Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры укучылар өчен Яңа ел күчтәнәче әзерләгән

20 декабрьдән Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары күрсәтелә башлый. Бүген Кариев театрында журналистларга чыршы тирәли «Саранлыктан дәва» исем...

20 декабрьдән Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары күрсәтелә башлый. Бүген Кариев театрында журналистларга чыршы тирәли «Саранлыктан дәва» исемле интерактив музыкаль әкияттән өзек күрсәтелде. Әсәрнең авторы – Владимир Илюхов, аны татарчага Халисә Уразова тәрҗемә иткән.


Соңыннан Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле тәкъдим ителде. Әсәрне татар теленә язучы һәм шагыйрә Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Балалар өчен сәхнәләштерелгән әлеге спектакльдә үзен генә яратучы Куян Эдвардның төрле маҗараларга, очрашуларга бай сәяхәте тасвирлана. Аңа үз юлында төрле кешеләр – яхшысы-яманы белән очрашырга, төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Болар барысы да Эдвард өчен зур сабак була. Нәтиҗәдә ул мәхәббәтнең, чын дуслыкның ни икәнен аңлый, кадерен белә башлый.


Әлеге әкият фәлсәфи темаларга бик бай. Шуңа да карамастан, ул   бик тә җиңел кабул ителә. Режиссеры Ренат Әюпов әйтүенчә, бу әкиятне балалар әти-әниләре белән бергә карарга тиеш.


 Бүген спектакльне караган һәркемдә дә ул бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Театртәнкыйтьчесе,Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов та спектакльгә бик югары бәя бирде.  


 


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ