Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан дәүләт консерваториясенең доценты Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнаша

Геннадий Макаров, Казан дәүләт консерваториясенең татар этномузыка кафедрасы доценты, ТР  керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасе:– Һәрбер гамәл килешеп башкарылса гына нәтиҗәле була. Конгресста да...


Геннадий Макаров, Казан дәүләт консерваториясенең татар этномузыка кафедрасы доценты, ТР  керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасе:



– Һәрбер гамәл килешеп башкарылса гына нәтиҗәле була. Конгресста даими эшләүче структуралар белән тиешле дәрәҗәдә хезмәт куймыйбыз. Элемтәләр без теләгәнчә түгел. БТК ның Башкарма Комитетында керәшеннәрнең ихтыяҗларын тирәнтен аңлый белгән куратор эшләве кирәк. Ул керәшен татары булса, тагын да яхшырак булыр иде. Мөселман татарлар дин һәм милләт төшенчәсе бер мәгънәдә генә яңгырый дип әйтергә яраталар.  Мондый сөйләшүләргә керәшен руханилары да чакырылса, аңлашулар тагын да файдалырак булыр, тирәнрәк мәгънә алыр иде. Андый элемтәләр уртак максатларны билгеләр өчен бик тә мөһим. Нишләмәк кирәк, дин ул шундый четрекле өлкә. Бу проблеманы хәл итүдә конгрессның бер дигән арадашчы булуына өметләнәм.


Керәшен татарлар күз алдында урыслаша. Тел мәсьәләсе көн тәртибеннән төшеп бара. Чиркәү телен белмәгәч, җирле халыкның дингә ихтыяҗы да аз. Үз театрларыбызны ачасы, чиркәүләребездә үз ана телебездә гыйбадәт кылуны тергезәсе, этно-мәдәни компоненты сакланган керәшен - татар мәктәпләрен кайтарасы иде. Шунысын да онытмыйк – керәшеннәр дә, татарлар да бер исемлектә - татар милләте исемлегендә тора.




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ