Йолдызлар күрергә Курсабашка кил

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча бөтен Татарстанның авыл мәктәпләре рейтингында беренче урынга чыккан Саба районының Курсабаш авылы мәктәбендә 66 бала белем ала. Класс саен ун укучы да юк дигән сүз бу. Узган ел мәктәпне нибары дүрт укучы тәмамлаган, сентябрьдә биш бала укырга кергән.

Азсанлы мәктәпләрнең бер үзенчәлеге бар: анда бөтен чараларда да бер үк укучылар чыгыш ясый. Авыл укучысы җырлый да, бии дә, шигырен дә сөйли, олимпиадаларга да бара, шулар ук спорт ярышларында, җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Түзә генә күрсен балакай! Төрле якка сибелүнең өстенлекләре дә, кимчелекләре дә бар. Мондый шартларда укытучыга икеләтә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки ул укучының төп сәләтен күреп алырга тиеш: балага, ахыр чиктә, нәрсә белән шөгыльләнергә, кайсы юнәлешне сайларга соң?

Сыйфат беренче урында

Укучыларның күплеге белән мактана алмаса да, Курсабаш авылы мәктәбендә сыйфат беренче урында тора. Әйтик, мәктәпне узган ел тәмамлаган дүрт баланың икесе, химиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, 100 балл җыюга ирешкән. Химия укытучысы Әнисә Котдус кызы Сәләхиевадан нәтиҗәле эшчәнлекнең сәбәпләре хакында кызыксынабыз. “Узган ел бик тырыш, бик көчле балалар белем алды, — дип башлады үз сүзен укытучы, үз “роленә” артык игътибар бирмичә. – Күреп торасыз, һәрбер балага индивидуаль якын килеп укыту мөмкинлеге бар. Безнең һәр дәрес репетиторлык рәвешендә уза. 20-25 бала белән мондый нәтиҗәләргә ирешеп булыр идеме – белмим”.

Гомумән алганда, мәктәптә имтиханнарга әзерләнү системалы алып барыла. Мәктәп директоры Илшат Шамилов белдергәнчә, ел башыннан һәр укытучы үз фәне буенча укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып, шәхси эш планын булдыра. Ел дәвамында үзләрендә, районда оештырылган сынап карау имтиханнарында катнашып, һәр баланың эшләре анализлана, белем үсеше бәяләнә, укытучылар билгеләнгән вакытта укучылар белән өстәмә рәвештә шөгыльләнәләр. Нәтиҗәләре дә куанырлык. Узган ел XI сыйныф укучыларының рус теле, математика, химия, биология фәннәреннән уртача баллары район һәм республика күрсәткечләреннән югары булуы да шуны раслый. Ә инде чыгарылыш сыйныф укучыларының Казан, Ижау, хәтта Санкт-Петербург югары уку йортларына керүләре аларның белемнәре шәһәрдәге яшьтәшләреннән бер дә ким булмавын раслый.

Фермага чакырмасалар да, эш күп

Авыл укытучысына мәктәптә, колхозда, өендә һәрвакыт эш табылып торды. Элегрәк бәлки бу сыйфатка да зыян салгандыр. Бүгенге хәлләр чагыштырмача начар түгел икән. Курсабаш мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучыларыннан саналган Рәсимә апа Фәттахова очрашуда бүгенге укытучыларны элеккегеләре белән чагыштырып алды. “Без эшли башлаган чорда фермада агитация эше алып бардык, мөнбәрләрдән чыгышлар ясадык, концертлар куйдык, мәҗбүри рәвештә басуга чыгарылдык, ындыр табагында хезмәт иттек. Хәзер җәмәгать эшләре барыбер кимрәк. Бу исә укытучыга үз юнәлешендә ныграк эшләү мөмкинлеге бирә”. Шулай да, аның фикеренчә, авыл укытучысында үз-үзен күрсәтү теләге, әрсезлек җитеп бетми. Бу бигрәк тә категорияләр алганда үзен сиздерә. Хәтта бик көчле, укучылары югары балларга ия булган, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңгән мөгаллимнәр дә (мисалга шул ук Әнисә Котдусовнаны китерде) комиссия алдына барырга куркыбрак кала икән. Республика күләмендәге бәйгеләрдә авыл укытучысының арткы планда калуы әнә шуңа да бәйледер бәлки?

Мәктәптә барлыгы 24 укытучы белем бирә. Директор коллективның яшәрүенә сөенә. Мәктәп якты, чиста, җылы. Башлангыч сыйныфлардан ук балалар инглиз телен өйрәнә. Балаларга белем бирү балалар бакчасыннан башлана: мәктәп “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә эшли. Укытучылар 5-6 яшьлек нәниләрне мәктәпкә әзерлек төркемнәренә чакыралар. Мондый эшлекле аралашу укытучының балаларга, укучының укытучыга, кечкенәдән мәктәпкә ияләнүенә китерә, укучылар яңа мохиткә күчкәндә психологик авырлыклар кичерми, ди биредәгеләр.

Телескоплы мәктәп

…Әлбәттә, сыйныфларда балаларның азлыгы куандырмый. Авыл мәктәбендә укучы аз икән, димәк ул авылның киләчәге өметле дип әйтеп булмый. Сөендергәне шул: нинди генә шартларда да Курсабаш авылы мәктәбе мөгаллимнәре үз эшләренә фидакарьләрчә карый. Укыту программасыннан астрономия фәне алынгач, күк дөньясы белән кызыксыну бездә бөтенләй беткәндер дип уйлый идем. Ә менә бу мәктәптә йолдызлар белән мавыгу әле дә дәвам итә. Бу очракта да укучыларны кызыксындыра белү укытучы шәхесенә барып тоташа. Физика укытучысы Зөфәр Закир улы Йосыпов мәктәптә “Чулпан” исемле астроклуб оештырып җибәргән. Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнехановның шәхси култамгасы белән тапшырылган телескоп аша исә Курсабаш балалары йолдызларны күзәтә, башка планеталарны өйрәнә.

Үз эшенә фанатларча бирелгән Зөфәр Закир улы физика дәресләренең атнага ике сәгатькә генә калдырылуыннан ризасызлыгын белдерде. Дәреслекләрдән дә, дөресрәге, аларның “эчке дөньясы”ннан бераз зарланып алды. “IX сыйныф дәреслегенең эчтәлеге гадиләшкән, ГИАларга аның белән әзерләнеп булмый, шуңа да имтиханнарга өстәмә материалсыз булмый”, — ди ул. Шәһәр мәктәпләрендә еш кына дәреслек һәм башка әсбаплар җитешмәүдән зарлансалар, Сабада уку елына бер ел алдан әзерләнәләр. “Сентябрьдә без инде киләсе сентябрьгә ничә китап, дәреслек кирәк булачагын әйтәбез”, — ди физика укытучысы.

Барысы да бер төрле

Курсабаш мәктәбенә килеп кергәч тә биредәгеләрнең киемнәренә күз төште. Балаларның бер төрле киенеп йөрүләренә өйрәнеп барабыз инде. Ә менә Сабада гына укытучыларның бер стильдә, бер төстә киенүләрен күрүебез. Чыннан да, матур икән. Шул киенү рәвешләре белән генә дә Курсабаш мәктәбе республикада аерым телгә алынырга лаек икән бит. Хәер, алар инде зурлап телгә алынды. Беренче чиратта, укыту сыйфаты буенча…

Радик Сабиров әзерләде

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.