Логотип Магариф уку
Цитата:

Илнар хәзрәт Зиннәтуллин: “Гаилә һәм мәктәп календаре”нда мәгариф һәм медицина темаларының зур урын алуы – бик тә сөенечле хәл” (ФОТО)

Хәзер педагогларга үз сайтын булдыру берни тормый. “Мәгариф” журналы редакциясе республикадагы һәр мөгаллимгә шундый мөмкинлек бирә. Бүген редакция Казандагы "Тукай клубы"нда педагоглар өчен журнал са...

Хәзер педагогларга үз сайтын булдыру берни тормый. “Мәгариф” журналы редакциясе республикадагы һәр мөгаллимгә шундый мөмкинлек бирә. Бүген редакция Казандагы "Тукай клубы"нда педагоглар өчен журнал сайты нигезендә булдырылган  менә шундый яңа социаль челтәрне тәкъдим итте дә инде. “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының тагын бер сөенечле хәбәре бар - “2016/2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре” да “табадан төшәргә” өлгергән.


Әлеге яңалыкларны тәкъдим итү чарасында шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим, язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, социаль челтәр белән бәйле проектны тормышка ашыручылар, педагоглар, студентлар катнашты.


Галимҗан Гыйльманов календарьның укучы һәм укытучылар өчен генә түгел, ата-аналарга да менә дигән бүләк булуын әйтте. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева исә мөгаллимнәр өчен аеруча сөенгән. “Яңа сайтны күргәч, үземнең дә укытучы буласым килде”, - диде ул.


“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының сайты татар интернетында 11 нче урында бүген. Редакция исә беренче унлыкта булырга тели. Даими рәвештә оештырылган онлайн бәйгеләр, журналларның электрон вариантларын булдыру һәм аларга язылу мөмкинлеге тудыру – болар барысы да журнал укучыларның мәнфәгатен кайгыртып эшләнә. “Укытучылар өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу урыны булдыру да мөгаллимнәргә эшләрендә нык ярдәм итәр”, - дип ышана “Мәгариф” журналы редакциясе директоры Илдар Миргалимов.


“Җәмгыятьнең нигезе булган ике әйбергә бездә аз игътибар бирелә. Ул да булса - мәгариф һәм медицина өлкәләре, - дип борчуын белдерде чарада катнашкан "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин. – Ә менә “Гаилә һәм мәктәп календаре”нда бу темаларның зур урын алуы – бик тә сөенечле хәл”. Календарь быел да үз укучыларын уку-укыту, бала тәрбияләү буенча киңәшләр белән генә түгел, сәламәтлек темасына кагылышлы файдалы киңәшләр, истәлекле даталар, мәкаль-әйтемнәр белән дә сөендерәчәк. Редакция шатлыгын уртаклашырга килгән Республика балалар клиник хастаханәсе табибы Илнур Закиров та редакция башлаган бу эштә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.


Тантаналы кичә күмәк рәвештә татарның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
Фоторепортаж.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ