Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбер объектларда янгыннан саклану чараларын да белмәгән персонал эшли икән

Кемерово вакыйгасыннан соң, РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, эре кинотеатрларда һәм, гомумән, кеше күп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен тикше...

Кемерово вакыйгасыннан соң, РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, эре кинотеатрларда һәм, гомумән, кеше күп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен тикшерергә кушкан иде. РФ МЧСның ТР буенча баш идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, безнең республикада әлеге категориягә кергән 6162 объект бар икән. Болар арасыннан да иң эреләре сайлап алынган. Андыйларның саны – 260.


Әлеге тикшерү нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булып үтте. Спикерларның берсе, МЧСның ТР буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары М.В.Трущин әйтүенчә, барлыгы 593 объектта янгын куркынычсызлыгын бозуның 1500 очрагы теркәлгән.


Иң күп бозу очрагы: эвакуация юллары йә бөтенләй юк, яисә ябык. Бүгенге көндә мондый объектлар саны 199.


Янгын сигнализацияләре белән дә шундыйрак хәл. Барын бар, әмма эшләмиләр. Тикшерү нәтиҗәсендә сигнализация проблемасы булган 175 объект ачыкланган.


Барлыгы 190 объектта янгыннан саклану чараларына өйрәтелмәгән персонал эшли икән.


Конкрет очракларга килсәк, Алабугада, мәсәлән, «Батыр-fitness» фитнес-үзәге документлары буенча парковка (!) булып санала. Бүгенге көндә әлеге үзәкнең эше, суд карарында көтмичә, туктатылган.


Республика и муниципаль баланста торган объектларда да янгыннан саклану таләпләре бозылган очраклар шактый. Барлыгы 186 объектта.


Янгын куркынычсызлыгы турындагы законнар да камил түгел икән. Заман төзәтмәләр кертүне таләп итә. Мәсәлән, юридик зат булып теркәлгән очракта, аларны өч елга бер тапкыр гына тикшерүкаралган. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплы органнар бу срокны кыскартырга кирәк дип саный. ТР Прокуратурасы вәкиле Р.К.Әхмәтҗанов әйтүенчә, Безнең Прокуратура РФ Закон чыгару органнарына үз рекомендацияләрен юллаган.


Гомумән алганда, хәлләр канәгатьләнерлек,булган кимчелекләр төзәтелә, диелде матбугат конференциясендә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ