Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Яңа елда Татарстанда салкын һава торышы көтелә

Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.11 гыйнвард...

Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.


11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар, төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә минималь температура 7дән 12 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 5 – 10 градус салкын фаразлана.


12 гыйнварда сизелерлек суытачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы 12 – 17 градус салкын булачак, көн дәвамында -16..-21 градуска кадәр төшәчәк.


13 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -17..-22 градус фаразлана.


“14 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Температураның түбәнәюе көчле антициклон белән бәйле. Ул Россиягә Скандинавия ярымутравыннан килә”, дип билгеләп үтте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ