Илдар Гыйльметдинов: «Киләчәктә биш яки алты фәннән мәҗбүри БДИ кертелергә мөмкин”

3 Гильмутдинов 2

Илдар Гыйльметдинов 2003 елдан бирле Россия Дәүләт Думасында Татарстанның вәкиле буларак законнар чыгару эшчәнлегендә катнаша. Узган чакырылышларда спорт өлкәсенә бәйле кануннар иҗат итүгә үз өлешен кертсә, хәзер инде ул илкүләм мәгариф сәясәтен тормышка ашыручыларның берсе. РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы, кайчандыр физика укытучысы булып эшләгән, мәктәп директоры да булган Илдар Ирек улы “Гаилә һәм мәктәп” редакциясендә узган очрашуда журналистларның сорауларына җавап бирде.

—       Илдар Ирекович, “Мәгариф турында” яңа законның гамәлгә керүенә инде 4 айдан артык. Безнең мәктәпләргә, аеруча авыл мәгарифенә аның йогынтысы турында беренче нәтиҗәләр ясарга буламы инде?

— Мәгариф законында туган телләрне өйрәнү нормаларын саклап калуны мин үземнең төп бурычым итеп күрдем. “Мәгариф турындагы” закон беренче укылышка кергәндә милли телләр буенча республикаларның хокуклары тулысынча билгеләнмәгән иде. Татарстан Дәүләт Советы тәкъдиме белән без ул нормаларны саклый алдык һәм икенче укылышта закон аларны үз эченә алды. Авыл мәктәпләренә дә яңа законның файдалы ягы бар. Билгеле бер торак пунктында яшәүче гражданнар фикерен исәпкә алмыйча һәм махсус комиссия нәтиҗәләр ясамыйча мәктәпне ябу мөмкин түгел. Моңа кадәр законда андый шартлар юк иде. Шуннан файдаланып, муниципалитетлар үзләренең карарлары белән мәктәпләрне кирәк җирдә дә, кирәкмәгәндә дә яптылар. Оптимальләштерүнең төп максаты кыскарту, акчаны янга калдыруга кайтып калмаска тиеш иде. Янәсе, мәктәп булмагач, аңа акча да түгәсе булмый. Ә бит оптимальләштерүнең төп идеясе шуннан гыйбарәт: бала кайда гына яшәмәсен, аның сыйфатлы белем алуга хокукы үтәлергә тиеш. Химия укытучысының физиканы да укытуы нормаль күренеш түгел бит инде! Кызганыч, тик безнең кечкенәрәк авылларда әнә шундый хәлләр күзәтелде. Шуңа күрә якындагы зуррак мәктәптә балага сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылырга тиеш. Баланың кечкенә авылда тууына бернинди дә гаебе юк, башкалар белән бертигез дәрәҗәдә белем алырга хокукы Конституция белән дә якланган. Сүз уңаеннан, яңа законда муниципалитетлар әле мәктәптәге балалар санына карап бирелә торган финанслардан тыш та белем учреждениесенә өстәмә акча бүлеп бирергә тулы вәкаләтләр алды. Кайбер мәгариф чиновниклары авыл укытучыларына коммуналь хезмәтләргә ташламалар бирү-бирмәүне дә җирле хакимият карамагына калдырырга теләделәр. Ләкин без бу ташламаларны федераль закон нигезендә авыл укытучыларының хокуклары итеп саклап калдыруга ирештек.

—   Укытучыларның хезмәт хаклары чыннан да сизелерлек артты. Бүген укытучы авыл җирендә иң бай кешеләрнең берсе булып санала. Ләкин бу уңай үзгәрешләр башлангыч, гомуми белем бирү йортларына гына кагылды. Ә махсус белем бирү учреждениеләре, аларда эшләүчеләр читтә калды.  Аларның моңа үпкәсе бар, бу, чыннан да, гаделсезлек. Шул ук балалар бакчасында тәрбиячеләрнең эш хаклары сизелерлек артты, ә бала караучыларга андый арту юк.

–  Бөтен организмың да авырткан очракта, дәвалануны иң авырткан җирдән башлыйсың. Монда да шулай. Аларны бер-берсенә каршы куярга ярамый. Проблемаларны бер-бер артлы хәл итәргә кирәк. 2018 елга кадәр ясалган “юл картасы” буенча тәрбиячеләргә, бер категория медицина хезмәткәрләренә, техник персоналга хезмәт хакын арттыру каралган. Әлеге исемлектә пешекчеләр, техник персонал, шәфкать туташлары да бар. Бу очракта финанслау буенча җаваплылыкны федераль үзәккә генә кайтарып калдырырга ярамый. Чыгымнарны төбәкләр үзләре дә күтәрә ала, аларда андый вәкаләтләр бар. Ләкин без аңлыйбыз, федераль үзәкнең ярдәменнән башка бу авыр булачак. Мәсәлән, федераль бюджеттан өч ел эчендә мәктәп системасына 120 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Моңа автобуслар алу, мәктәпләрне ремонтлау, әсбаплар алу, лабораторияләрне җиһазлау да керә. Моны төбәкләр эшләргә тиеш булса да, федераль үзәк аларга булышлык күрсәтә, ә регионның янда калган акча хисабына укытучыларга хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге туа. Менә быел федераль бюджеттан 50 миллиард сум балалар бакчалары төзүгә һәм балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачуга бүленеп бирелде. Татарстан шул максатларга быел 962 миллион сум акча алды. Икенче елга федераль бюджеттан тагын 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Финанслау аннан соң да булачак әле. Нәтиҗәдә, өч ел эчендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге бөтен сабыйлар балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. Төбәкләр бу программаны тормышка ашыру өчен федераль үзәк белән килешү төзи. Бюджеттан шушы акчаларны аласылары килә икән, төбәкләр балалар бакчасында эшләгәннәрнең хезмәт хакын этаплап арттыруны тәэмин итәргә тиеш. Әле безнең өстәмә белем бирү системасындагы спорт мәктәпләрендә эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары артачак, югыйсә күп кенә профессиональ тренерлар мәктәпкә физкультура укытырга китеп бардылар.

– Акча арту белем сыйфаты артуга да китерсә иде…

–  Мәктәпләрдә кемнәр эшли соң хәзер? Ни өчен бер үк фән буенча бер мәктәптә уртача БДИ баллы 50не тәшкил итә, ә күрше мәктәптә – 80? Гәрчә, тегендә дә, монда да бер үк мөмкинлекләр, бер үк методика. Күрәсең, сәбәп укытучының осталыгында һәм белемендә. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе бик нык кимеде бит. Ирләр мәктәптән бөтенләй китеп беткән иде. Педагогик вузларда башка институтка керергә баллары җитмәгән студентлар укып чыкты. Аларның бер өлеше мәктәптә гомумән эшләмәячәк, чөнки аларда мондый максат булмаган да. Бүгенге көндә безнең республикада 114 физика укытучысы һәм 144 математика укытучысы җитми. Кайдадыр физика һәм математика укытылмый дигән сүзме бу? Укытыла, ләкин анда физикадан бүтән фән  укытучылары белем бирә. Мондый хәл безне, әлбәттә, борчый. Шуңа күрә укытучыларның уртача хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш дигән таләп куелды. Татарстанда уртача хезмәт хакы 24 мең сум тәшкил итә, кайбер укытучыларның хезмәт хакы 30-35 меңне тәшкил итә. 40 мең алучылар да бар, шулар белән беррәттән 14-15 меңгә калучылар да. Уртача хезмәт хакын әнә шулай да исәпләп күрсәтәләр, ягъни монда да кимчелекләр бар. Шушы уртача хезмәт хакын бер ярым ставкага, ике ставкага тартып, шуның хисабына күтәрүчеләрне дә беләбез.

–  Мәгариф турындагы законда физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны инклюзив метод буенча укыту да каралган. Ләкин аны тулысынча үтәү бүген әле мөмкин түгел. Беренчедән, мәктәпләрне җиһазландырмыйча, пандуслар, этажара лифтлар төземичә, мәктәп инвалид баланы укытырга әзер дип әйтеп булмый. Икенчедән, мондый балаларга мәктәптә махсус белгечләр кирәк. Үзләре генә хәрәкәт итә алмаган балалар озатып йөрүчеләргә дә мохтаҗ. Ә өченчедән, хәзергә халыкның менталитеты шундый: күп кенә ата-аналар үз балаларының инвалидлар белән бергә укуын теләми, чөнки алар фикеренчә, уку процессына зыян киләчәк.

—   Законда барысы да дөрес итеп, акыллы язылган. Ләкин законның үтәлеше бездә гел проблема булып тора. Бу метод буенча укыткан мәктәпләр бар иде инде. Әлбәттә, һәрбер мәктәп моны башкара алмый. Инклюзив метод белән укытуны көчләп кертергә дә ярамый, аңа башта мәктәп тә, ата-аналар да әзер булырга тиеш. Бу мәгариф системасының зур эше. Бала белән йөри торган белгеч тә законда каралган, аның нормативлары һәм ставкалары булдырылган, акчасы да бар. Мәктәп тә инвалид балалар өчен өстәмә акча ала. Шуңа да карамастан белемле кадрлары да, методикалары да юк әле. Әмма инклюзив укыту юнәлешенә кереп киттек инде, кирегә юл юк. Без Мәскәүдә шундый мәктәпләргә йөреп карадык, сәламәт балаларга аның уңай тәрбияви йогынты ясавына инандык.  Физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның барысын да гомуми мәктәпләргә кертергә димим. Аның махсуслашкан белем йортлары да булырга тиеш.

—  “Мәгариф турында” законда ятим балаларга ташламалар калмады, ахрысы…

—  Ташламалар гарип, инвалид балалар өчен генә. Ятим балаларга юк. Ләкин аларга югары уку йортларына керү өчен бушлай әзерлек курслары оештырыла. Бер төркем депутатлар, шул исәптән, мин дә мәгариф законына ятимнәргә ташламаларны кайтару өчен төзәтмәләр әзерләдек. Ятимнәрне кайгыртуга бәйле проблемалар күп. Торак шартларын яхшыртуны көткән ятимнәр республикада 300гә якын. Елына 15-20сенә генә җитәрлек акча бүлеп бирелә. Ә бу чират елдан-ел арта тора.

—  Безнең яшьләр чит илдә укырга омтылалар. Укып кайткач исә, монда үзләренә урын таба алмыйлар. Югыйсә алар безгә файдалы булырга мөмкин. Андыйларга ничек итеп шартлар тудырырга?

—  Кайтсалар була, кайтмыйлар бит. Кире процесслар да бара. Мәсәлән, чит төбәкләрдә милләттәшләребезнең балаларын укытырлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитми. Башкортстандагы, Ульяновскидагы, Самарадагы уку йортларында татар теле бүлекләре ябылды, Мәскәү дәүләт педагогика университетында ике генә курс калды. Өч ел инде татар теле-әдәбиятыннан укырга керергә теләүче бер кеше дә юк. Чит төбәкләрдән татар яшьләрен Казанда укыту тәҗрибәсе бар. Тик алар, укуларын тәмамлагач, туган якларына кайтмыйлар, ә Казанда калу ягын карый. Чит илгә укырга нигә китәләр? Әлбәттә, яшермим, безнең югары уку йортлары бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Советлар вакытында ничек кенә мактансак та, хәзер яңа технологияләребез юк. Фәннәр Академиясен болгату шуңа да бәйле булды. Космоска оча торган аппаратларыбыз да мәтәлеп төшә башлады бит. Күз уңында тоткан галимнәребез чит илләргә китеп бетте. Дөньядагы иң алдынгы 100 югары уку йорты арасында безнең бер генә вузыбыз да юк. Шуңа күрә федераль югары уку йортларын оештырып, аларның матди хәлләре яхшыртылды. Хәзер профессор-укытучылар составын яхшырту бара. Әлбәттә, югары уку йортында 7 мең хезмәт хакына мөгаллим нәрсә өйрәтә? Шуңа күрә 2018 елга аларның да хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакы күрсәткеченнән ике тапкырга зуррак булырга тиеш. Моңа федераль бюджеттан акча каралган. Хәзер һәрбер чатта югары уку йорты эшли. Балаларны алдалау бу. Районнарда ачылган филиал ничек вуз була алсын? Тиздән мәктәпне тәмамлаучыларга караганда, вуздагы урыннар күбрәк булачак. Мәсәлән, елына 3 меңгә якын укытучы әзерләп чыгарабыз. Ә республикада елына 1200 укытучы кирәк. Калган 1800е белән нишләргә? Алар бит үзләренә башка эш эзли башлый. Шул ук вакытта математика һәм физика укытучылары җитми. Нәрсәгә дәүләт акчасын әрәм итәргә? Шулай ук башка профессияләр буенча да без һәр елны 100 миллиард сум акчаны бушка түгәбез.

—  Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда нинди үзгәрешләр көтелә?

— Киләчәктә БДИ бирәсе мәҗбүри фәннәр ике генә булмаячак. Биш-алты фәннән мәҗбүри БДИ кертелергә мөмкин, чөнки балалар хәзер башка фәннәрне укымый башладылар, шул имтихан бирәсе фәннәрне генә үзләштерәләр. Аннан соң БДИны 4-5 тапкыр бирергә мөмкинлек тудырырга телибез. Сынауга чыгарылачак бөтен сорау вариантлары имтиханга әзерләнүче укучыларга бирелергә тиеш. Комиссия составын шушы мәктәптән түгел, ә читтән билгеләргә. Бәлки, сынау алу пунктын да читтә ясарга кирәктер. Бу үзгәрешләр әле киләсе елга булмас, алар 2015-2016 уку елыннан кертелергә мөмкин. Губернаторларның эш системасын бәяләүдә дә БДИ күрсәткечләрен алабыз. Чөнки губернатор яхшы рейтингка ия булу өчен мәгариф системасын ду китерә. Мәгариф системасы – мәктәпне, мәктәп укытучыны җәфалый, ә укытучы белән ата-ана – баланы. БДИ, гомумән, мәктәптә бирелгән белемнең төп критерие булырга тиеш түгел.

— Ә БДИны туган телдә бирү мәсьәләсендә үзгәрешләр көтәргәме?

—  Укучыга үзе теләгән башка фәннәрне дә татарча бирергә мөмкинлек бирергә кирәк, дип уйлыйм. Һәрхәлдә андый хокук булырга тиеш. Ләкин, кызганычка, законда ул каралмаган. Мин моны законны кабул иткән вакытта да әйттем. Әлеге төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертергә җыенам. Булдырып булырмы, юкмы – анысы икенче мәсьәлә.

Илдар Миргалимов

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.