Иң мөһиме – дөрес максат

Мәктәп системасында директор – төп кеше. Авыл мәктәбе директоры – үзе дә укытучы булып эшләгән, үз коллегаларының ихтирамын яулаган, шуның нәтиҗәсе буларак, коллектив тарафыннан да, “өстәгеләр” тарафыннан да яклау тапкан җитәкче. Мин үзем дә – хәзер эшли торган мәктәбемнең элеккеге укучысы. Бу авыл һәм мәктәпнең проблемалары миңа бик яхшы таныш. Әлеге факт исә минем хезмәтемә тагын да күбрәк җаваплылык өсти.

Авыл директоры һәрвакыт җирле халыкның ныклы контроле астында. Кечкенә генә ялгышыңны да күреп алалар. Җитмәсә, төрледән-төрле “надзорный” оешмалар әле планлы рәвештә, әле планнан тыш тикшереп кенә торалар. Югыйсә, яңа уку елына бит инде мәктәпнең әзерлеген вәкаләтле комиссия карап, үз карарын чыгара иде. Ел дәвамында күзәтче оешмалар мәктәпләргә эзләрен “суытмыйлар”. Әгәр дә җитәкченең намусы чиста, коллектив белән мөгамәләсе яхшы икән, авыл халкы да аңа булган хөрмәтен яшерми: баланы укытуда дисеңме, гаилә тормышында һәм башка проблемалар дисеңме – барысы да киңәш сорап киләләр.

Җитәкче буларак мин үз алдыма, иң беренче итеп, аңлаешлы һәм ачык максат куям. Мин нәрсә эшләргә тиеш? Мәктәбем балалар белән тулы. Аларга уңайлы һәм җайлы мохит булдыру, укучыларым һәм укытучыларым үз мөмкинлекләрен тулы күләмдә куллансын, планнарын тормышка ашырсын, яхшы нәтиҗәләр күрсәтсен өчен мин тиешле шартлар тудырырга тиешмен. Стратегик максатлар билгеләсәм дә, ни теләгәнемне ялгызым гына тормышка ашыра алмыйм. Мин бары тик коллегалар белән берлектә генә куелган максатка ирешә алам. Моның өчен хезмәттәшләрем дә минем максатны үз итәргә, миңа ышанырга, артымнан ияреп барырга әзер икәнлекләрен белдерергә тиеш. Димәк, миңа аларның профессиональ һәм шәхси ихтыяҗларын белү зарур. Аларның мотивлары нинди? Нинди каршылыкларга очрыйлар һәм аларны ничек итеп җиңеп чыгалар? Менә шушы сорауларга җавапны белергә тиешмен.

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып педагогларны 4 төркемгә бүлер идем. Беренче – “телиләр һәм булдыралар”. Алар – минем ярдәмчеләрем, терәгем, фикердәшләрем. Икенче төркем – “телиләр, ләкин булдыра алмыйлар”. Җитәкче бу очракта, булдыра алмасалар – өйрәтәбез, дигән девиз белән эшли. Алар – минем резерв. Өченче төркем – “булдыралар, ләкин теләмиләр”. Кагыйдә буларак, алар көчле педагоглар, җитәкче аларны үз ягына авыштырырга тиеш, ягъни аерым-аерым йолдызлардан бер төркем йолдызлык булдырырга кирәк. Монда психолог осталыгы һәм тәҗрибә сорала. Ниһаять, дүртенче төркем – “булдыра алмыйлар һәм теләмиләр дә”. Андый хезмәткәрләрдән бер дә кызганмыйча котылырга кирәк.

Мәктәпләрнең эшчәнлеген бәяләү максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль районнарның һәм мәктәпләрнең рейтингын булдырды. Ул БДИ, бөтенроссия олимпиадалары, конкурслар һәм башка күрсәткечләргә нигезләнгән. Ел дәвамында мәктәп коллективы бу эштә актив катнашырга тиеш. Миңа калса, бөтен мәктәпләрне дә бер иләктән иләү дөреслеккә хилафлык китерә, чөнки һәр мәктәпнең үз мөмкинлекләре: укучылар контингенты, кадрлар мәсьәләсе. Укытучының төп бурычы – балага белем алуда ярдәм итү, аның сәләтен ачу, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү. Мин аңлыйм: укытучы үз шәкертләре белән үзе теләгән конкурста, фән олимпиадасында, фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Ә инде андый чараларның саны артыннан куа башласа, нәтиҗә нинди булыр иде икән?

Югарыда үземне борчый торган кайбер мәсьәләләргә тукталдым, шулай да үзем оптимистик рухта эшләргә һәм яшәргә тырышам. Мәктәбебезнең рус теле, математика һәм башка фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре районның уртача күрсәткечләреннән югарырак. Безнең укучыларыбыз республиканың төрле югары уку йортларына керәләр һәм аларны уңышлы гына тәмамлыйлар. Мин ышанам, нинди генә проблемалар булса да, авыл укытучыларының җаваплы эшен дәүләтебез күрәчәк һәм югары бәяләчәк, чөнки без илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялибез, илнең киләчәге бездән тора.

Нәкыйф СӘЛӘХИЕВ,

Балык Бистәсе районы Котлы-Бүкәш урта мәктәбе директоры.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.