Логотип Магариф уку
Цитата:

“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр узган уку елында китапханәдән иң күп китап алып укучылар арасыннан билгеләнде.Әлеге чара Әдәбият елы уңае...

“Иң күп китап укучы мәктәп укучысы” II республика конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр узган уку елында китапханәдән иң күп китап алып укучылар арасыннан билгеләнде.



Әлеге чара Әдәбият елы уңаеннан “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан “ЭКСМО-АСТ” нәшрияты төркеме ярдәмендә оештырылды.
Конкурсның республика этапы “Комсомольская правда” федераль басмасы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән үткәрелде. Генераль партнеры — Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.


1-4 нче сыйныф укучылары арасында Яр Чаллының 17 нче балалар китапханәсеннән - Эвелина Вахитова һәм Сергей Постнов, Чирмешән муниципаль үзәк китапханәсенең Лашман авыл китапханәсеннән Эвелина Мөхәммәтҗанова җиңү яулады.


5-11 нче сыйныф укучылары арасында - Сарман районы үзәк китапханәсенең Рантамак авыл китапханәсеннән Эльвина Закирова, Балтач районы 7 нче китапханәсеннән Илүзә Әшрәфҗанова, Яр Чаллы үзәк китапханәсенең 17 нче балалар китапханәсеннән Алия Гайсина җиңеп чыкты, дип хәбәр итә “Россия почтасы” ФДУПның “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.


"Татар-информ" МА.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ