Логотип Магариф уку
Цитата:

Казахлар латин графикасына күчә

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев казах алфавитын латин имлясына күчерү турындагы указга кул куйды.Документ тарафыннан республика Хөкүмәтенә казах теле әлифбасын латин имлясына күчерү буенча Ми...

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев казах алфавитын латин имлясына күчерү турындагы указга кул куйды.
Документ тарафыннан республика Хөкүмәтенә казах теле әлифбасын латин имлясына күчерү буенча Милли комиссия булдырырга; казах теле әлифбасын 2025 елга кадәр этаплап латин графикасына күчерүне таләп итәргә, әлеге указны тормышка ашыру буенча башка төр, шул исәптән оештыру һәм закон чыгаруга бәйле чаралар күрергә боерык бирелә.
Билгеле булганча, быелның апрель аенда Нурсолтан Назарбаев ил хөкүмәтенә латин язуына күчү графигын төзергә йөкләмә биргән иде. Шул ук вакытта дәүләт җитәкчесе казах әлифбасының латин язуына күчүенә бәйле рәвештә ил рус телен һәм кириллицаны куллануны чикләмәячәк дип белдерде.
“Латин графикасы, беренче чиратта, казах теленә кагылачак. Рус телендә чыга торган барлык басмалар, Казахстанның рус телле гражданнарына кириллицада калачак”, – дип ассызыклады Казахстан Президенты.
Җир шарының 70 процентка якын илендә латин транскрипциясе кулланыла. Мәгълүм ки, 1929-1939 елларда Татарстанда латин графикасы кулланылган. Милли яңарыш чорында, ягъни 1990 нчы елларда Татарстанда латин графикасына күчү талпынышлары күзәтелде. Хәтта элмә такталарда да латин хәрефләре белән язылган язулар барлыкка килде. Тарих битләренә күз салсак, бездә биш-алты тапкыр язу алыштырылган. Латин имлясы проблемасы бүген республикабызда күпләрнең күңелләрендә төер булып кала бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ