Логотип Магариф уку
Цитата:

Инклюзив белем бирәбез

Гади гомумбелем бирү мәктәпләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту проблемасы гаять кискен тора. Чөнки өй шартларында белем бирү генә язмыш тарафыннан кимсетелгән баланы җәмгыятькә тулыс...

Гади гомумбелем бирү мәктәпләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту проблемасы гаять кискен тора. Чөнки өй шартларында белем бирү генә язмыш тарафыннан кимсетелгән баланы җәмгыятькә тулысынча яраклаштырып бетерә алмый,  мондый төр укытуның сыйфаты да  камилләштерүне таләп итә. Моннан тыш, әлегедәй балалар әйләнә-тирәдәгеләрнең һәм, гомумән, җәмгыятьнең үзләренә карата гуманлы мөнәсәбәтенә бик тә мохтаҗ. Менә шуңа да безнең мәктәп коллективы үз тәҗрибәсендә  гомуми белем бирү мәктәбе шартларында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту буенча инклюзив белем бирү моделе оештыру программасын тормышка ашыруның актуальлеген дәлилләде.


АЙНУР  БӘХЕТЕ


2011  елның август аенда Мамадышта уздырылган «Шәһәр көне» бәйрәмендә  ике инвалид бала, бөтен халыкны шаккатырып,  коляскада вальс биеде. Шушы көннән алар минем күз алдымнан китмәде, аларга, ничектер, булышасым килде. Шәһәребездә уңай мохит белән яңа мәктәп бинасы төзелә башлау белән мондый балалар шушында белем алырга тиеш, дип уйладым. Шушы уйларым белән әлеге балаларның өйләренә барып, әти-әниләре,  балаларның үзләре белән сөйләштем, үз фикерләрем белән уртаклаштым, аларга мәктәптә булачак барлык мөмкинлекләр турында сөйләдем. 2012  елның 1 сентябрендә, мәктәпне ачу тантанасында Айнур белән Алинәнең чыгышы халыкны янә тынсыз калдырды. Шушы көннән алып Айнур безнең мәктәптә белем ала.


Мәктәбебез ачылганда физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны  йөртергә яраклаштырылган махсус машина юк иде. Айнурны үз машинам белән йөртергә туры килде. Бер ел дигәндә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1,5 млн сумлык махсус машина кайтартты. Айнурны хәзер аның белән барып алабыз, дәресләрдән соң кайтарып куябыз, төрле чараларга, түгәрәкләргә йөртәбез. «Татинтерлифт» оешмасы Италиядә эшләнгән 176 мең сумлык баскычтан йөрү җайланмасы сатып алып бирде. Бер минутка 36 баскыч үтә алучы әлеге җайланмада Айнурны  үзебезнең мәктәп хезмәткәрләре йөртә. Кыскасы, Айнур  мәктәпкә йөреп укый башлавы белән иптәшләре арасында кимсенмәде, киресенчә, монда үзенә тагын да күбрәк дуслар тапты, үзе өчен зур батырлыклар, ачышлар ясый башлады. Мәктәптәге яңа танышлары аны беренче көннән үк коллективның тигез хокуклы әгъзасы итеп кабул итте. Айнур – максатына  ирешүчән, җаваплы, эш сөючән егет, төрле әдәби бәйгеләр, армспорт, дартс, коляскада фигуралы йөрү, шашка, авыр атлетика ярышлары җиңүчесе һәм призеры. Быел Сочида Паралимпиада уеннары барганда Айнурга махсус чаңгы бүләк иттеләр, ул – хәзер бик оста чаңгычы да. Аңа әлеге бүләкне Паралимпиада уеннары җиңүчесе Ирина Васильевна Полякова ясады. Район мәдәният йорты сәхнәсендә укучылар көче белән Г.Камалның «Беренче театр» комедиясен спектаклен сәхнәләштергәндә Гали ролен башкарган Айнурыбызны тамашачы көчле алкышларга күмде. Ә иң сөенечлесе: агымдагы уку елында аңа протез аяклар алынды! Айнур хәзер коляскадан төшеп, рәхәтләнеп, башка иптәшләре кебек, аякларына нык басып йөри ала! Моннан ике ел элек укытучысы белән үз өендә генә очрашкан, яшьтәшләре белән аралашырга мөмкинлеге булмаган Айнурыбыз мәктәпкә йөри башлавы белән, чыннан да, бик бәхетле. Ә аның максатына ирешүчәнлеге, тырышлыгы, кыенлыклар алдында куркып калмавы, егетлеге башкаларга да  үрнәк булып тора. Мәктәбебезгә Айнурның килүе аңа һәм әти-әнисенә генә түгел,  укытучыларга, башка укучыларга һәм аларның әти-әниләренә дә уңай тәэсир итә. Аңардан күреп, башкалар да тормышка башка күзлектән карый. Ә без, укытучылар коллективы, укучыбызны күреп сөенәбез һәм аның кебек балаларга да шундый ук бәхетле балачак телибез. Яңа уку елыннан  физик мөмкинлекләре чикләнгән тагын  бер бала мәктәбебезгә I сыйныфка укырга керәчәк. Ул да белем илендә үз мөмкинлекләрен киңәйтер, зур уңышларга ирешер, дип ышанып калам. Ә киләчәккә планнарыбыз – Мамадыш районының төрле авылларында яшәүче шундый авыру 11 балага, махсус автобусыбыз белән үз мәктәбебезгә йөртеп, төпле белем бирү, аларны тулы хокуклы гражданнар итеп тәрбияләү.


ХӘЗЕР  БЕЗДӘ 10  ИНВАЛИД  БАЛА  ИСӘПТӘ  ТОРА


           Мәктәбебез тарафыннан 2012 елда эшләнгән программа түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:


         • физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балаларга белем бирү буенча инклюзив белем бирү юнәлешендә педагогларның квалификация категорияләрен күтәрү;


         • физик мөмкинлекләре чикләнгән  балаларга, аларның әти-әниләренә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча комплекслы система булдыру;


          • инклюзив белем бирү формаларын үзләштерү, үстерү;


          • матди-техник база булдыру;


          • гомумбелем бирү учреждениесендә толерант мохит булдыру.


Педагогларыбызның инвалид балалар белән эшләү буенча квалификацияләрен күтәрү максатында   семинарлар оештырдык. Мәктәп дирекциясе вәкилләре, педагог-психолог һәм өч укытучы шул юнәлештә квалификацияләрен күтәрде. Моннан тыш, укытучылар өчен физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы белем бирү мохитенә кертү шартлары тудыру уңаеннан методик таләпләр булдырылды.


 Мәктәбебез укытучылары  арасында, аларның физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти үсеш кичерүче яшьтәшләре белән бергә   укытуга карашларын анализлау, ачыклау максатында, анкета аша сораштыру уздырдык. Укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар планы төзелде. «Толерантлык атналыгы» – шундыйларның берсе. Белем бирү процессында катнашучылар барысы да бердәм укытуда, нигездә, уңай якларны гына билгели. Физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның әти-әниләре үз балаларының белем алу сыйфатыннан канәгать. Шул ук вакытта алар да бердәм укытуга каршы түгел, аларны авырлыклар куркытмый.


Мәктәбебездә проект нигезендә инвалид балаларны укыту өчен уңай шартлар тудырылган: катлар арасындагы баскычлардан күтәрелү-төшү өчен махсус күтәрткечләр, пандуслар, киң коридорлар, спорт гимнастикасы залы бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны исәпкә алу буенча мониторинг системасы булдырдык. Хәзер бездә 10 инвалид бала исәптә тора. Алар өчен, уку планы буенча керә торган фәннәрдән тыш, педагог-психолог белән дәресләр үткәрү, төрле түгәрәкләр дә каралган.


 Фәнис Мөхәммәтҗанов,


Мамадыштагы 3 нче урта мәктәп директоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ