Логотип Магариф уку
Цитата:

Исем язмышны "яза"

Балага исем кушу – күңелле һәм истә кала торган вакыйга. Шул ук вакытта зур җаваплылык та таләп итә. Борынгы ышанулар буенча исем – яшәү туграсы, гомер тамгасы да.Җиде көн эчендә кушарга кирәкКешенең...

Балага исем кушу – күңелле һәм истә кала торган вакыйга. Шул ук вакытта зур җаваплылык та таләп итә. Борынгы ышанулар буенча исем – яшәү туграсы, гомер тамгасы да.


Җиде көн эчендә кушарга кирәк


Кешенең исеме язмышына йогынты ясый дигән ышаныч борынгыдан килә. Элекке заманнарда ук мәгънәле исемнәр иясенә көч өсти, исем дөрес сайланмаса, киресенчә көчен югалта, дип уйлаганнар. Төрки халыкларда «Башка милләт исемен кушу – башка халыкка әверелү» дигән гыйбарә дә йөргән. Татарлар, гадәттә, балаларына игелекле гамәлләре белән халык теленә кергән кардәшләренең исемен кушкан. Яманаты чыккан кешенең исемен яңа туган балага кушмаска тырышканнар, чөнки ул кешенең тискәре сыйфатлары аңа да күчә, дип санаганнар. Исемне үзгәртеп һәм кыскартып әйтергә ярамаган.


Бу – кешенең рухын сындыра, дигәннәр. Исем алмаштыру өчен җитди сәбәп кирәк булган: кеше тормышында авырлыкларга юлыкса, авырып китсә генә, икенче исем кушканнар.

Исем кушуга бәйле йолалар да шактый. Мәсәлән, яңа туган баланы әтисенең яки әнисенең иске күлмәгеннән ясалган биләүсәгә төрү. Аннан 3-4 см киңлектәге тасма ураганнар, ә тасмага төрле төстәге чүпрәк кисәкләре такканнар. Бу – күз тимәсен өчен эшләнгән.


Исемне бала тугач та, җиде көн эчендә кушалар. Исем кушу мәҗлесендә әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары катнаша. Исем кушканда баланың аякларын кыйблага таба сузып, мендәргә чалкан яткыралар. Аннан соң азан әйтеп, баланың уң колагына әкрен генә: «Синең исемең шул», – дип, исемен өч мәртәбә кабатлыйлар. Баланың сул ягына чыгып, камәт укыгач, тагын колагына өч тапкыр исеме әйтелә. Ахырдан балага иман, иминлек, тәүфыйк, хәерле, бәрәкәтле гомер теләп, дога кылына.


Хәрефме, мәгънәме?
Исемнәрдәге хәрефләрнең кеше язмышына зур йогынты ясавы турында язылган китаплар шактый. Филокартист Абдулла Дубин бигрәк тә исемдәге баш хәреф зур көчкә ия дигән фикердә: «А» хәрефенә башланган исем ияләре – көчле рухлы, нык холыклы, хакимият яратучы кешеләр, «Б» – тотрыклы, үз максатына ирешүчәннәр, «В» – үзгәрүчән, үз сүзендә тормаучылар, «Г» – намуслы, бәйсез, мөстәкыйль… Исемнең калган хәрефләре дә кешенең холкына йогынты ясый. Ә иң беренче чиратта әтисенең исеме зур роль уйный, бөтен нәрсә ата линиясе буенча бара».


Ә менә диндә исемне хәрефкә түгел, ә мәгънәсенә карап кушарга киңәш ителә. «Мөселманнар арасында исемнәр өч төркемгә бүленә, – ди Рамил хәзрәт Юныс, – мәгънәле, хәерле булган һәм мәгънәләре начар булган исемнәр. Хаммат (мактаучы), Шамил (бөтен яхшы сыйфатларны үзенә туплаган) кебек исемнәр – яхшы мәгънәгә ия, ә пәйгамбәрләр, сәхабәләр, пәйгамбәрләребезнең кызлары, хатыннары исемнәре – хәерле исемнәр булып санала. Аллаһның үзенә генә хас булган исемнәрен балаларга кушарга ярамый. Мәсәлән, Гаффар – «гөнаһларны кичерүче» дигән мәгънәгә ия. Кеше гөнаһларны кичерә алмый. Бу исемгә «Габдел» сүзе өстәгәч, Габделгаффар – «кичерүченең колы» мәгънәсендә балага кушарга ярый торган исем барлыкка килә. Мәгънәләре начар булган, хәрәм исемнәр күп булмаса да, юк түгел. Җен, Җәһәннәм, Ут һ.б. – шундыйлардан».


Тулырак.


Эльза Хамматова.


Фото: www.yardem.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ