Логотип Магариф уку
Цитата:

Камиллекнең чиге юк, шулай да...

Хөрмәтле “Мәгариф” журналын укучы дусларыбыз! Игътибар иткәнсездер, яңа елның тәүге саны кайбер үзгәрешләр белән дөнья күрде. Хакыйкый факт: тормыш белән бергә, яшәешебезнең барлык өлкәләрендә таләплә...

Радик фото5


Хөрмәтле “Мәгариф” журналын укучы дусларыбыз! Игътибар иткәнсездер, яңа елның тәүге саны кайбер үзгәрешләр белән дөнья күрде. Хакыйкый факт: тормыш белән бергә, яшәешебезнең барлык өлкәләрендә таләпләр дә үзгәрә. “Мәгариф” журналы да заманнан артта калмаска тиеш дип саныйбыз. Ләкин бу һич кенә дә 100 еллык тарихы булган журналыбыз төбе-тамыры белән үзгәрәчәк дигән сүз түгел.


“Мәгариф” журналы – укытучылар, тәрбиячеләр, гомумән, мәгариф системасында хезмәт куючылар басмасы. Аерым һөнәр ияләренең үз матбагасы булу – ул үзе бер бәхет. Шуның белән бергә зур җаваплылык та. Барыбыз да журналыбызның дәрәҗәле һәм югары сыйфатлы булуын телибез. Бу нисбәттән, редакция, укучылар һәм язма авторлары арасында аңлашылмаучанлык булмас дип ышанабыз. Күп еллар дәвамында “Мәгариф” журналы белем һәм тәрбия бирү системасында эшләүчеләрнең язмаларына нигезләнде һәм бу алга таба да шулай булачак. Димәк, журналның сыйфаты авторларыбыз һәм аларның язмаларына да бәйле. Сер түгел, редакциягә килеп ирешкән язмалар арасында бик әйбәтләре дә, хезмәткәрләребезнең каләме ярдәмендә камилләшкәннәре дә, шактый йомшаклары да очрый. Язмаларның дәрәҗәсен, димәк ки, “Мәгариф”нең дәрәҗәсен дә күтәрү максатыннан редакция авторларга һәм мәкаләләргә аерым кагыйдә-таләпләр системасын булдырырга уйлады. Ошбу кагыйдәләр публикацияләр этикасы буенча комитет - Committee on Publication Ethics (COPE) нормаларына һәм халыкара стандартларга нигезләнеп төзелде.


“Мәгариф” журналында мәгариф һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларның шул өлкәгә караган язмалары басыла: методик эшләнмәләр, дәрес һәм тәрбия эшләре конспектлары, тәҗрибә уртаклашу һ.б. Мәкаләләр мәгариф учреждениеләрендә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә ярдәм итәрдәй характерда булырга тиеш. Фәнни дәрәҗәләргә ия булган галимнәрнең, журнал белән элемтәгә керергә теләгән башка затларның язмалары да белем һәм тәрбия бирү процессын, программасын истә тотып эшләнергә, ягъни гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш. Заман һәм мәгариф сәясәте, милли мәгариф темасына фәнни-публицистик материаллар кабул ителә. Алдарак чыккан язмаларга фикер белдерү әхлакый нормалардан читкә чыгарга тиеш түгел. Редакция журнал тематикасына туры килмәгән язмаларны кабул итмәскә, бастырмаска хокуклы.


Югарыда аталган таләпләргә җавап бирердәй барлык материаллар редакция тарафыннан кабул ителә һәм тикшерелә. Рецензентлар ролен журнал хезмәткәрләре башкара, алар, компетентлы фикергә ия булу өчен, галимнәргә яки шул темага якын булган белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аерым язмалар, рецензентларның теләген һәм фикерләрен истә тотып, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.


Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, плагиат булган очракта автор һәм журнал җаваплылыкка тартылачак. Шуңа күрә язма авторы материалы белән бергә, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, - дигән язу теркәргә тиеш. Журналда басылу шарты шул. Башка авторларның, галимнәрнең фикерләрен цитата итеп бирү сорала, ләкин мәкаләләр гел цитаталардан гына да торырга тиеш түгел, безгә авторларның үз шәхси фикерләре, тәҗрибәләре булу кирәк. Мәкаләне язганда кулланылган хезмәтләр тексттан соң әдәбият исемлегенә кертелергә тиеш. “Мәгариф”кә кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган, традицион булмаган (ләкин дәүләт стандартларыннан читләшмәгән) язмалар хуплана.


Материаллар Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, “Мәгариф” журналы редакциясе яки magarif@bk.ru электрон адресы буенча җибәрелә. Хатта үзегез турында мәгълүмат сорала: исем-фамилия, вазифа, адрес, элемтәләр өчен телефон һәм электрон почта адресы. Язмалар авторлар коллективы исеменнән дә кабул ителә, бу очракта элемтәдә тору өчен бер авторның телефоны, адресы кирәк булачак. Шулай ук язма авторларының фотолары, эш тәҗрибәсе мизгелләрен күрсәткән фотосурәтләр сорала.


Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге таләпләр бер үк куркытмасын иде. Укытучы, тәрбияче, я, булмаса, галим – һәрчак үрнәк шәхесләр. Сезнең язмаларыгыз, уйлану-тәҗрибәләрегез дә башкалар өчен үрнәк булыр дигән теләктә калабыз. Гомумән алганда, алга таба да укучыларыбыз белән ныклы элемтәдә булырбыз дип ышанабыз. Сүз уңаеннан, “Мәгариф” журналы 2014 елда да “Иң яхшы мәкалә авторлары” бәйгесен уздыра. 2013 ел нәтиҗәләре буенча әлеге бәйгенең җиңүчеләре дип түбәндәге авторларыбыз танылды: Гөлнур Айзетулова, Гүзәл Гарипова, Гөлназ Закирова, Рафаэль Зарипов, Гөлназ Насыйбуллина һәм Халидә Таһирова (җиңүчеләр турындагы тулырак мәгълүмат тышлыкның 3нче битендә).


Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елның тәүге саны буенча фикерләрегезне дә ишетәсе килә, моның өчен түбәндәге анкета сорауларына җавап бирсәгез иде. “Мәгариф” журналын камилләштерү эшендә нәкъ менә сезнең фикер хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Алдан ук рәхмәт Сезгә!



  1. Журналның бу санда тәкъдим ителгән структурасы ошадымы?

  2. Тагын нинди бүлекләр, сәхифәләр өстәп булыр иде?

  3. “Мәгариф” журналына нинди материаллардан баш тартырга кирәк?

  4. Күбрәк кайсы материаллар кирәк:


-          дәрес эшкәртмәләре


-          тәрбия чаралары үрнәкләре


-          сценарийлар


-          мисаллар ярдәмендә укыту-тәрбия тәҗрибәсе


-          үрнәк укытучылар турындагы язмалар


-          аналитик материаллар


-          норматив документлар


-          сезнең тәкъдим.



  1. Журналда кайсы фәнгә күбрәк игътибар юнәлтергә кирәк?

  2. Журналда татар, рус һәм башка телләрдә язылган материаллар нисбәте нинди булырга тиеш?

  3. “Ял сәгатьләрендә” бите кирәкме? Ни өчен?

  4. Журналны тагын да камилләштерү юнәлешендә үз тәкъдимнәрегез.


Җавапларны magarif@bk.ru яки почта белән 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрегез. Укучыларыбыз турында күзаллау тудыру өчен, үзегезнең яшегезне, һөнәрегезне, кайда яшәвегезне (авылдамы, шәһәрдәме), “Мәгариф”не ничә ел алдыруыгызны да күрсәтсәгез иде. Хөрмәт белән,


Радик САБИРОВ, баш мөхәррир урынбасары – җаваплы сәркатип, филология фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ