Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан федераль университеты QS рейтингында – 69 нчы урында

Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы илләре өчен төзелгән әлеге рейтингта быел Россия вузлары, узган елга караганда, күрсәткечләрен яхшырткан дип хәбәр ителә. Казан федераль у...

Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы илләре өчен төзелгән әлеге рейтингта быел Россия вузлары, узган елга караганда, күрсәткечләрен яхшырткан дип хәбәр ителә. Казан федераль университеты – 69 нчы урында. Исемлектә бүтән Татарстан вузлары юк.


Безнең ил - рейтингка кергән иң яхшы югары уку йортлары саны буенча икенче урында. Исемлеккә 20 вуз эләккән. Беренчелек – Кытайда. Исемлекнең рус телендәге версиясен “Россия – бүген” халыкара мәгълүмат агентлыгы “Социаль навигаторы” тәкъдим итә.


Quacquarelli Symonds (QS) рейтингы буенча, Казан федераль университеты иң яхшы 102 уку йорты арасында – 69 нчы урында. Узган ел 79 нчы баскычта булган. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты рейтингта узган елгы 3 нче урынны саклап кала алган.


Йөзлеккә Россиянең Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, (МГИМО), Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт политехник университеты, Томск дәүләт университеты, Мәскәү физика-техник институты, “МИФИ” илкүләм атом-төш тикшеренү университеты, Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты, Томск политехник университеты, Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты, Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты, Россия халыклар дуслыгы университеты, Көньяк федераль университеты, Воронеж дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт университеты һ.б. кергән.


Рейтингка кергән Россия вузларының берничәсе, узган ел белән чагыштырганда, үз позицияләрен яхшырткан. Санкт-Петербург дәүләт политехник университеты - 14 нче урыннан 12 нче, Новосибирск дәүләт университеты 22дән – 18 нче, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты 37дән 35 нче баскычка күтәрелгән. Ә Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты, Ерак Көнчыгыш федераль университеты белән йөзенче урынны бүлешеп, беренче тапкыр йөзлеккә кергән. 98 нче урынны биләгән “МИСиС” илкүләм технологик тикшеренү университеты да быел тәүге тапкыр йөзлеккә эләккән.


РИА “Новости” хәбәр иткәнчә, иң яхшы югары уку йортлары сигез индикатор – академик репутация, эш бирүчеләр арасында репутация, студентлар саны белән чагыштырганда, профессорлар һәм укытучылар саны, гыйльми дәрәҗәсе булган профессорлар һәм укытучылар саны, бер укытучының басылып чыккан мәкаләләр саны, мәкаләләрнең башкалар тарафыннан кулланылу дәрәҗәсе, чит илләрдән килгән укытучылар һәм студентлар саны буенча билгеләнә.
Рейтинг белән интернетта http://vid-1.rian.ru/ig/QS_BRICS_rus.pdf адресы буенча танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ