Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илебезнең барлык халыкларына да шушы ук бәхетне телибез»

Мантыйк буенча, кешенең туган телендә сөйләшә белүеннән дә табигыйрак хәл була аламы икән? Теоритик яктан, юк сыман. Әмма гамәлдә гел киресе. Беребезгә дә сер түгел, күп халыклар, бигрәк тә аз санлыла...

Мантыйк буенча, кешенең туган телендә сөйләшә белүеннән дә табигыйрак хәл була аламы икән? Теоритик яктан, юк сыман. Әмма гамәлдә гел киресе. Беребезгә дә сер түгел, күп халыклар, бигрәк тә аз санлылар өчен бу мантыйкый хәл күптән табигыйлеген югалтты инде. Шулай да туган телне саклау өчен көрәш тынмый. Монысы сөендерә. 21  февральдә “халыкара туган тел көне” билгеләнеп үтүе дә бу мәсьәләнең дөньякүләм әһәмиятен күрсәтә һәм әлеге проблемага игътибар арттыру кирәклегенә ишарәли.


 “Туган телдә сөйләшә алу, балаларың, оныкларың да туган телнең дәвамчылары икән күрү – зур бәхет ул. Без илебезнең барлык халыкларына да шундый бәхет телибез”, - диде Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры  Ирек Шәрипов, шушы уңайдан оештырылган бәйрәмдә. Төгәлрәге, биредә бүген “Дөнья халыклары музыкалары” дип исемләнгән зур концерт булып үтте. Анда Халыклар дуслыгы йортының үз артистлары һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының эстрада оркестры чыгыш ясады. Мондый составта концертның әле беренче тапкыр гына оештырылуы икән. Шунысын да әйтик, мондый иҗади тәҗрибә тамашачылар күңеленә хуш килде.


Концерт башланганчы янәшәмдәге тамашачы белән сүз алыштык. Ул бәйрәмнең халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылуын белгәч, “Татарча җырлар гына буламы әллә?” – дип сорап куйды. “Юк” дигән җавапны ишеткәч: “Миңа кайсы телдә булса да ошый. Үзем рус. Татар җырларын да рәхәтләнеп, яратып тыңлыйм. Чуваш, мари халкыныкын да, гомумән, күп халыкларныкын”, - диде, йөзеннән-сүзеннән зыялылык бөркелгән бу ханым. Сөйләшүебезне “һәр халыкның теле, мәдәнияте булырга тиеш” дигән уртак фикер белән тәмамладык.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ