Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбыч юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары авыл балалары белән очрашу оештырдылар

Кайбыч төбәгендә «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы укучылар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге чара мәктәп укучыларының көзг...

Кайбыч төбәгендә «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы укучылар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге чара мәктәп укучыларының көзге каникулы вакытында 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә, диелә «Кайбыч таңнары» басмасында.


 

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда республикада балалар катнашында юлларда 473 транспорт һәлакәте булган, анда 11 баланың гомере өзелгән, 498енең тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, Кайбыч районында андый очраклар күзәтелмәде.


«Көзге каникулларда мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез. Әле шушы араларда гына Иске Тәрбит, Чүти, Мәлки мәктәпләрендә булдык һәм балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләдек, төнлә күренә торган браслетлар тараттык, – диде ЮХИДИ башлыгы Фирдүс Тимершин. – Балалар бакчалары, мәктәпләр яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган машиналарда хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаган шоферларга, юл йөрү кагыйдәсен бозган балаларга да таләпләр катгый».


«Көзге каникуллар» чарасы вакытында юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар уздырыла, гаеплеләргә «Тукта, тормышыңны куркыныч астына куясың!» дигән карточка тутырыла.



«Татар-информ» МА материаллары буенча
Фотосурәтнең чыганагы: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ