Логотип Магариф уку
Цитата:

Изложение төрләре һәм үзләштерү адымнары

Мингаян МОЗАФФАРОВА,ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Мәкалә төп гомуми белем бирүнең нәтиҗәлелеген – сыйфат күрсәткечен ачыклау формасы буларак изложение жанрының...

Мингаян МОЗАФФАРОВА,


ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты


 


Мәкалә төп гомуми белем бирүнең нәтиҗәлелеген – сыйфат күрсәткечен ачыклау формасы буларак изложение жанрының асылын ассызыклауга багышлана. Татар теле һәм әдәбияты буенча башлангыч һәм төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләргә адреслана.


Изложение – гомуми белем бирү оешмаларында актив кулланышка кергән язма эш төрләренең (диктант, сочинение кебек) берсе.


Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә [3: 240] мәктәп жанры буларак изложение төшенчәсенә мондый аңлатма бирелә:


1) изложить – описать, передать устно или письменно;


2) то, что изложено, высказано или написано;


3) письменное упражнение, перелагающее содержание прочитанного и услышанного.


Билгеләмәләрдән күренгәнчә, изложение – укучы шәхесенең коммуникатив компетентлылыгы үсешен күрсәткән әзер текстны бәян итә торган язма эш төре.


«Коммуникатив компетентлылык»ның асылын – аны тәшкил итә торган компонентларны искә төшерик: коммуникатив компетентлылык = сөйләм компетентлылыгы + тел гыйлемендә компетентлылык + социаль-мәдәни компетентлылык + танып белү компетентлылыгы.


Һәр компонентның эчтәлеген барлыйк.



  1. Сөйләм компетентлылыгы:



  • диалогик сөйләм күнекмәсе (сөйләмнең тәкъдим ителгән ситуациягә тәңгәллеге; җитезлек – куелган сорауны аңлый һәм шунда ук реплика белдерә; апеллятивлык – әңгәмәдешенә социаль корректлы итеп җавап бирә, сөйләм үрнәкләрен урынлы куллана белүе; коммуникабельлек күнекмәсе – җавап биреп кенә калмый, ә әңгәмәгә яңа төсмер, яңа сюжет кертеп җибәрә ала);

  • монологик сөйләм күнекмәсе (исендә калган сүзләрне, җөмләләрне урынлы куллана; грамматик конструкцияләрдән файдаланып, жөмләләр төзи; сөйләм продуктивлыгы – үз фикерен татарча, әдәби тел нормаларына тәңгәл итеп җиткерә ала);

  • ишетеп аңлау күнекмәсе (перцевтив – моңарчы ишеткән текстны таный; аудиотексттагы төп фикерне аерып ала, аңлый; образлы итеп кабул итә ала, хәтердә тотрыклы саклый; эчке сөйләм белән әйтә ала);

  • аңлы уку күнекмәсе (мәгълүматның яшерелгән мәгънәсен таба белү);

  • язма сөйләм күнекмәсе (сорауларга язма җавап бирү, текстка карата сораулар әзерләү һәм язу, күчереп яки ишетеп язу).



  1. Тел гыйлемендә компетентлылык (татар теленең үзенчәлекле авазларын, грамматик категорияләрен – җөмлә моделен, сүз ясалышы үзенчәлеген, сөйләм калыпларын үзләштерү дәрәҗәсе).

  2. Социаль-мәдәни компетентлылык (татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү, милли мәдәниятне мәдәниятләр яссылыгында карый белү).

  3. Танып белү компетентлылыгы (анализ, синтез, абстракция, конкретлаштыру, гомумиләштерү, классификация ясау кебек фикерләү күнекмәләре; тыңлый һәм ишетү күнекмәләре үсеше).


Коммуникатив компетентлылык тел гыйлемен үзләштерү, кулланышка куя белү дәрәҗәсен асссызыклый. Менә ни өчен изложение төп гомуми белем баскычын тәмамлаучы укучы өчен бердәм дәүләт имтиханы формасы булып тора.


Изложение түбәндәге принциплардан чыгып классификацияләнә:



  1. Үткәрү максатына карап:


‒ өйрәтү төрендәге;


‒ контроль төрдәге була.



  1. Текст материалына карап:


‒ хикәяләү;


‒ тасвирлау;


‒ мөнәсәбәт белдерү, фикер йөртү (рассуждение) төрендәге була.



  1. Эчтәлекне бирү характерына карап:


‒ тулы, җентекле, текстка якын итеп язылган (текст тулысынча, бөтен нечкәлекләре белән бәян ителә, текстның композициясе һәм автор кулланган тел-сурәтләү чаралары тулысынча саклана; биредә текст эчтәлеге белән янәшә кулланылган тел-сурәтләү чаралары да тирән анализлана, аеруча образлы гыйбарәләр язып куела һәм изложениедә кулланышка кертелә);


‒ җыйнак, кыскартып язылган (композициядәге детальләр төшерелеп, төп эчтәлек кенә бәян ителә);


‒ сайлап (текст тулысынча түгел, ә ниндидер темага бәйле бер өлеше генә бәян ителә);


‒ сочинение элементы белән яки иҗади биремле була (бирелгән текстның эчтәлегенә яисә композициясеә билгеле бер үзгәрешләр кертелә).


Өйрәтү характерындагы изложениеләрне үткәрү этаплары:



  1. Текст белән танышу. (Укытучы сәнгатьле итеп укый. Укучылар тыңлый, караламада шартлы тамгалар белән абзацларны, абзацтагы җөмләләр санын билгеләп баралар. Мисал өчен: z (абзац)..! (бу абзацта 4 җөмлә ‒ 3се хикәя җөмлә, 4 нчесе ‒ тойгылы җөмлә).


Текстның төзелеше (исеме, абзацлар, абзацларның сөйләмдә озын пауза белән белдерелүе) хакында әңгәмә.



  1. Орфографик-сүзлек эше (Мөһим этап. Яңа сүзләр, аларның мәгънәсе, язылышы, кулланылу үзенчәлекләре үзләштерелү өчен җирлек тудырыла.) Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларының таләбе ‒ укучының танып белү эшчәнлеген оештыру зарурлыгын истә тотсак, белешмә сүзлекләр белән эш оештырылырга тиеш була.

  2. Текстта сүзнең кем яки нәрсә турында баруы, төп фикере хакында парларда яисә төркемнәрдә, аннан соң төркемара әңгәмә.

  3. Эчтәлекне бирү характеры хакында сөйләшү.

  4. Укытучы төгәл, ачык итеп эчтәлекне бирү характерын ассызыклый. Мисал өчен: Изложение язуның бүгенге максаты ‒ текстны тулы, җентекле, текстка якын итеп бәян итү.


Эш ысулы – ничек? соравына җавап ‒ парларда яисә төркемнәрдә, аннан соң төркемара әңгәмәдә ачыклана, яисә искә төшерелә: текст тулысынча, бөтен нечкәлекләре белән бәян ителә, текстның композициясе һәм автор кулланган тел-сурәтләү чаралары тулысынча саклана; биредә текст эчтәлеге белән янәшә кулланылган тел-сурәтләү чаралары да тирән анализлана, аеруча образлы гыйбарәләр язып куела һәм изложениедә кулланышка кертелү өчен җирлек тудырыла.



  1. Бергәләп план төзү – кече (микро) темаларны аерып алу. (Бу эш парларда яисә төркемнәрдә оештырыла, аннан соң төркемара әңгәмәдән чыгып, тактада һәм дәфтәрләрдә языла.)

  2. Укытучының кабат укуы. (Укучылар каләм һәм каралама белән тыңлыйлар, ишетәләр, теркиләр.)

  3. Изложениене караламада язу. (Укытучы вакыт билгели. Һәркем мөстәкыйль эшли.)

  4. Үзтикшерү. (Укытучы вакыт билгели. Ихтыяҗ бар икән, белешмә сүзлекләрдән файдалану рөхсәт ителә, шартлар тудырыла.)

  5. Үзтикшерү. (Укытучы вакыт билгели. Ихтыяҗ бар икән, белешмә сүзлекләрдән файдалану рөхсәт ителә, шартлар тудырыла.)

  6. Дәфтәргә күчереп язу.

  7. Рефлексия. (Изложение текстын тулы, җентекле, текстка якын итеп бәян итү ничек башкарылды?)


Парларда яисә төркемнәрдә ничек эшләүләре хакында сөйләшү оештырыла, аннан соң, төркемара әңгәмәгә мөнәсәбәттә, тактада һәм дәфтәрләрдә ысул теркәлә. Һәркем үз-үзенә, иптәшенә сөйләп карый.


Өйрәтү характерындагы барлык төр изложениеләр дә шул рәвешле оештырыла.


Планлаштырылган нәтиҗәлелек: укучының изложение дип аталган язма эш төрен башкару ысулын үзләштерүе, мөстәкыйль куллана алырга әзер булуы.


Контроль изложениеләрне үткәрү этаплары



  1. Эчтәлекне бирү характеры хакында сөйләшү. Контроль эшнең максатын ассызыклау. (Укытучы максатны аңлата. Укучылар игътибар белән тыңларга, ишетергә һәм ничек эшләргә кирәген эчтән генә исләренә төшерергә тиеш була.)

  2. Текст белән танышу.


2.1. Укытучы сәнгатьле итеп 2 тапкыр укый.


2.2. Укучы мөстәкыйль рәвештә, укытучы искәртүен көтми генә, түбәндәге адымнарны башкара:



  • игътибар белән тыңлый, текстның төзелешенә (исеме, абзацлар саны) әһәмият бирә ‒ караламада шартлы тамгалар белән абзацларны, абзацтагы җөмләләр санын билгеләп бара;

  • текстта сүзнең кем яки нәрсә турында баруын, төп фикерен тотып алырга тырыша; язылышы, яисә мәгънәсе ягыннан ачыкланырга тиешле лексик берәмлекне теркәп куя;

  • укучы мөстәкыйль рәвештә, орфографик-сүзлек эше башкара: үзе өчен сирәк очраган, үзенчәлекле сүзләрнең мәгънәсен, язылышын, кулланылу үзенчәлекләрен искә төшерә; ихтыяҗ бар икән, белешмә сүзлекләргә мөрәҗәгать итә.



  1. Һәркемнең мөстәкыйль рәвештә план төзүе (кече темаларны аерып алу).

  2. Караламада изложение язу.

  3. Үзтикшерү.

  4. Дәфтәргә күчереп язу.


Искәрмә: Укучы бирелгән вакытны да үзе чамаларга бурычлы: караламада язуга, үзтикшерүгә, дәфтәргә күчереп язуга кайчан керешәчәген үзе билгели белергә тиеш. Вакыт ‒ кыйммәтле кыйммәт. Аны тоемлый, рациональ бүлә белү зарур.


Планлаштырылган нәтиҗәлелек: укучының изложение дип аталган язма эш төрен мөстәкыйль башкаруы (изложение язу ысулын мөстәкыйль куллана белүе).


Изложение язу кайчан башлана? Изложение язганда, балаларның нинди махсус күнекмәләре һәм белем алуда универсаль уку гамәлләре (УУГ) кулланышка керә һәм камилләшә?


Изложение язу I сыйныфта, әлифба чоры тәмамлангач башлана. Эчтәлекне бирү характеры ягыннан иң гади төре ‒ тулы, җентекле, текстка якын итеп бәян итә белү күнекмәләре формалаштыру максат итеп куела. Сюжетлы текст – 3, 4 бәйләнешле җөмләне эченә алган текст кулланышка керә. Әле I сыйныф укучылары орфографик күнекмәләр формалашу чорын гына кичергәнлектән, алда үзләштерелгән күнекмәләрне актуальләштерү һәм камилләштерүне оештыру эшчәнлеген күрсәтмәлелек белән тәэмин итү һәм хаталарны кисәтү максаты белән текст электрон тактада бирелә.


Актуальләштерү


Текст үзара бәйләнешле җөмләләрдән тора. Текстта бер яки күбрәк абзац була. Һәр абзац кызыл юлдан башлана. Текстны укыганда, кызыл юл озын пауза белән белдерелә. Текстның исеме уртага баш хәрефтән языла, ахырда тыныш билгеләреннән «?», «!», куела, ә «.») куелмый. Җөмләләр баш хәрефтән башлана, ахырда тыныш билгесе («?», «!», «.») куела. Текстны укыганда, җөмлә тәмамлану кызыл юл паузасыннан кыскарак пауза белән белдерелә.


Искәрмә. Бу күнекмәләр әлифба чорында «күчереп язу», «ишетеп язу» эш төрләре аша танып белдерелә, үзләштерелә.


II сыйныфта тулы, җентекле, текстка якын итеп бәян итү бераз катлауландырыла: текстның композициясенә әһәмият бирелә башлый. Кечкенә күләмле хикәя яисә вакыйганы эченә алган өзек алына.


Хикәяләү тибындагы текстларны куллану өстенлек итә, катнаш төр текстлар ‒ тасвирлаулы хикәяләүгә нигезләнгән текстлар кулланыла башларга мөмкин.


III‒IV сыйныфларда текстта кулланылган тел-сурәтләү чараларына, сөйләм төгәллегенә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә, вакыйга яисә күренешләр бирелешенең эзлеклелегенә зур әһәмият бирү аша танып белү күнекмәләрен камилләштерү бурычы куела. Мондый тирәнлектәге эшчәнлек бәйләнешле сөйләм камиллеген һәм фикер эшчәнлеге үсешен тәэмин итә.


Планлаштырылган нәтиҗәлелек: башлангыч сыйныфны тәмамлаган укучыда бирелгән план нигезендә текст төзи, текстагы төп фикерне аерып ала белү; текст төзегәндә, төрле синтаксик калыпларны урынлы һәм уңышлы куллана белү; әдәби тел нормаларын дөрес кулланып, үз текстын төзү ‒ үз фикерен белдерә алу күнекмәсе тотрыклы формалашырга тиеш.


Нәтиҗәдә укучы изложение дип аталган мәктәп жанрының нәрсә икәнен, текст материалына һәм эчтәлекне бирү характерына карап төрләрен үзләштерә, укучыда танып белү (изложение язу ысулын белү һәм кулалану, үз текстын модельләштерү), коммуникатив (тыңлый, ишетә, таләп ителгән яссылыкта, эчтәлекне бирү характерына карап, үз эшчәнлеген оештыра, үз фикерен белдерә белү), регулятив (изложение язу этапларын мөстәкыйль кулланышка куя, үз эшен үзе тикшерә, икеләнгән урыннарда белем чыганакларына – белешмә сүзлекләргә мөрәҗәгать итә белү) кебек универсаль гамәлләр (УУГ) формалашу өчен җирлек тудырыла


V сыйныф һәм VI сыйныфның беренче яртысы ул ‒ башлангыч сыйныфларда үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, «ак тап – пробел»ларны бетерү чоры. Изложение язуны оештыруда да дәвамчанлык принцибы, әлбәттә, тәэмин ителү зарур. Шул ук вакытта максатчан рәвештә сочинение элементы белән яки иҗади биремле изложениеләр язуга зур әһәмият бирелә. Иҗади биремнәрнең төрләрен барлыйк:



  • изложение тексты ахырынача укылмый – укучыга мөстәкыйль рәвештә тәмамларга кушыла;

  • изложение текстын кайсы да булса бер персонаж исеменнән бәян итәргә кушыла;

  • изложение текстында сурәтләнгән вакыйгаларның заманын- грамматик форманы үзгәртергә кушыла (әйтик, текстта вакыйга үткән заманда бирелсә, укучыга аның күз алдында барган итеп – хәзерге заманда бәян итәргә кушыла);

  • изложение текстын сыйфатлар яисә рәвешләр белән баетырга тәкъдим ителә;

  • изложение текстын тасвирламалар белән баетырга, мисал өчен, кайсы да булса бер персонажның я тышкы кыяфәтен, я холкын, я фикер агышын, я хисләре үстерелешен тасвирлау;

  • изложение тексты геройларын чолгап алган пейзажны тасвирлау;

  • изложение текстында барган вакыйга алдында булган вакыйганы тасвирлау;

  • текста сөйләнгән вакыйганы китереп чыгарган, яисә персонажны шундый адымга этәргән сәбәпне тасвирлау.


Димәк, укытучы бу төр биремнәрне колачлаган изложениеләр язуны системалы итеп планлаштырырга, оештырга, бердәм дәүләт имтиханнарын сыйфатлы тапшырырлык итеп әзерләргә бурычлы.


Әдәбият



  1. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования / под ред. А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.

  2. Фундаментальное ядро содержания общего образования / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.

  3. Ожегов С.И. Толковый словарь русского языка М: Азбуковник, 1998.

  4. Педагогический энциклопедический словарь / под ред. Б.М.Бим-Рад – М.: Большая Российская энциклопедия, 2002.

  5. Русско-татарский словарь / под ред. Ф.А.Ганиева. – М.: Инсан, 1997.

  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1977; II том. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1979; III том. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.

  7. Татарча-русча сүзлек: 2 томда. ‒ Казан: Мәгариф, 2007.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ