Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңелү ачысы

Мәктәпкәчә яшьтә һәр гаиләдә принц һәм принцессалар үсә. Мәктәпкә киткәч, алардан, тырыша-тырыша, лидер тәрбиялибез. БДИда югары балл җыйсын, спорт икән – алтын медаль, сәнгать икән – беренче урын яул...

Мәктәпкәчә яшьтә һәр гаиләдә принц һәм принцессалар үсә. Мәктәпкә киткәч, алардан, тырыша-тырыша, лидер тәрбиялибез. БДИда югары балл җыйсын, спорт икән – алтын медаль, сәнгать икән – беренче урын яуласын, һөнәр сайлаганда җитәкче, оештыручы булсын... Лидерлар илендә гади малай-кызларга урын бармы соң? Җиңелүчеләрнең хәлен кем аңлар?
 
 “Ярышта катнаштырмыйм”
Исемен күрсәтергә теләмәгән ике бала анасы Г. ханым сөйли: “Олы кызым гел “4ле”, “5ле” билгеләренә генә укыды. Бөтен олимпиада, конкурсларга укытучылар аны җибәрергә тырыша иде, чөнки һәр эшкә җаваплы карады. 10нчы сыйныфта район буенча уздырылган олимпиадада кызым икенче урынга лаек булды. Аның өчен зур җиңү иде бу. Икенче көнне исә мәктәптән елап кайтты. Укытучысы олимпиадада беренче урын алмаган өчен бөтен сыйныф каршында ачуланган... Шул көннән бәйгеләрдә катнашмый башлады кызым. Икенче балам 5нче сыйныфта укый. Аңа алдан ук олимпиадаларда катнашуны тыйдым. Әзерлек вакытында ук артык борчыла, башы авырта башлый, урамга уйнарга да чыкмый. Тиешенчә әзерләнмичә җиңелүдән курка. Югыйсә, “отличник” та түгел. Ярышта рухың нык булу кирәк шул. Җиңелә белмисең икән, катнашып та торма, минемчә”.
Казанда яшәүче Фәридә ханым исә кызын “мини-мисс” студиясенә йөрткән. “Башта бар да яхшы иде, –  ди ул. – Аралашу, үз-үзеңә ышаныч, сәхнәдән курыкмау, зәвыклылык тәрбияләү... Тик 6-7 яшьлек бала камилләшү, үз өстеңдә эшләү кебек төшенчәләрне аңлау өчен кечкенә әле. Кызымның төп уе беренче урын яулау булды. Әйтерсең, беренче урын алмаса, ул автомат рәвештә ямьсезгә әйләнә. Өстәвенә, яклашу кебек гаделсезлекне дә күрергә туры килде. Баланың мондый олыларча стресска әзер түгеллеген күрдем дә, бу мавыгуны ташладык”.
 
Уңыш сере  балачакта?
Танылган психолог Эрик Берн кешеләрне өч төргә бүлә. Беренчеләре – җиңүчеләр. Алар максат куя һәм шуңа ирешә дә. Алай гына да түгел, тормышларыннан канәгать булып яши беләләр. Икенче төр – җиңмәүчеләр. Алар бик үк зур булмаган максатлар белән яши, еш кына үз дигәннәренә ирешә дә. Тик үзләрен бәхетле хис итмиләр. Өченче төр – булдыксызлар. Тормыш уйламаганда юлларын ачып торса да, мөмкинлектән файдалана белмиләр. Еш авырыйлар, еш эш алыштыралар, әйтерсең, үзләре үк проблема эзләп йөриләр.
Иң кызыгы шул: кешенең кайсы сценарий буенча яшәячәге балачактан, 3 яшьтән 8 яшь аралыгында ук, салына башлый. Монда тәрбия һәм әти-әниләрнең тормыш үрнәге турында сүз бара. Ни өчен булдыксызларны менә дигән эшкә урнаштыргач та алар нәтиҗә күрсәтә алмый? Чөнки кечкенәдән мактау һәм мәхәббәт белән таныш түгелләр. “Ташбака” дигән аңа әнисе, уенчыкларын озак җыештыруын күреп. “Имгәк” дигән әтисе, урамнан егылып кергәч. Туктаусыз тиргәү, баланың сүзенә, кызыксынуларына, кичерешләренә колак салмау, “Әтиең кебек булдыксыз булырсың инде!” дигән куркыныч сүзләр кабатлау баланың аңына сеңә. Димәк, ул күпме тырышса да, берни булдыра алмый. Шулай булгач, тырышып торудан да мәгънә юк, дигән нәтиҗә ясый.
Җиңмәүчеләр дөньяда күпчелекне тәшкил итә. Алар рухи яктан сыгылмалырак, авырлыкларга фәлсәфи карый. Чөнки бала вакытта “Башкаларның әле монысы да юк”, “Син бүтәннәр кебек үк”, “Кулдагы чыпчык һавадагы торнадан яхшырак” дигәнне ишетеп үскән. Ул хыялындагы уку йортына документларын тапшырып та тормый, ә гадирәк – тәгаен укырга керә алырдай вузны сайлый. Андыйлар артык кайгырмый, артык шатланмый да. Үзләрен алтын урталыкта рәхәт хис итәләр.
Җиңүченең балачагы исә ярату, аңлашуда уза. “Син булдырасың, мин сиңа ышанам” диләр аңа. Бала мәктәптән “3ле” яисә “2ле” алып кайтты, ди. Җиңүче бала тәрбияләүче ана: “Начар билге алуың кызганыч, тик син аны төзәтә аласың бит. Миң синең булдыра алуыңа ышанам”, – диячәк. Җиңмәүченең әнисе исә: “Кот очарлык хәл булмаган, исең китмәсен”, – дип юатачак. Ә булдыксыз бала тәрбияләүче кычкырырга, хәтта җәза да бирергә мөмкин.
Тик максатларны бала үзе сайларга тиеш. Бу урында бер мәсәл искә төшә һәм, ирексездән, бабаларыбыз психолог та, тәрбияче дә булган бит, дип тагын бер инанып куясың. Бер ата малаен кыйный икән. Берәү, ник алай итәсең, дип сораган. “Кушканны гына эшли”, – дип җавап биргән әти кеше. “Кушканны эшләгәч әйбәт бит инде, сүзеңне тыңлый икән. Шуңа кыйныйлар димени?” – дип гаҗәпләнгән теге адәм. “Кушканны аны кем дә эшли, үзе белеп эшләргә өйрәнсен”, – дигән әти кеше.
 
Тулырак “Гаилә һәм мәктәп” журналының гыйнвар санында укый аласыз. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ