәлекләре белән танышу, әти-әниләр белән берлектә кроссворд төзү, котлау открыткалары ясау. Мәдәният хезмәткәрләре эше, бурычлары белән танышу, аларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекләрен белү, мәдәният хезмәткәре Ә. Низамова белән очрашу - 3 сәг.


6 нчы бүлек. Аперель, май аендагы һөнәри бәйрәмнәр Космонавт һөнәренең тарихы. Авыл җирендә бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрдән саналучы социаль өлкә хезмәткәре, өлкәннәргә булышу, игелеклелек. “Әгерҗе хәбәрләре” һәм Яңарыш” газетасы хезмәткәренең үз һөнәрләре белән таныштыруы – 4 сәг.


7 нче бүлек. Проект эше “Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык” кичәсе. Гаилә әгъзалары һөнәрләренә нигезләнеп, шулай ук “Гаилә көне” уңаеннан бәйрәм өчен сценарийга материаллар туплау, һөнәрләр турында иҗади эшләрне анализлау, сценарий төзү, курс дәвамында алган белемнәрне системалаштырып, йомгаклау проект эше башкару, гомумиләштерү–йомгаклау тесты эшләү - 5 сәг.


Проект эше өчен темалар:


I сыйныф


 “Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак”


“Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәме


II сыйныф


“Һөнәрләр турында мәкальләр”


“Һөнәрле әтәч” курчак театры


III сыйныф


 “Хезмәт сөйгән халык, дан-хөрмәткә лаек”


“Ярминкәгә рәхим итегез”


IV сыйныф


 “Урман – ил байлыгы”


“Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык”


Әдәбият









 













Укытучы өчен



Укучылар өчен


Вәлиуллин М. Балачак илендә. – К., 2009

Кем ул? Нәрсә ул?  1 – 3 том. К., 1983, 1985, 1987
ФГОС Примерные программы начального общего образования. – М., 2009
ФГОС Планируемые результаты начального общего образования. – М., 2009
Хуҗиәхмәтов Ә. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – К., 2001
Ягъфәрова Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. – К.,1995
Ягъфәрова Р. Татар балалар фольклоры. –К., 1999
Ягъфәрова Р. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. Балалар фольклоры. - К., 2000Алиш А. Әкиятләр. Хикәяләр. - К.: Татар. китап нәшр.,1995
Күңел чишмәләре. Җыентык. – Ижау, 1998
Низамова Ә. Кояш исе. -  К., 2008
“Татар халык әкиятләре”. – К.,1998
Ягъфәрова Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. – К.,1995
Ягъфәров Р. Татар балалар фольклоры. –К., 1999
Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. - К., 2001

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ