Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы мәктәп ашханәсе» – Әгерҗедә

Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, Әгерҗенең 3нче мәктәбеендә беренче урын яулады.Бәйгедә 17 районнан 27 мәктәп ашханәсе катнашкан. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сули...

Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, Әгерҗенең 3нче мәктәбеендә беренче урын яулады.


Бәйгедә 17 районнан 27 мәктәп ашханәсе катнашкан. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендәге жюри бәяне төрле критерийлар буенча куйган. Мәсәлән, ризыкның тышкы күренеше, туклыклылыгы; аның бәясе, куркынычсызлыгы; төшке аш залының, азык блогының эстетик халәте; сәламәт туклану принципларын саклау; идеяләрнең үзенчәлеге һәм башкалар.


3нче мәктәпнең ашханә буенча ясалган презентациясе иң югары балл җыя. Анда кайнар иртәнге һәм төшке ашларны әзерләү мизгелләрен шигырьләр, матур фотосурәтләр белән баетып күрсәтәләр.


Гомумән, 3нче мәктәп ашханәсендә биш оста эшли. Болар – өлкән пешекче Лилия Лукьянченко, пешекчеләр Елена Яковлева һәм Гөлфидә Мингалиева, ашханә хезмәткәрләре Светлана Кошкина һәм Ксения Егорова, диелгән район хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ