Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәмгыять белеменнән Татарстанда 10 мең 100 укучы БДИ тапшырырга теләк белдергән

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары төп дулкындагы соңгы бердәм дәүләт имтиханын – җәмгыять белеменнән һәм химиядән сынауны тапшыра. Җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга Татарстанда 10 мең 100 укучы теләк...

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары төп дулкындагы соңгы бердәм дәүләт имтиханын – җәмгыять белеменнән һәм химиядән сынауны тапшыра. Җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга Татарстанда 10 мең 100 укучы теләк белдергән. Химиядән имтиханны 2562 укучы бирәчәк.


Җәмгыять белеменнән БДИ - 3 сәгать 30 минут, химиядән 3 сәгать дәвам итә. Җәмгыять белеменнән, ким дигәндә - 39 балл, химиядән 36 балл җыярга кирәк. Бу имтиханнар белән төп дулкын тәмамлана.


Рус теленнән БДИны яңадан тапшыру өчен өстәмә көн – 18 нче июнь һәм математикадан имтихан бирү өчен 19 нчы июнь билгеләнгән. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә яки сайланган предметлар бер көнгә туры килү сәбәпле, имтиханнарны вакытында тапшыра алмаган укучылар калган имтиханнарын 16 нчы һәм 17 нче июньдә тапшырачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ