Логотип Магариф уку
Цитата:

Искечә укый да, укыта да алмыйбыз...

2011 елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, укытучыларның белемен күтәрү юнәлешендә хезмәттәшлек башлап җибәрде. “Сингапурча укыту”, “сингапур мето...

2011 елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, укытучыларның белемен күтәрү юнәлешендә хезмәттәшлек башлап җибәрде. “Сингапурча укыту”, “сингапур методикасы” кебек сүзләр укытучыларның теленнән төшми дә бугай. Нәрсә соң ул “сингапурча укыту”, асылы нидән гыйбарәт, безгә нигә кирәк булды ул? ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Харис кызы Тарасова белән әңгәмәне шул сораулардан башларга булдык.


- Сингапур – алдынгы заман мәктәбе тудырган ил. Сингапур мәгариф системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, төрле уку һәм тормыш мәсьәләләрен чишәргә өйрәтүгә игътибар зур. Мәктәпләрдә төркемнәргә бүлеп укытуга өстенлек бирелә. Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.


Ә безнең дәресләрдә әлегә фронталь эшкә өстенлек бирелә. Укытучылар күбрәк сорау-җавап формасы белән канәгатьләнәләр. Укытучыларның барлык классларда да бертөрле укыту методлары һәм алымнарыннан файдалануы еш кына укучыларның эмоциональ ялыгуына китерә. Безнең белем бирү системасында төп мәгълүмат алу чыганагы – укытучы һәм дәреслек. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре мәгълүмат чыганагына әйләнә. Укучылар, бер-берсенең фикерен тыңлап, үзүсешкә ирешә ала.


Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә кирәк. Укучы мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнергә тиеш. Уку мәсьәләләрен чишүдә төрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчәнлеген оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергә кирәк. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.


- Беренче сорауның дәвамы буларак: нигә нәкъ менә Сингапур, нигә башка ил түгел?

- Сингапур белем бирү сыйфаты ягыннан алга киткән дәүләтләрдән санала. Белем бирү системасындагы аларның бүгенге уңышларын инкяр итеп булмый. Беренчедән, 2007 елда үткәрелгән IIMD (International Institute for Management Development) тикшеренүе нәтиҗәләре буенча Сингапурдагы укыту системасы глобаль икътисад таләпләренә яхшырак җайлаштырылган булып санала. Икенчедән, McKinsey консалтинг компаниясе 2008 елда  Сингапур мәгариф системасын, аеруча педагогик кадрларны хәзерләү буенча дөньяда иң нәтиҗәлесе дип аерып күрсәтте. Дөрестән дә, Сингапур мәгариф министрлыгы укыту сыйфаты укытучының квалификациясенә турыдан-туры  бәйле дип саный һәм  педагогларны әзерләү системасына нык игътибар бирә. (ЦИТата) Һәм, өченчедән, PIRLS, PISA, TIMSS халыкара тикшеренүләр күрсәткечләре буенча Сингапур укучыларының функциональ грамоталылык дәрәҗәсе дөньяда иң югарылардан. 1995 елдан башлап алар уку, математик һәм табигый-фәнни грамоталылык буенча дөньяда иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтеп бара. Күп кенә илләрдә нәкъ менә әлеге предметлар буенча югары нәтиҗәләр яңа технологияләр өлкәсендә көндәшлеккә сәләтлелек күрсәткече булып санала. PISA, TIMSS тикшеренүләрендә безнең ил дә катнашып килә, ләкин аларның нәтиҗәләре илебездәге белем бирү сыйфаты чит илләрнекеннән аерылуын, безнең белем бирү системасының теориягә йөз тотуын, аның академик характерда булуын ачыклады. Гамәли яктан файданы күздә тоткан күрсәткечләр буенча исә илебез иң ахыргы урыннарда тора булып чыкты.


- Татарстанда күпме укытучы яңа укыту алымнарын үзләштерде? Бәлки бу юнәлештә актив районнарны, шәһәрләрне атап китәрсез?

- Республикабыз мәктәпләре эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм инновацион проектлар куллану замана таләбе булып тора. Безнең укытучылар әлеге алымнарны үзләренең мәктәп шартларына нәтиҗәле яраклаштырып киләләр. Билгеле бер районны аерып әйтергә әлегә иртәрәк. Шулай да Казан шәһәре укытучыларының активлыгын билгеләп узмыйча булмый. Уку эшчәнлеген оештыру структураларын 7, 19, 122 нче гимназияләрдә, 121 нче лицейда инде ике ел дәвамында нәтиҗәле кулланып киләләр.


- Сингапур укыту алымнарын куллану укытучыдан дәрескә ныклы әзерлек таләп итә. Укытучы дәресне тулаем күзаллап, аның һәр этабын махсус планлаштырырга тиеш. Укытучының иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы, дәрестә укучылар эшчәнлегенә актив җитәкчелек итә белүе мөһим. Бу уңайдан укытучыларга методик ярдәм күрсәтеләме?


- Educare Сингапур компаниясе белән берлектә башлаган “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проектын гамәлгә ашыруда Мәгарифне үстерү институты Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методик ярдәм итү үзәге буларак тәкъдим ителде. Дәресне эшчәнлекле проектлаштыруда Сингапур белгечләре дә, үзебезнең институт хезмәткәрләре дә һәрчак ярдәмгә әзер. Ләкин әзер дәрес планы төзеп бирү бүген инде актуаль түгел. Күбрәк укытучыларның үзләреннән инициатива көтәбез. Мәсәлән, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче мәктәбендә Сингапур алымнарын рус балалаларына татар телен өйрәтүдә нәтиҗәле кулланалар. Хезмәттәшлеккә корылган әлеге тәҗрибә белән республикабыз укытучыларын киңрәк таныштыру максатыннан, әлеге уку йортында, тәҗрибә уртаклашу үзәге буларак, даими рәвештә осталык дәресләре үткәрелеп килә. Башка мәктәпләрне дә хезмәттәшлеккә чакырабыз.


- Журналга килгән дәрес эшкәртмәләренә нәтиҗә ясап карасак, яңа укыту алымнарын укытучылар инде куллана башлаган, язмаларын да “сингапурча укыту алымнары” дип тамгалыйлар. Әмма мәктәп мөгаллимнәренең иҗади һәм һөнәри  сәләте, компетенциясе төрле дәрәҗәдә. Тәҗрибәле укытучылар инде болай да нинди алымнарны, ничек укытуны дәрестә куллану мөмкинлеген тоемлый. Шуннан сорау килеп чыга: ә бу яңа алымнарны  куллану һәр укытучыга да мәҗбүриме яисә мәҗбүри булачакмы?


- Сингапур укыту структуралары – дәреснең элементлары гына. Алар безнең укыту системасына каршы килми, дәресне дә тамырдан үзгәртми, аны уен формалары, интерактив эш алымнары белән баета гына, дәрестә эшчәнлекне оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү эшчәнлеге белән идарә итәргә булыша. Килешәм: кайбер мәктәпләрдә әлеге структуралар белән урынсыз мавыгу да күзәтелә. Бүген педагогның, беренчедән, әлеге укыту алымнарыннан хәбәрдар булуы, икенчедән, аларны конкрет методик мәсьәләне чишү өчен урынлы файдалана белүе төп шарт булып тора. Мәсәлән, кайбер структуралар парларда эшләүче укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли, икенчеләре команда эшчәнлеген оештыру өчен нәтиҗәле була, өченчеләре барлык сыйныф эшен оештыру максатыннан файдаланыла...


- Укучыларыбыздан килгән тагын бер сорау: төркемләп эшләү һәм кооператив укыту алымнарының охшаш һәм аермалы яклары нидән гыйбарәт?


- Кооператив укыту – кече төркемнәрдә хезмәттәшлеккә корылган укыту технологиясе. Зур төркем (яисә сыйныф) берничә кече төркемгә бүленә һәм укытучының махсус күрсәтмәсе буенча эшли. Һәр укучы үзенең биремен, уку материалыннан үз өлешен аңлаганча эшли, ахырдан укучылар үз продуктлары белән башкаларны таныштыралар, фикер алышалар.


- Сингапур укыту алымнарын даими куллану иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә тискәре йогынты ясамасмы?


- Укытучыларга тәкъдим ителгән структураларның күбесе нәкъ менә иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән дә инде. Иң мөһиме, аларның максатчан, нәтиҗәле һәм, алда әйтелгәнчә, урынлы кулланылуы.


- Сер түгел, бүгенге мәктәпнең, гомумән, җәмгыятьнең тәрбияви якка игътибар итәргә тиешлеге алгы планга чыкты. Сингапур алымнары тәрбияви аспектка ничек тәэсир итәр соң?


- Сингапурдагы уку йортлары бары тик белем бирүгә генә корылган дигән фикер белән килешә алмыйм. Андагы укыту системасы баланың әйләнә-тирәсендәге барлык күренешкә, вакыйгага шәхси карашы формалашуына, шәхесара мөнәсәбәтләрдә үзенә урын табарга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип аерып тәрбияләмиләр, тәрбиягә, көч-үгет кулланмыйча, укыту системасы аша ирешәләр. Әлеге алымнарны үзенә күрә тәрбия чарасы итеп тә карарга кирәк.


- Сингапурча укыту алымнары совет галиме Лев Выготский эшләнмәләренә таянып булдырылды, диләр...


- Сингапур белгечләре үзләренең укыту алымнарын совет галиме Л.Выготскийның хезмәтләренә таянып эшләүләрен яшермиләр. Төркемнәрдә, парларда эшләү безнең укыту системасында моңа кадәр кулланылса да, анда төп игътибар көчле укучылар белән эшләүгә юнәлтелә иде. Федераль дәүләт мәгариф стандартының нигезендә белем бирүне эшчәнлекле итеп оештыру ята. Бу укучы белән аралашу ысулларын яңадан карап чыгуны таләп итә. Бүген хезмәттәшлекне оештыруга һәм аны гамәлгә куюга юнәлтелгән коммуникатив гамәлләр формалаштыру аеруча мөһим. Ул укытучы, партнер, башкаларны тыңлый, аңлый белү, алар белән диалогка керү, башкаларның фикерен исәпкә алу, мәгълүматны кабул итү һәм тапшыру,  алар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала.


- Сингапур укыту методикасы безнең менталитетка туры килми, ди аны тәнкыйтьләүчеләр. Шуларга ни дип җавап бирер идегез?

- Әлбәттә, үзенең тарихы, халкының яшәү рәвеше белән безнең илдән аерылып торган Сингапур мәктәбе проектын тулысынча күчерә алмыйбыз. Моңа кадәр башка күп илләр үрнәк итеп алган үзебезнең белем бирү системасын, гасырлар буенча тупланган күркәм мәдәни-милли традицияләрне югалтмаска тиешбез. Бүген укытучыдан, көнбатыш технологияләренең, алымнарының иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, аларны үзебезнең уникаль халык педагогикасына яраштырып куллану осталыгы таләп ителә.


Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле грантлар, проектлар тәкъдим итә, бүген укытучыларга иҗади эшләргә мөмкинлекләр күп, читтә һәм артта калмаска гына кирәк. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсешне тәэмин итә. Мәгарифтәге үзгәрешләр укытучының үзендә дә эзләнү, белемен өзлексез үстерү ихтыяҗы тудырсын иде.


 Әңгәмәдәш – Радик Сабиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ