Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникуллар ничек уза?

Кышкы каникулларның кызган мәле. Ничек уза ул? Ялларда балалар ни белән шөгыльләнә? Шул хакта журнал укучыларыбыздан сораштык. «Тау ясадык!»Рамил Вәлиуллин, Апас районы Азбаба урта мәктәбенең гео...

Кышкы каникулларның кызган мәле. Ничек уза ул? Ялларда балалар ни белән шөгыльләнә? Шул хакта журнал укучыларыбыздан сораштык.



 

«Тау ясадык!»
Рамил Вәлиуллин, Апас районы Азбаба урта мәктәбенең география укытучысы:


–Узган ел мәктәптә кышкы лагерь да эшләде. Быел юк. Ләкин укучылар көн саен диярлек мәктәпкә: консультацияләр, түгәрәкләргә киләләр. Шулай ук кичке якта спортзалда төрле секцияләр эшли.


Анысы да монысы, балалар бигрәк авыл уртасындагы тауга сөенде: аннан кеше өзелми. Трактор белән карны эттереп зур гына тау ясадык. Аны су белән катырдык. Шунда ук бозны кисеп төрле сыннар да ясадык. Кышның үз матурлыгы: чана, чаңгыда шуабыз, бик күңелле!


«Музейга барабыз!»
Резидә Галимова, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:


–Каникулның беренче атнасында, ягъни Яңа елга кадәр балалар фәкать ял итте. Уку программалары авыр, ял бик кирәк. Гыйнвар башында исә башлангыч сыйныфлар белән авылыбызның мәчетенә, аннан район үзәгенә – Туган як музеена, Үзәк китапханәгә экскурсиягә барырга планлаштырабыз. Транспорт белән проблема юк, алдан ук гариза язып, мәктәп админстрациясе белән килешеп куйдык.


«Спартакиадага әзерләнәбез»


Раниф Әхәтов, Балтач районы Пыжмара төп мәктәбе директоры:


–Бездә спортка игътибар зур: балалар белән бергә ата-аналар да чаңгы, тимераякта шуа. Ел саен боз мәйданы ясыйбыз. Баганага утлар куелган, төнгә кадәр якты тора. Утка акчаны үзебезнең колхоз түли.


Ата-аналар белән бик күңелле итеп көзге спартакиада үткәргән идек, менә кышкысына әзерләнәбез. Каникулларда узар дип уйлыйм. Әлегә шуңа әзерләнәбез.
126337455_403346010001447749258j86509_1356632798


«Лагерь эшли»


Зөлфия Әхтәмова, Алексеевск районы Болгардагы 1нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:


–Кышкы ялларны күңелле уздыру өчен шәһәребездә барысы да бар: зур шугалак, ясалма тау һ.б.


Мәктәп баларына килгәндә исә, укучылар өчен кышкы лагерь эшли, бүленгән ул: башлангыч, чыгарылыш сыйныфлар өчен аерым. Тугызынчы, унберенче сыйныфлар лагерьда ныклап торып имтиханнарга әзерләнә. Хәтта укытучылар башка мәктәпләрдән килә. Ә кечкенә сыйныфларда лагерь күбрәк уен формасында оештырыла.



Хәл белеште – Руфия ФАЗЫЛОВА

P.S.: Ә сезнең кышкы каникуллар ничек уза?
Узегез белән булган Яна ел вакыйгалары турында magarif@bk.ru адресына языгыз, фото/видео өстәп җибәрегез. («Кышкы каникуллар» дип тамгаларга онытмагыз). Иң кызыклы җаваплар сайтыбызда урын алачак!



Роберт Дункан рәсемнәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язмага фотолар шул дәрәҗәдә уңышлы сайланган ки, балачагыма кайткандай булдым... Кышкы табигать күренешләренең матурлыгы - мамыктай йомшак ак кар, бәс кунган агач-куаклар, карлы өй түбәләре, Кар бабай тирәсендәге бала-чага, йорт хайваннары һәм, билгеле инде, чана-чаңгы шуулар, карга ятып аунаулар һ.б., һ.б. "авыл"да да, "ранчо"да да бер үк икәнләбаса... Рәхмәт авторларга! Автор: Шәфәкъ

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ