Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам динендә кәфер теле дигән төшенчә юк

Телне саклау эшен мәчетләребез дә үз өстенә алды. “Без – татарлар” проекты оештырдылар. Бу курсларда теләгән кеше татар телен өйрәнә ала. Мәдрәсәләрдә дә уку татарчага күчеп бара. Азиядән килгән дин к...

Телне саклау эшен мәчетләребез дә үз өстенә алды. “Без – татарлар” проекты оештырдылар. Бу курсларда теләгән кеше татар телен өйрәнә ала. Мәдрәсәләрдә дә уку татарчага күчеп бара. Азиядән килгән дин кардәшләребезне дә татарча белгән очракта гына укырга ала башладылар. Мәктәпләрдән татар теле “куылган” бүгенге вазгыятьтә ул мәчетләрдә сыену урыны таба дип әйтергә тулы нигез бар. ТР мөфтие Камил Сәмигуллин дини уку-укыту системабызга татар телен кайтаручы мөфти буларак тарихка кереп калыр, мөгаен.


Болардан тыш әле мәчетләрдә ислам дине нигезләрен өйрәтүче курслар да бар. Аларда да теләгән һәркем – яше-карты укый ала, шулай ук татар телендә! Әмма кайбер гыйбадәтханәләрдә башка милләт вәкилләрен, бигрәк тә таҗик, үзбәкләрне күреп була. Алар анда укытырга да мөмкин. Ләкин рус телендә. Сәбәбе - үзләренең яки мәчеткә гыйлем алырга килүчеләрнең татар телен белмәве. ТР мөфтиенең сүзчесе Резеда Закирова:  “Республикабыз мәчетләрендә татар теленә өстенлек бирелгән. Әмма искәрмәләр булырга мөмкин”, - диде. Резеда Маратовна нәкъ шушы очракларны күздә тотып әйтте.


Татарның үз мәгариф системасы юк. Без РФ мәгариф системасында гына белем ала алабыз. Шуңа күрә алар ничек “диктовать” итә, уку-укыту да шул рәвешле алып барыла. Ә мәчетләрдәге уку-укыту эшенә килгәндә, республикабыз биләмәсендә булсалар да, катгый рәвештә бары тик  татарча гына булсын дип таләп итәргә хакыбыз юк, чөнки алар – Аллаһы Тәгаләнең йортлары.


Әлеге мәсьәләнең шул ягы да бар: татар кайда гына яшәмәсен, беренче эш итеп диярлек, мәчет салган. Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә милләттәшләребез төзегән мәчетләр күп. Төркиядә, Финляндиядә һ.б. татарларның үз гыйбадәтханәләре бар. Хәтта Мәккә шәһәрендә дә татарча вәгазь сөйләп торучы мәчет бар. Мондый хәлләргә сөенәбез бит. “Татар булдыра!” дибез. Шуңа күрә Татарстанның кайбер мәчетләрендә, искәрмә буларак, ислам динен рус телендә өйрәтергә мәҗбүрләр икән, бу эшне, уенын-чынын бергә кушып әйткәндә,“прокурор тикшерүләре” җибәреп туктату дөрес булырмы? Гомумән, дөньякүләм вазгыятьтән чыгып караганда да, отышлы алым түгел бу. Безнең империя золымыннан гаҗиз булган халкыбыз кайчак рәнҗү катыш “рус теле кәфер теле ул” дип тә әйтеп ташлый. Ләкин ислам динендә кәфер теле дигән төшенчә юк. Барлык телләрне дә Аллаһы Тәгалә бар кылган һәм Аның йортларыннан, җир шарының кайсы кыйтгасында төзелгән булсалар да, теләсә кайсы телне (!) “куу” шәригатькә муафыйк эш түгел. Аллаһ йортларының ишекләре һәр мөселманга ачык булырга тиеш.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ