Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә Казанда тәүге тапкыр  «Сөт фестивале» үтәчәк

Һәм анда һәркемгә берәр стакан сөт бирәчәкләр. Һич тә арттырусыз бу! Казанда әле моннан елъярымлап элек кенә ачылуына да карамастан инде бик күпләрнең яратып йөри торган паркына әйләнгән Горки-Әмәт ур...

Һәм анда һәркемгә берәр стакан сөт бирәчәкләр. Һич тә арттырусыз бу! Казанда әле моннан елъярымлап элек кенә ачылуына да карамастан инде бик күпләрнең яратып йөри торган паркына әйләнгән Горки-Әмәт урманында нәкъ менә иртәгә башкалабызда тәүге тапкыр «Сөт фестивале» үткәреләчәк. Анда Яшел Үзәндәге сөт комбинаты үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Әлеге фестиваль иртәнге сәгать 10 да башланып, кичке 10 га кадәр барачак. «Әниеңне коч» дигән әлеге гаилә бәйрәменә кунакка килгән беренче 10 мең кешенең һәркайсын фестивальне оештыручылар берәр стакан сөт белән сыйлаячаклар. Фестиваль тамашалары берьюлы җиде мәйданчыкта узачак. Ә төп мәйданда «Шарм» театры, Игорь Крутой академиясе артистлары тамаша кылачак. Балалар өчен төрле аттракционнар эшләячәк, конкурслар, иҗади мастер-класслар оештырылачак. Парктагы Эко-үзәк түбәсендә «Кояш куянкайлары» дигән бәби-йог дәресе үтәчәк, ә кичен Яшел пляжда дискотека булачак. Ә иң кызыгы «Сөт фестивале»нә чын бозаулар кунак булып киләчәк. Парк хезмәткәрләренең балаларны табигать, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштырудагы отышлы алымнарының бу беренчесе генә түгел инде. Эко-үзәк каршындагы үзенчәлекле бакчада һәр бала үзе теләгән яшелчәсен я яраткан чәчәген тәрбияләп үстерә ала.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ