Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә "Гаилә һәм мәктәп" журналының яңа саны дөнья күрәчәк!

Журналда аерым бер бүлек булып, Лаеш тәҗрибәсе тәкъдим ителә: райондагы балалар бакчасы, мәктәп-балалар йортларыннан кызыклы репортажлар белән танышырга мөмкин.Гадәттәгечә, мәктәп белән бәйле язмалар...


Журналда аерым бер бүлек булып, Лаеш тәҗрибәсе тәкъдим ителә: райондагы балалар бакчасы, мәктәп-балалар йортларыннан кызыклы репортажлар белән танышырга мөмкин.


Гадәттәгечә, мәктәп белән бәйле язмалар да урын алган. Мәсәлән, бәйгеләрдә таләп ителгән проект эшләрен призлы урын алырлык һәм бала үзе үтәрлек итеп ничек башкарырга? Галим-педагог Марат Гыйбатдинов киңәшләре ярдәм итәр.


Каникуллар үтә дә китә, ә менә мәктәпкә барганда ничек “җыелырга”, балага да, әти-әнигә дә стресс булмасын өчен нәрсәләрне истә тотарга? Шулай ук башлангыч сыйныфтан 5 нчегә күчү нечкәлекләрен дә алдан белеп тору зарур.


Баланың сәламәтлеге – ата-ана өчен беренче чиратта. Аз гына авырып китсә дә, борчылабыз. Ә менә көтмәгәндә лейкоз диагнозы куелса? Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары тынычландырырга ашыга: ракның бер төре булган бу авырудан бүгенге көндә 95 процент авыру бала терелә!


“Йолдызлы гаилә” сәхифәсенең август саны кунаклары — җырчы Рәсим Низамов гаиләсе. Җәмәгате Энҗе белән ике ул үстерә ул. Тәрбия алымнары укучыларыбызга да кызыклы булыр.


Шунысын да искәртик: “Гаилә һәм мәктәп” журналының электрон версиясенә язылырга да була.


Ә 2017 елның I яртыеллыгына язылу бәясе почта чыгымнары белән бергә 585,06 сум дип билгеләнде.







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ