Логотип Магариф уку
Цитата:

К.Насыйри институты Гете, Сервантес, Конфуций, Юныс Әмре институтлары тәҗрибәсенә таяна (ФОТО)

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит...

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.


институт 1


Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәү Мәгариф департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Михаил Тихонов, Мәскәү көньяк-көнчыгыш автономияле округы префекты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Найданов, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Габбасов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУ профессоры Фоат Галимуллин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат секретаре.


институт 2


Әлеге чара мәктәп ишегалдында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә куелган истәлек тактасына чәчәкләр салудан башланды. Анда Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә катнашты.


Аннары мәктәп директоры Лемма Гыйрфанова кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырды, уку сыйныфларын, шулай ук педагоглар коллективы тырышлыгы белән оештырылган музейларны күрсәтте.


Чараның рәсми өлешен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачты. Ул Каюм Насыйри институты каршында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләде. Институт үз эшчәнлеген Татарстан җитәкчелеге йөкләмәсе буенча, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша татар телен тарату өчен башлаган. Хәзерге вакытта институтның тулы бер челтәрен булдыру эше алып барыла.


институт3

"Каюм Насыйри исеме һәр татар кешесенә яхшы таныш. Ул бөтен гомерен мәгърифәткә багышлаган, татар һәм рус милләтләрен якынайтырга тырышкан, галим-энциклопедияче булган. Без бу проект озак дәвам итәр дип өметләнәбез. Якын арада үзәк тулы көченә эшли башлый, аны бу мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкләчәк. 19 декабрьдә шундый ук үзәк Казахстанның Астана шәһәрендә дә ачыла", - диде Рәдиф Җамалетдинов. Институт директоры аңлатып узганча, эш чит ил институтлары тәҗрибәсенә таянып оештырыла. Гете, Сервантес, Конфуций, Юныс Әмре институтлары да үз эшчәнлеген шул рәвешле алып бара. Рәдиф Җамалетдинов Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты, Мәскәү шәһәренең көньяк-көнчыгыш автономияле округы префектурасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчеләренә үзәкне ачуга булышканы өчен рәхмәт белдерде.


1186 нчы мәктәп директоры Лемма Гыйрфанова әлеге институтның беренче үзәге нәкъ менә алар мәктәбендә ачылуның үзләре өчен бик зур дәрәҗә булганны белдерде. "Без үзебезгә бик зур җаваплылык йөкләгәнне аңлыйбыз. Сезнең ышанычны аклар өчен, кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышырбыз", - диде ул.


институт4


Спикер Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп узганча, Каюм Насыйри 19 гасырның икенче яртысында татар мәгърифәтчелеге өчен бик күп нәрсә эшләгән, ул чор тарихына һәм белем бирү процессына зур өлеш керткән. "Аның исемендәге институт төзү фикере Казан федераль университетында туды. Андый үзәкләр челтәре бөтен дөнья буйлап таралачак. Әмма безнең өчен бу эшнең Мәскәүдә Россия башкаласында башлануы мөһим булды. Владимир Путин да Федераль Җыенга Еллык юлламасында безнең күпмилләтле, күпконфессияле илебездә этномәдәни тәрбия бирү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.


Михаил Тихонов үз чыгышында ассызыклаганча, Мәскәү һәм Татарстан мәгариф системаларын конкрет нәтиҗәле эшләр бәйли. "Татарстанда һәм Мәскәүдә Россиядә беренчеләрдән булып мәгариф системасын яңартып кору процесслары башланды. Мәктәптә мәдәни-белем бирү үзәге ачылу - ул зур вакыйга, чөнки мәгърифәт һәм мәдәният күп була алмый. Каюм Насыйри татар балаларына гына рус теле өйрәтеп калмаган, ә провослав семинаристларны да татар мәдәнияте белән таныштырган. Мәскәү шәһәре Мәгариф идарәсе бу үзәкнең ярдәмчесе булачак", - дип белдерде ул.


институт5


ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 1186 нчы мәктәп директоры Лемма Гыйрфановага Рәхмәт хаты һәм интерактив комплект сатып алуга сертификат тапшырды.


Каюм Насыйри үзәге мәктәпнең аерым бинасында эшләячәк. Институт үзәкне дәреслек, энциклопедия, сүзлекләр белән тәэмин иткән. Тиздән кирәкле җиһазлар урнаштырылачак. Үзәк эше кысаларында татар телен өйрәтү буенча бушлай курслар, Казан педагоглары лекцияләре, фәнни конференцияләр оештырылачак.


"Татар-информ" МА мәгълүматлары буенча.


Фотолар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең www.facebook.com челтәрендәге битеннән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ