Логотип Магариф уку
Цитата:

"Исән-сау бирсә, шифаханәгә ятар инде..."

Бүгенге көндә БДИ турында, аның файдасы һәм зыяны турында кем иренми, шул сөйли ахры. Бар халык исеменнән дә, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан булып та сөйләүчеләр күп. Гәҗит-журнал битләренең түрен би...

Бүгенге көндә БДИ турында, аның файдасы һәм зыяны турында кем иренми, шул сөйли ахры. Бар халык исеменнән дә, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан булып та сөйләүчеләр күп. Гәҗит-журнал битләренең түрен бизәгән язмалар да, телевизор экраннарыннан акыл сатучы депутатлар, сәясәтчеләр, профессорлар... – асылда, барысы да халыкның гайрәтен кайтарды. Халык әйтмешли, эт өреп тора, бүре йөреп тора. Әти-әниләрнең теләген, мәктәп укытучыларының фикерен исәпкә алмыйча югарыдан көчләп тагылган БДИ дигән тамаша дәвам итә.


Әллә олыгайдым, әллә соңгы – бишенче чыгарылышым булганга, быелгы унберләрем беренче мәхәббәт шикелле бик якын мина. Аларның язмышы өчен борчылып, аларның сулышы белән яшим. Күбесе бары “4”кә һәм “5”кә генә укый. Арада бик көчлеләре бар. Авыл балалары шәһәр балаларыннан күпкә калыша дигән уйдырманы юкка чыгарып, бу укучыларым фән олимпиадаларында катнашып, республика югарылыгында җиңүче һәм призерлар булып танылды, төрле конкурс һәм конференцияләрдә уңышлары чыгыш ясады. Бу укучыларым – спортта да беренчеләр. Аларга Ходай тырышлыклары өстенә сәләтне дә кызганмаган.


Укучыларым күптән нинди һөнәр алачакларын, кайсы уку йортына укырга керәчәкләрен беләләр. Ләкин арада исәнлекләре бик шәп булмаган балаларым да бар. Ата-аналар җыелышыннан соң бер әни кешедән сорап куйдым: “Я, ни хәл, кая китәргә булдыгыз?”. “Имтиханнарын исән-сау бирсә, шифаханәгә ятар инде...”- дип җавап бирде ул.


35 еллык хезмәт юлымда күп тапкыр Казанда, укытучыларның белемен күтәрү институтында курслар үтәргә туры килде. Укулар бик тыгыз булса да, төп фәнебездән тыш психологларның чыгышларын тыңлый идек. Алар безгә һәр баланың аерым шәхес икәнен, һәр балага аерым якын килү кирәклеген аңлаттылар. 10 литрлы чиләккә 15 литр су сыймый. Бер ук мәгълүмат та төрле балага төрлечә керә. Ә бит иң мөһиме – баланың исәнлеге. Теләгең булса, белемне сәләт белән дә, тырышлык белән дә алырга мөмкин. Ә сәламәтлекне? Бу алтын фикерләрне әйткән психологлар кайда икән бүген?


...Менә тагын укучыларым янына ашыгам. Арыган, талчыккан балаларыма кыска язгы каникулда ял эләкмәде – өч тапкыр район үзәгенә “имтихан” бирергә бардылар. Мин аларның китаплардан, компьютер артында БДИга озак әзерләнеп утырудан авырта торган күзләренә карарга да, аларга үземнең авыруымны әйтергә дә оялам. Үзем бер хәл, анысы. Дүрт укучымның кан басымы югары, өчесенең - киресенчә.


Нерв системалары таушалган бу егетләр һәм кызлар киләчәктә гаилә өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы (түрәләрчә әйтсәк, көндәшлеккә сәләтле) кешеләр булырлармы икән? Аларның вакытсыз тузган исәнлекләре өчен кем җавап бирер? Мәгариф системасын, рухи кыйммәтләрне һаман алыштырып торып, бер буын яшьләребезне физик яктан да, рухи яктан да гарипләндердек түгелме соң инде? БДИ дип аталган экспериментның җимешләре дә бик үк татлы булмас, ахры.


Үзем БДИга каршы да түгел. Ләкин ул ирекле булырга тиеш, дип саныйм. Баланың исәнлеген, аның киләчәген кайгыртуны тулысынча ата-ана жилкәсенә салган, үзләрен демократлар дип атаган дәүләт житәкчеләребез нигә ата-аналарга сайлау иреге бирмиләр? Теләгән бала БДИ бирсен. Теләмәгәне традицион формадагы имтиханны сайлап алсын.


Роза ДӘҮЛӘТШИНА, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ